Көнкүреш әйберләренең дә бар җаны

Районнарыбыз авылларының берсендә көпә-көндез бер иске йорт ялкынга урала. Электр чыбыгыннан да түгел – чыбыклар җыеп алынган, мич тә төзек түгел дип әйтер идең – сүтелгән. Эчендә бала-чага да уйнамаган. Авыл халкы фикеренчә, иске йорт «көнчелек утында» янган. Ут чыгасы көнне эчендәге җиһазны янәшәсендәге төзелгән яңа йортка күчерә хуҗалар һәм аларның гомер кичергән йорты бу хәл белән килешми, үз-үзен «яндыра».

Яңаларын алып кайту белән, әле күп еллар хезмәт итәргә яраклы көнкүреш әйберләребез күзгә күренеп таушала, ватыла, ертыла. Бу шуны аңлата: димәк, безнең энергияне сеңдергән, карап торышка җансыз әйберләрнең дә җаны бар, алар «кайгыра» да, «көнләшә» дә белә. Үзебезнең яратып чәй эчә торган чәшкәбезне яңага гына алыштырыйк, озак та үтми искесе йә кулдан төшеп китеп ватыла, йә булмаса бәрелеп чатнап булса да китә.

Киемнең җылысы беткән, дибез. Һич юк. Иске кием яңасыннан көнләшеп, үзенең җылылык энергиясен бирүдән туктый.

Янә бер күзәтүем теркәлгән. 2005нче елның җәендә ишегалдыбызда сатарга өлгермәгән «тугызлы» машинасы тузан җыеп утыра. Янәшәсендә ирем яңа алынган «тимер аты»н кадерли. Теге искесе түзмәде, тик торганда көпчәге һава җибәрә башлады. Шуннан соң әйт инде тимернең җаны юк дип. Көнләшүдән шартлады дигән фикер калды үзебездә.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Комментарии