Һәркемгә үз баласы якын

«Болгар радиосы»ннан җырчы Лилия Биктимерова белән Гөлназ Асаева башкаруында «Болан баласы» җырын тыңлагач, минем дә үсмер чагымдагы боланнар белән бәйләнешле бер вакыйга искә төште. Әйе, һәрбер ана да үз баласы өчен, бабайлар әйтмешли, җанын фида кылырга әзер. Моның турында тәфсилләп язып тормыйм. Андый язмалар, җырлар күп, кабатлау гына булыр. Бу хәл 7нче сыйныфны тәмамлаган елны булды. Ул елны без – малайларны, шулай ук хатын-кызларны комбайн алдыннан таралган борчак теземнәрен җыйгалап, тигезләп йөрергә кырга чыгарганнар иде. Борчак бик яхшы уңды, кырның күп өлешен кул чалгысы белән чапканнар иде. Борчак үсентесен күтәреп карап, кеше буе хәтле, дип әйтүчеләр булды. Кул белән чапкан җирләрне дә теземнәргә салып йөрдек. Беркөнне «казыган» күл буенда суктыралар иде. Кич җиткәч, хатын-кызлар кайтып киттеләр, малайларны бригадир: «Бүген бу кырны суктырып бетерәбез», – дип кайтармый торды. Караңгы төшкәч кенә борчак сугылып бетте. Малайлар борчак ташый торган машина белән кайтып киттеләр. Ул елны миңа яңа велосипед алганнар иде, шуңа күрә кырга колхоз машинасына утырып түгел, үземнең велосипедыма утырып килдем. Кайтыр юл урман буйлап үтә, авылга таба тауга түбән тиз барам. Менә ерак та түгел, урылган кыр өстендә боланнар төркеме утлап йөргәне күренде. Араларында балалары да бар. Мин килеп җитәрәк, бер болан, көтүдән аерылып, миңа каршы килә башлады. Моны күреп велосипедымнан төштем дә урман битендә үсеп утырган имән өстенә үрмәләп менеп тә киттем. Ничек итеп юл ягына карап үскән ботагына менеп утырганымны белмим. Башка вакытта аның яныннан узып киткәндә туктап менеп карарга маташканым булды, булдыра алмый идем, чөнки ул бик юан, кем әйтмешли, йөзьеллык булгандыр. Менә шул ботакка менеп утыргач карасам, болан юл кырыена килеп җитеп миңа карап тора, башкалары исләре дә китмичә ашауларын гына белә. Бу миңа бераз карап торды да иелеп ашый башлады, китәргә исәбе юк. Имән ботагын (сындыра ала торганнарын) сындырып ыргытып та карадым, нәтиҗәсе булмады. Утырам шулай, төн караңгы, артта урман, инде шикләндерә дә башлады. Ябалак кычкырып куйды, ниндидер кыштырдаган тавышлар да ишетелгән кебек. Таң атканчы утырырмын инде дип уйлап куйдым. Хәйран гына утыргач, еракта машина фараларының яктысы күренде. Машина килеп җитәрәк, боланнар, дәррәү кузгалып, күл буендагы җәйләүгә йөгерделәр. Алар артыннан минем сакчы болан да йөгереп китте. Машина узып киткәч, мин дә имәннән сикереп төшеп велосипедыма утырдым.

Көтүлегендә балалары булгач, мине якын китермәскә дип каршы килгәндер. Зур тизлек белән караңгыда утсыз-нисез бер нәрсә каршыларына килсен әле. Үзләренә куркыныч яный дип уйлаганнардыр, балалары бар бит. Үзләре генә булсалар, бәлки игътибар да итмәгән булырлар иде. Кеше генә түгел, барлык җан ияләре дә балаларын саклап, кайгыртып яши.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии