- 30.07.2024
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Милләт язмышы
Татар тарихын өйрәнгәндә һәм язганда, архивлар белән бергә, күп кенә башка чыганакларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Археологик табылдыклар, зиратлардагы борынгы кабер ташлары, татар халык авыз иҗаты, милләт хәтере – шәхси архивлар, хатлар, көндәлекләр, иске фотолар да күп тарихи мәгълүмат бирә ала. Ауразия киңлекләрендә татарлардан калган борынгы кабер ташлары таралып ята, Курган якларында мин аларның берничә метр озынлыкта, стелла кебекләрен дә очраттым, таусыз төбәкләрдәге зиратларда язусыз, эшкәртелмәгән ташларны куеп калдырганнарын да күрдем. Нижгар якларында тау-ташлар юк, шуңа күрә мондагы зиратларда язулы ташларны сирәк очратасың. Дөрес, галимнәрнең әйтүенчә, Сафаҗәй һәм Камка авылларында борынгы кабер ташлары бар, аларны Казан һәм Ижау осталары – хаттатлар язган. Әмма бу яклардагы зиратларда да эшкәртелмәгән кыргый ташлар бар, кабер өстенә шуны булса да куйганнар, үзләре белгән, тик еллар үткәч, монда кем ятканы онытылган инде. Тарихчылар өчен мондый язусыз ташлар әллә ни мәгълүмат бирми, әмма без кая гына барсак та, татар зиратларын барыбер әйләнеп чыгабыз, язулы ташлар эзлибез...
Печә (Пица) авылы зиратында да таптык без андый ташларны – язулысы да, язусызлары да бар иде. Һәрхәлдә, бу авыл зиратында язулы ташлар булмавын безгә әйткән булсалар да. Дөрес, Печә зиратындагы йөзләгән таш арасында язулысы берничә генә иде, әмма язусызлары да тарихчылар өчен гаять кызыклы булып чыкты – алар алсу граниттан булып, зиратның борынгы өлешендә сибелеп-таралып яталар... Бу ташлар шунда ук безнең игътибарны җәлеп итте, чөнки гади кешеләргә мондый кыйммәтле ташларны куймыйлар, димәк, аларның ияләре дә затлы-исемле кешеләр булырга тиеш? Һәм, әлбәттә, бу гранит ташлар ерактан китерелгәнгә охшаган.
Ни өчен безне нәкъ менә Печә авылы һәм аның зираты кызыксындыра соң? Моның да сәбәбе бар. Бу татар-мишәр авылы төбәктәге иң тарихи авылларның берсе, анда Касыйм һәм Себер ханнарының нәсел дәвамчылары яшәгән. Мин инде үземнең «Нижгар җирендә Күчем хан нәселе...» дип аталган күләмле мәкаләмдә бу турыда язган идем, кыскача гына искә төшерәм. Печә авылына Касыйм каласыннан – Ханкирмәннән татарлар беренче тапкыр 1610-1612нче елларда күчеп утыра, җир бүлү документларында Күчем биләмәләре турында беренче хәбәрләр шул чакта теркәлгән, ягъни, монда Себер ханлыгының русларга әсирлеккә төшкән нәсел дәвамчылары килеп урнаша.
Риваятьләрдән һәм тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 17 гасыр урталарында Касыйм ханлыгында көчләп чукындырулар башлангач, ханбикә Фатыйма Солтан үзенең нәсел дәвамчыларын, оныкларын, сарай әһелләренең бер өлешен – барлыгы 2500 кешене шушы Печә авылына кайтарып куя. Фатыйма Солтан – Күчем ханның оныгы Алып Арысланның хатыны, Касыйм ханы Сәет Борһанның анасы. Ул күпме генә каршы булса да, 1655нче елда улы Сәет Борһан хан ихтыяри-мәҗбүри чукынырга мәҗбүр була. «Татар энциклопедия сүзлеге»ннән күренгәнчә, Сәет Борһан хан 1679нчы елда тәхеттән баш тарта, Касыйм ханлыгы белән 86 яшьлек Фатыйма Солтан идарә итә башлый. 1681нче елда ул үлә, Фатыйма Солтан үлү белән, Касыйм ханлыгы да яшәүдән туктый. Татарларның Печәгә Касыймнан соңгы күченүләре инде ханлык юкка чыккач, 1687нче елда була. Ягъни, Печә – Сергач мишәрләреннән генә торган авыл түгел, биредә йөзләгән, хәтта меңләгән Касыйм татары һәм Күчем ханның нәсел дәвамчылары да яшәгән булып чыга. Шул сәбәпле, ул заманында иң зур татар авылларыннан саналган, анда алты меңнән ун меңгә хәтле халык яшәгән, 6 мәчете, 3 мәдрәсәсе, бер казна мәктәбе булган.
Һәм менә хәзер без – ирем, төбәк тарихчысы Хөсәен Аймалетдин, мин һәм Печә авылы мулласы Нуриман хәзрәт Айзатуллин белән борынгы зиратларны өйрәнеп йөрибез. Зиратларны, дим, чөнки алар монда өчәү – беренче һәм икенчесе бергә урнашкан, өченчесе авылдан шактый читтә. Өч зиратның булуы Печәнең тарихы белән бәйләнгән. Халыкның сөйләве буенча, авыл ике тапкыр урыныннан күчкән, беренчесе – чукындыру чорында, Печәгә ут төртеп, татарлар урманга качкан, шунда яңа авылга нигез салган. Анда үләт чире башлангач, авылны яндырып, яңадан элеккеге урынга кире кайтканнар. Әмма кайсы чордагы чукындырулар – бу якларны канга батырып узган Явыз Иван заманымы, әллә инде көчләп чукындырулар тагын көчәеп киткән Петр патша чорымы – анысы ачыкланмаган. Безнең фикеребезчә, Нижгар төбәгендәге бу көчләп чукындырулар 17 гасырның ахыры, 18 гасырның икенче яртысында булган, Печә дә шул чорда урыннан-урынга күчеп йөргән. Касыймнан чукындырудан качып килгән татарлар да шушы вакыйгаларга эләккән булырга тиешләр, бәлки әле авылга ут төртеп чыгып китүне дә алар оештырган булырга мөмкин, чөнки дөнья гизгән, зур сугышларны күргән мишәрләр бит!
Нуриман хәзрәтнең әйтүе буенча, Печәдә дә барыбер чукындырылган татарлар булган, алар авылның «Керәшен очы»нда яшәгән. Әмма авыл халкы аларга Печәдә яшәргә ирек бирмәгән, күршедәге Абаим авылына куып чыгарганнар, ә анда исә чукындырылган татарлар яшәгән. Бу ике авыл арасындагы инеш бүген дә Сергапа, ягъни Сөркапка ди атала, Печәнең чукынган татарларын аргы якка шушы урыннан сөреп-куып чыгарганнар. Абаимово хәзер инде урыс авылы санала, югыйсә, заманында монда да көчләп чукындырылган татарлар яшәгән бит! Бу хакта тарихчылар менә нәрсә яза:
«Однако следует подчеркнуть, что на протяжении XVIII-XIX веков некоторые татарские деревни (Фоминки, Абаимово, Мамешево и др.) пережили процесс русификации и христианизации, и это положило конец их мусульманским общинам.» (С.Б. Сенюткин. История татар Нижегородского Поволжья с последней трети XVI до начала XX вв.(Историческая судьба мишарей Нижегородского края). – Москва – Нижний Новгород. 2009, стр. 299.)
Шул сәбәпле, бөтен татар дөньясындагы кебек, Печәдә дә «чукынган» сүзе иң зур хурлау сүзе булган, моңа 1927нче елның җәендә комсомол-пионер пропагандасы белән бу авылга килгән язучы Гадел Кутуй да игътибар иткән. «Ә пионерның нәрсә икәнен дә белмәгән мәктәп балалары урам тутырып, узган-барган кешенең чабуына тагылып: «Цукынган, цукынган!» – дип, мишәрчә дә, исерекләрчә дә өеңә чаклы ук озатып куялар.» (Г. Кутуй. «Цукынган» Печә // Кызыл Татарстан. 1927, 14 август.)
Язмадан күренгәнчә, әле 1927нче елда да Печәдә комсомол-пионерларның эзе дә булмаган, 6 мәчет гөрләп эшләп торган, Гадел Кутуй борчылып язганча, «...үткән революция җилләренең ачысы да, төчесе дә кагылмаган диярлек...»
Әйе, мишәр авылы, татар ханнарының нәсел дәвамчылары яшәгән Печә алай тиз генә үзенекен бирмәгән, ни дисәң дә, аюны сукага җиккән авыл бит әле ул! Нуриман хәзрәтнең сөйләвенчә, Печә авылында аюны ат урынына тотканнар, чөнки аның тиресе калын, көче күп, ашарга да аз кирәк. Мондагы мишәрләр аюны ат урынына җигеп йөрткәннәр, аның белән җир сөргәннәр, урман төпләгәннәр, агач тарттырганнар, иң авыр эшләрне башкарганнар. Патша заманында бу якларда аю биетүчеләр яшәгәнен белә идем, ә менә аюны эшкә җиккәннәрен, чирәм җирне (целинаны) күтәргәннәрен беренче тапкыр ишетүем! Ни дисәң дә, гайрәтле халык яшәгән Пичәдә, аю хәтле аюны буйсындырган Чыңгызхан токымы бит ул!
Без менә хәзер Печә зиратының беренчесеннән, аның иң борынгы өлешеннән, шул татарларның кабер ташларын эзләп йөрибез. Аларның күбесе, әлбәттә, монда ята, Себер һәм Касыйм ханнарының нәсел дәвамчылары да монда җирләнгән, бәлки әле Сәет Борһан хан да яшерен рәвештә биредә җирләнгәндер. Тарихтан билгеле булганча, чукындырылган Касыйм ханы Сәет Борһан – Василий Арысланович 1679нчы елда кинәт юкка чыга, әмма аның кайчан-ничек үлүе, кайда җирләнүе бер генә урыс чыганакларында да теркәлмәгән. Безнең уебызча, йә аны, яңадан исламга кайткан өчен, Мәскәү хакимияте монастырьга яба һәм ул шунда юкка чыга, йә анасы Фатыйма Солтан улын Печәгә алып кайтып яшерә һәм ул биредә бакыйлыкка күчә. Күчем ханның дин-ислам хакына Печәгә күчкән башка нәсел дәвамчылары да шушы зиратка җирләнә, әмма хәзергә без Печә зиратында аларның исемнәре язылган кабер ташларын тапмадык. Печә зиратында җирләнгән затлы нәселләрнең каберләрендә ханнарча төрбә-мавзолейлары булмавының да үз сәбәбе бар – алар бит бирегә чукындырудан качып килгән һәм яшерен диярлек яшәгән кешеләр!
Әмма зиратта гранит ташларның күплеге, аларның барысының да бер тирәдә, оя-оя, «күләмә» ясап урнашкан булуы биредә кайчандыр абруйлы кешеләр күмелүенә ишарә булып тора. Бу ташларның зур өлеше хәзергә җир астында ята, бәлки анда язулар да булырга мөмкин. Алай да, зур алсу бер гранит ташта, аның җирдән чыгып торган ватылган өлешендә, гарәп хәрефләре белән язылган шундый сүзләрне күрдек:
«Сахибе кабри Хәмидә Әхмәдгәрәй (кызы) мәдфүнә 30 (яшендә)». Ягъни, бу кабернең иясе Әхмәтгәрәй кызы Хәмидә 30 яшендә җирләнде.
Икенче бер кабер ташының барлык якларына да гарәпчә язылган, ташы әллә ни эшкәртелмәгән, тупас, язуы да, күренеп тора, оста хаттат тарафыннан эшләнмәгән. Кайбер сүзләр укылмый, таш уылган, хәрефләр юылган, калган кадәресендә түбәндәге сүзләр язылган булып чыкты: «Ләә илаһә иллә Аллаһу Мөхәммәд рәсүлуллаһ ... л-әҗәл ма ду... насыйруллаһи хәүфән хәүлә кариб вәхшәр бил-мөэмин...» Кабер ташына уелып язылган доганың татарчага тәрҗемәсе: «Аллаһ аңа ярдәм итсен! Аның (кабердәге) куркуын иң якын арада (тынычлык белән) алыштырсын һәм аны мөэминнәр белән бергә тергезсен!»
Өченче язулы таштагы сүзләр бөтенләй ашалып беткән, укырлык түгел иде. Археограф, бу өлкәдә зур белгеч Раиф Мәрдановның әйтүенчә, бу кабер ташлары 19 гасырның азагында, 20 гасырның башында куелган булырга мөмкин.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була – 17 гасырда Ханкирмәннән Печә авылына Күчем ханның нәсел дәвамчылары, идарәче даирәнең бер өлеше, Касыйм татарлары күчә, алар монда яши, монда җирләнә. Печә авылы зиратында хан нәселенә куелган язулы кабер ташлары очрамаса да, ул дәвамчыларның монда ятуы шик уятмый. Бары тик дәрәҗәле затларга гына куела торган гранит ташлар да шуңа ишарә, аларны Касыйм каласындагы мөселман кабер ташлары белән дә чагыштырып өйрәнергә кирәк булачак. Әйе, Печә зиратында тарих үзе ята, Себер һәм Касыйм ханнарының нәсел дәвамчылары ята, безнең өйрәнүне көтеп, дога өмет итеп ята... Бу язмабыз шул бөек һәм фаҗигале тарихны өйрәнә башлауга бер адым булып торсын иде, иман хакына каланы салага алыштырган әби-бабаларыбыз рухына дога булып барып ирешсен!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Түбән Новгород өлкәсе
Комментарии