- 29.12.2024
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2024, №12 (декабрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Ниһаять, без дә Ханкирмәндә – тарихи Касыйм каласында...
Унбишенче гасыр уртасында Чыңгыз хан нәселе нигез салган Касыйм ханлыгының борынгы башкаласында... Тарихта зурлыгын да, хурлыгын да күргән татар-мишәр җирләрендә...
Заманында Явыз Иванга ияреп Казан өстенә барган, соңыннан үзе дә шундый ук аянычлы хәлдә калган, чукындырылган, урыслашкан татар каласында...
Сөембикә Ханбикәнең әсирлектә рәнҗешле күз яшьләре тамган каргышлы җирдә... Пәйгамбәребез нәселеннән булган Фатыйма Солтан җитмеш ел татар иле белән идарә иткән тарихи җирдә...
Без, төбәк тарихчылары буларак, ирем Хөсәен Аймалетдин белән менә шул борынгы татар җирләрендә йөрибез, моның өчен Түбән Новгород өлкәсеннән Рязань өлкәсенә махсус килдек. 1467нче елда салынган Хан мәчетендә, татар ханнары һәм ханбикәләре, солтаннары, яугирләре, галимнәре җирләнгән зират урынында булдык, рухларына дога кылдык... Алтмыш гектар җирне биләгән, заманында дистәләгән затлы төрбә-мавзолейлары булган урын буш, анда хәзер каккан казык та юк, Казан археологлары казу эшләре алып бара. Ялан кырда нибары бер төрбә-тәкыя утырып калган, анда да хан нәселләре ята, Себер ханлыгының нәсел дәвамчылары да биредә җирләнгән. Ә борынгы кабер ташлары, археологларның әйтүенчә, янәшәдәге урыс авылының базларына күчкән... Хәзер Казан археологлары Касыйм ханы, Күчем ханның оныгы Алып Арыслан һәм аның хатыны Фатыйма Солтанның каберләрен эзлиләр, ул урын чама белән билгеле, анда да догаларыбызны кылдык, Аллаһ кабул итсен!
Касыйм ханлыгының башкаласы белән танышуыбыз дәвам итә. Тарихтан билгеле булганча, унҗиденче гасыр урталарында Касыймда халыкны, хәтта хан нәселен дә көчләп чукындырулар башлана. Моңа түзә алмыйча, 1656нчы елда татарлар баш күтәрә һәм рәхимсез рәвештә бастырыла. Касыйм ханы Сәет Борһан чукындырыла, Василий Арыслановичка әйләнә. Нәселенең чукындырылып бетүеннән курыккан Фатыйма Солтан оныкларын, хан сараеның бер өлешен хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Пецә авылына кайтарып куя, тарихчыларның әйтүенчә, алар 2500 кеше була. Дин-ислам өчен һиҗрәт кылган бу татар-мишәрләр бер Пецәдә генә утырып калмыйлар, хан нәселе бөтен төбәккә тарала. Без менә хәзер шуннан килдек, якташларыбызның тарихи эзләре буенча йөрибез, бөек һәм фаҗигале язмышларын өйрәнәбез, гыйбрәт алабыз...
Тарихчыларның язуынча, Касыйм ханы Шаһгали 16 гасыр урталарында ханлыкның элеккеге башкаласын хәзерге урынына күчерә. Шул сәбәпле, Хан мәчетенең төзелү елы да бәхәсле. Бөтен күрсәткечләрдә бу мәчет, беренче чиратта, аның манарасы, 1467нче елда төзелгән, дип язылган, әмма Казан археологлары бу датаны шик астына куя. Алар фикеренчә, хан мәчетен 16 гасырның икенче яртысында Шаһгали төзеткән, үзе исән вакытта ук үзенә төрбә-мавзолей да салдырган, ул Хан мәчетеннән ерак түгел. Җирле халыкның әйтүенчә, урыс галимнәре 19 гасырда ул төрбәне өйрәнгәннәр, каберләрне казып чыгарганнар һәм андагы сөякләрне төяп алып киткәннәр. Әгәр Сөембикә Ханбикә монда җирләнгән булса, димәк, Шаһгалинеке белән бергә аның дә сөякләрен моннан алып киткәннәр, кая алып киткәннәр – анысы билгесез… Хәер, Сөембикә Ханбикәнең үзенең дә соңгы язмышы билгесез бит…
Шунысы да күренде – Ханкирмәндә (Касыймда) Сөембикәне зурлыйлар, һәрхәлдә, ул бирегә 1552нче елның маенда гына китерелә һәм шактый авыр, кыска гомер кичерә. Хан мәчете белән Шаһгали төрбәсе арасында Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл тора, Татар мәдәният үзәгендә дә аның сыны каршы ала. Ә Касыйм ханлыгы белән 70 ел идарә иткән Фатыйма Солтанны белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Югыйсә, ул – Касыйм ханлыгының иң югары дәрәҗәдәге дин башлыгы сәет Акмөхәммәт хәзрәт Шакуловның (Шаһкол) кызы була бит! Себер ханы Күчем ханның оныгы һәм Касыйм ханы Алып Арысланның яраткан хатыны, Касыйм ханы Сәет Борһанның анасы, чукындыруга каршы ана арыслан кебек көрәшкән каһарман татар хатын-кызы! Ә белүче юк…
Хәер, данлыклы Шакуловлар нәселеннән булган, Сорбонна университетын тәмамлаган Сара Шакулованы хәтерлиләр әле монда, шәһәрнең Хан мәйданында сәүдәгәр Шакуловлардан калган мәһабәт биналар аларны искә төшереп тора, каланың борынгы татар зиратында Шакуловлар төрбәсе саклана, кабер ташларына аларның затлы шәҗәрәсе дә язып куелган. Без бу тарихи урыннарның барысында да булдык, өйрәндек, болар турында аерым язма булыр әле, ИншәәАллаһ!
Ирем Хөсәен Аймалетдин белән шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музеенда, шулай ук Бием Сала (Царицыно) һәм Ширин (Подлипки) авылларында булдык. Музейда безне иң сөендергәне – 16 гасыр татар яугиренең сугыш киеме һәм Касыйм ханбикәсе Фатыйма Солтанның урындыгы булды. Дөрес, бу урындык аның тәхете түгел инде, ул шактый тузган, әмма музейда татар ханбикәсенең исеме булуы да яхшы. Татар яугиренең сугыш киеме миңа Пермь краеның Чердынь музеендагы борынгы ядкәрне хәтерләтте – шундый ук тимер көбә, Коръән аятьләре язылган очлым, уртасында кояш, чит-читләрендә бисмилләһ булган тимер калкан һәм терсәкчә... Бу сугыш киеменең кайдан табылганы язылмаса да, безнең өчен ул иң әһәмиятле тарихи ядкәр булды.
Әмма безне иң борчыганы – заманында биредә дәүләт тоткан татарларның тарихы музейда чагылыш тапмаган булып чыкты. Безнең фикеребезчә, музейда Касыйм ханлыгына багышланган аерым зал булырга тиеш, бу турыда музей җитәкчелегенә дә әйттек, фикерләр дәфтәренә дә язып калдырдык.
19 гасырда да һәм 20 гасыр башында Касыймны татарлар тоткан, алар салып калдырган биналар бүген дә таң калдыра, халыкка хезмәт итә. Шакуловларның антик биналарга охшаган колонналы сәүдә үзәкләре, Кастровларның бөтен урамны биләп торган, таш кирмәнне хәтерләткән утар-йортлары, татарлардан калган лавка-кибетләр, бүген дә эшләп торган 557 еллык таш мәчет – болар берсе дә музейда чагылыш тапмаган. Дөрес, ике урында татарның күлмәк-чүлмәкләре элеп куелган, әмма биредә дәүләт тоткан халык өчен бу бик аз. Кыскасы, Касыйм шәһәре музеенда татар ханнарының да, морзаларының да тарихы юк. Дөрес, бу бушлыкны Татар мәдәният үзәгендәге экспонатлар, тарихи ядкәрләр тутыра, алар музей белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, туристларны анда да алып керәләр. Биредә Касыйм татарларының тарихы һәм мәдәнияте буенча күп мәгълүмат тупланган, әмма татар тарихы шәһәрнең төп музеенда да лаеклы урын алырга тиеш, дип уйлыйбыз. Болар хакында музейның директор урынбасары Цеменкова Вероника Витальевнага да әйттек, китабыбызны бүләк итеп, алга таба хезмәттәшлек итәргә килештек.
Монда хәтле килгәч, берничә татар авылын да күрәсебез килде. Рязань өлкәсендә 18 татар авылы бар икән, әмма берничәсе инде бетү чигендә, исәпкә бар, санга – юк. Өлкәдә биш меңләп татар яши, шуның яртысы – Касыйм шәһәрендә һәм аның тирәсендәге авылларда. Менә без хәзер шуларның берсенә – Царицыно дип аталганына килдек. Ул Касыймга бик якын урнашкан, элек татар ханнарының җәйге ыстаннары булып торган, шуңа күрә, патшалар исемен йөртә. Әмма аның татарча исеме – Бием Сала, тик аны нигәдер «деревня свекрови» – «кайнана авылы» дип тәрҗемә иткәннәр. Дөрес, «бием» сүзенең «кайнана» аңлатмасы да бар, шул ук вакытта, «бием» атамасының тамыры «би», «биләр», «байлар», «бәйләр», «бәкләр», «бәем» сүзеннән алынган бит, бу үзе үк биредә аксөяк морзалар, хан нәселе яшәгәнен күрсәтә. Ханкирмәндә, ягъни, Касыймның үзендә һәм бу тирә авылларда яшәүче татарларны «ак аймак» төркеменә кертәләр, монда да шул аксөякләр катламы яшәгән.
Ярый, хуш, заманында хан нәселе, аристократ морзалар яшәгән татар авылы бүген ни хәлдә соң? Гаҗәпләндергәне – биредә борынгы заманнардан калган йортларның күплеге, аларның чагыштырмача яхшы саклануы булды. Без, әйтерсең лә, ачык һавадагы музейда йөрибез – тагын йөзләрчә ел торырлык кызыл кирпеч йортлар, кукраеп утырган таш капкалар, капка-койма белән тоташып киткән лавка-кибетләр урам буйлап тезелгән... Әмма аларның күпчелегендә инде руслар яши, берсе хәтта татарлардан сатып алган йорт бакчасына тәреле часовня да ясап куйган. Хәзер Царицынода нибары 15-20 кеше яши икән, юкса 1859нчы елда биредә 431 кеше яшәгән, барысы да татарлар булган. Егерменче гасыр башында да шул тирә кеше яшәгән әле... Татарлар туган авылларын ташлап киткән... Югыйсә, авылга уты, суы, табигый газы кертелгән бит, асфальт юл салынган, табигате шундый матур, шәһәр якын...
Безне борчуга салган тагын бер күренеш – авыл уртасындагы җимерек мәчет булды. Аны күреп, җан елый... Югыйсә, авылда 1862нче елда ук бу мәчет булган бит, ә хәзер аңа карарга ук кызганыч. Мәчетне торгызу турында да сүз бармый, чөнки анда намаз укучы юк. Бәлки шул сәбәпледер, патшалар исемен йөрткән авылдан татарлар да киткән, бәрәкәт тә качкан... Бу татар авылының данлыклы тарихы һәм аянычлы язмышы үзе аерым өйрәнүне сорый…
Бу тирәләрдәге татар авылларының тагын берсе – Подлипки, ягъни, Ширин-Шырын авылы, аның тагын Татариново дигән исеме дә булган. Авыл бик борынгы, ул 1350нче елдан бирле билгеле һәм аксөяк морза Ширинскилар белән бәйле. Хәзер авылда күпчелек руслар яши, әмма шуңа карамастан, авылда мәчет бар, ул 1880нче елдан бирле билгеле, Рязань өлкәсенең архитектура истәлеге булып санала. Совет заманында бу мәчеттә ашлык склады булган, әмма манарасы киселмәгән, 1997нче елда мәчет халыкка кайтарылган.
Без дә ул мәчеттә булдык, кереп намазыбызны укыдык, халкыбыз өчен дога кылдык. Соңыннан гына белдек, безне бу сәфәребездә озатып йөргән, татар авылларын, борынгы зиратларны, тарихи урыннарны күрсәткән эшмәкәр Равил Терегулов бу мәчетне торгызуда үз өлешен керткән, ярдәм иткән икән, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! Равил Сафа улы Касыйм шәһәрендә Кызыл мәчетне халыкка кире кайтаруга да күп көч куйган, ул вакытта ул дини мәхәлләнең рәисе булып торган. Данлыклы Терегуловлар нәселеннән булган Равил Сафа улы хатыны Светлана ханым белән шәһәр уртасында «Татарская сказка» дип аталган кафе тота, аның икенче катында Касыйм ханлыгы музеен ачарга ниятли, тарихи ядкәрләр туплый. Ул шулай ук төбәк тарихын да тирәнтен өйрәнә, Ханкирмән, Касыйм ханлыгы, шушы төбәктән чыккан танылган шәхесләр турында китап әзерли, аны исән-имин күрергә насыйп итсен!
Касыйм яклары, Рязань өлкәсе татарлар чагыштырмача тупланып, авыл-авыл булып яши торган соңгы төбәк, көнбатышка таба инде башка татар авыллары юк. Без биредә якыннан аралашкан татарлар барысы да диярлек урыс телле иде, әмма татар рухлы. Димәк, алга таба безгә менә шундый татарлар белән дә эшләргә туры киләчәк. Әлбәттә, Татар мәдәният үзәгендә булса да, татар телен өйрәнүне башлап җибәрергә була иде, әмма ул да юк. Мәчет тә урыс телле, әмма хәзергә татарлар кулында. Касыйм ханлыгы тарихы, мәдәнияте турында шактый китаплар язылган, алар да русча. Шуңа карамастан, Касыйм шәһәренең Татар мәдәният үзәгенә үземнең татарча тарихи китапларымны бүләк итеп калдырдым, бәлки кем дә булса укыр, дип өметләндем...
Ак аймак, ягъни, ак урын, аксөякләр төбәге, дип аталган Касыйм– Ханкирмәндә без тарихның ак якларын да, карасын да күрдек, бу турыда җентекләбрәк язарбыз әле, ИншәәАллаһ! Үзебез өчен шуны ачыкладык – кайчандыр ил-дәүләтләр тоткан бу татар төбәге инде урыслашып барса да, монда әле милли учак сүнеп бетмәгән, чөнки традицияләр бик көчле, монда татарлыкны аксөяк морзалар генетикасы тотып тора, нинди телдә булса да, татарның лидерлык сыйфатлары алга чыга. Бәлки шулар милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр, ИншәәАллаһ!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА– АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Рязань – Түбән Новгород өлкәләре
Комментарии