«Яклауга мохтаҗ» этләр кызганычмы, эт талаган балалармы?

«Яклауга мохтаҗ хайваннар» мәсьәләсе зур бер проблемага әверелде. Күпме зыян сала шулар. Балаларга ташланалар. Әле шул этләрне яклаучы кайбер адәмнәр, оялмыйча, балалар үзләре гаепле, дип, сабыйларны гаепләп калдыра бит. Бу хайваннарның кешеләргә салган зыяннары, аларга киткән чыгымнар санап бетергесез. Хайваннар өчен «акча юк», диюче юк, ә сугыш чоры балалары өчен акча юк. Әйе, ул чор кешеләре азга да шөкер итә белә. Хәзерге байлар кебек, дөнья байлыгы да җитмәс шикелле кыланмый. Инде ничә миллион кеше рәнҗеп бакыйлыкка күченде. Хәзер ул чор кешеләре бетте дип әйтерлек. Тынычлап таратыгыз акчаларны күңел ачу чараларына һәм этләргә! Акча юк, дип, сугыш чоры балаларына каршы канун чыгаручылар да картаерлар әле, ул рәнҗешләр берсе дә буш калмас. 
Этләр турындагы сүземне дәвам итим әле. Әлеге проблеманы хәл итүе әллә ни авыр түгел. Тәртип сагындагылар эт тотучыларны барлап, этләрен иреккә чыгаручыларны кисәтсеннәр. Эт алгансың икән, азакка кадәр үзеңдә тот! Тәртип сакчылары коралы булган кешеләрнең өйләргә кереп, коралны дөрес саклыймы дип тикшереп йөри иде. Эт тә шул корал кебек инде ул. Ныклы тәртип урнаштырсаң, халык аңлар. Бу башбаштаклык озакка бармас. 
Хәлимә ҖАМАЛИЕВА,
Әгерҗе районы, Красный Бор бистәсе

Комментарии