- 29.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2018, №39 (26 сентябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры үзенең 36нчы сезонын Александр Гринның «Ал җилкәннәр» бәяне нигезендә язылган романтик спектакль белән ачып җибәрде. Аңа сценарийны ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Нәзифә Кәримова язды, ә сәхнәгә, «феерия» итеп, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Ренат Әюпов куйды.
ИСКӘНДӘР НИЗАМИЕВНЫҢ ДЕБЮТЫ
Премьера сәхнәсе яшь артистлар – Казан театр көллиятенең икенче курс студентлары белән мыжлап торды: һәммәсе диярлек диңгез төсендәге толстовкалар, ә егет булып күренергә теләүче кызлар исә, шуның өстеннән күн җилетлар киеп уйнады. Алар ТР атказанган артистлары Лилия Низамиева (Артур Грейның әнисе) белән Илнар Низамиевның (Лонгрен, Ассольнең әтисе) шәкертләре икән. Яшь шәкертләр шулай ук Фәнис Кәлимуллин (әкиятче), Фернат Насыйбуллин (хезмәтче Джек), Илфат Камалиев (капитан Гоп) кебек танылган, тәҗрибәле артистлар белән бергә сәхнә тотты, ягъни беренче тапкыр зур сәхнә корабында ишкәкләрен чылаттылар. Ассоль образын Ләйсән Большова уйнаса (шул ук рольне Альбина Ногманова да башкарачак), Артур Грейны театр сәхнәсендә тәгәрәп үсеп, әле хәрби хезмәттән яңа гына кайтып, ел башыннан труппага кушылып киткән Искәндәр Низамиев башкарды. Бу аның төп рольне башкаручы буларак дебюты дисәк тә ялгышмабыз, ник дигәндә, моңарчы аңа Рәмис Латыйпов әсәренә куелган «Җырлап яшик» спектакльендә һәм кайбер артистларга алмаш сыйфатында гына рольләр эләгергә өлгергән иде. Ә монда ул иркә аристократ образыннан башлап, кызларның хыялы булырдай коеп куйган капитан образынача үсеш кичерде.
ЯШЬЛӘР СЫНАТМАДЫ
Яшьләр уен мәсәләсендә генә түгел, хореографиядә, пластикада, вокалда, музыкальлектә, хәтта бер ритмда барабан кагуларда вә акробатик номерлар күрсәтүдә дә сынатмады. Пластика мәсьәләсендә, әлбәттә, хәрәкәтләрне сәхнәгә куючы Артур Шәйдуллинга (бу аның өчен дә дебюд), шулай ук, хореограф Григорий Кирилловка, җыр буенча хормейстер Миләүшә Таминдаровага, композитор Йосыф Бикчәнтәевка, ут кую буенча рәссам Евгений Гангзбургларга да аерым рәхмәт сүзләрен әйтү мәслихәттер. Чөнки, корабта йөзгәндә экипажның һәрбер әгъзасы мөһим булган сыман, спектакльне тулаем һәм бербөтен итеп, барлык күзәнәкләребез, тоемлау органнарыбыз белән кабул итү өчен дә спектакльгә мөнәсәбәте булган һәркемнең үз эшен җиренә җиткерүе мөһим.
Сәгать ярымлап барган тамаша бер тында каралды. Шул вакыт аралыгында без сарайда үскән хыялый принцның күп авырлыклар кичеп, чын капитанга һәм үз сүзен сүз итүче ир-егеткә әверелгәнен, самими ятимә кыз хыялын чынга ашыруны үзенә максат итеп куеп, үзкуллап могҗиза тудырганын, ә хыялына тугъры калган, яхшы күңелле кызның көткән бәхетен табу тылсымын күзәттек. Һавалы корольнең тузанлы кирмәнендә дә, чуерташлар вә кабырчыкларга бай, әмма кешелеклелеккә ярлы бәндәләр яшәүче комлы яр буе базарында да, капитан, боцман вә юнгалар белән шыплап тулган кораб эчендә дә, хәтта диңгезнең төрле су тереклеге белән тулы сихри су асты патшалыгында да булырга өлгердек. Рәссам Анна Новикова белән костюмнар буенча рәссам Фагыйлә Сельская диңгез тематикасы белән дә, аристократларның киенү рәвеше белән дә күзләребезне иркәләде. Монда, әлбәттә, саунд-дизайнер Сергей Алаев белән видеограф Максим Кунинның да өлеше бар. Сәхнә диварларында фотолар, диңгез дулкыннары һәм геройларның аң-хәтерендә булган кайбер нәрсәләр күрсәтелде.

ТЕРЕ ОРКЕСТР
Спектакль башында тудырылган каршылыкка – Грей нәселенең, уллары Артурны яңа гына тол калган Амелия Стивенсонга өйләндерергә тырышуларына, ә Артурның әлеге союзга каршы булуына бик ышанып җитә алмадым. Минемчә, икенче курс студенты Эльза Кәримовага, чынлыкта, бер генә принц та салкын караш ташлый алмый торгандыр төсле. Бик әйбәт уйнаса да, яшьлегенә вә чибәрлегенә күрә, мине аның тол вә карт хатын булуы ышандырмады. Хәер, Артур Грей да, мөгаен, күбрәк ата-ана тарафыннан (ата ролен Илназ Хәбибуллин башкарды) булган басымны гына кабул итә алмады сыман тоелды. Ә менә ярәшү мәҗлесендәге бу парның «электро» биюләре, минемчә, тамашачыны битараф калдыра алмый торгандыр.
Хин, Кет, Летика образларын студентлар Эмиль Исхаков, Камилә Гыйниятуллина һәм Марсель Салихов башкарса, боцман ролендә уйнаучы Муса Камаловны аерым билгеләп үтәсем килә. Бу егетнең «мичкәсендә дары» шактый, аңа сәхнәдә мөмкин кадәр күбрәк җыр-моңлы рольләр бирергә, җырчы потенциалын томаламаска кирәк. Сәхнәне ташлап, эстрадага гына китеп олага күрмәсен иде берүк.
Күмәк рольләрдә катнашучы егермегә якын студентның һәммәсен исемләп атамавымны гафу итәрсез, шуны гына әйтә алам, алар һәркайсы талантлы һәм тырыш, киләчәктә әле үзләрен сәхнәдә күрсәтә алачак яшьләр. Аларның бер өлеше сәхнәдә хәтта тере тавышлы оркестрга хәтле оештырып, тамашачыны таң калдырды. Искәндәр Низамиев белән бергәләшеп, Марсель Салихов, Илфат Гыйбадуллин, Муса Камалов, Фәнис Кәлимуллиннар Ассольгә багышлап, романс башкарды.

ПРЕМЕРАДАГЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР
Премьера шул ягы белән дә үзенчәлекле: тамаша залы – диңгезгә, урындыклар – дулкыннарга, сәхнә – тамаша залына әверелгән иде. Ә спектакль бетәр алдыннан һәммәбез дә ал җилкәнле кораб эчендә йөзүебезне аңладык: чөнки театрның софитларын вә тавышын көйләүчеләр утыра торган бүлмә тәрәзәләре ягына сузылган тросларга таба арканнар белән ал җилкәннәр тарттырылды.
Бу сезон башында хәтта театрның баш режиссёры Ренат Әюповны да, өлешчә булса да, театрның капитаны образында – костюм белән эшләпәдән күрергә насыйп булды. Хәер, әгәр Ринат Мирзахәсән улын кораб белән чагыштырсак, җилкән вә борт өлеше яңартылса да, су астында калырга тиешле «киль» урынында әле узган сезоннардан ук таныш джинса чалбар иде. Күрәсең ки, аны режиссёр өчен «фартуна» җилен тотучы талисман дип фаразларга кирәк. Чөнки сәхнәдән – зал, залдан – сәхнә ясалса да, чалбар кагылгысыз вә алыштыргысыз, премьерадан-премьерага үз урынында кала бирә. Димәк, киң күңелле вә талантлы режиссёрыбызның чалбары тагын бер премьераны тамашачыга җиткерүдә үз вазифасын җиренә җиткереп башкарды. Ә режиссёр үзе исә, премьера белән генә чикләнеп калмыйча, тамашачыларын дицгез тематикасына туры килүче «Буревестник» шоколады вә тәмле чәй белән дә сыйлады әле.
Кыскасы, әлеге спектакль Артур Грей белән Ассольнең мәхәббәт тарихы турында гына түгел, ә изге максатлар, чиста күңелле, ихлас, эчкерсез кешеләр хыялының чынга ашучанлыгы һәм өметсезлеккә бирешмәскә кирәклеге хакындагы романтик әсәр буларак тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Яңа сезонда корабыгызга хәерле җилләр генә иссен, хөрмәтле Капитан Әюпов вә мөхтәрәм Кариев театрының команда экипажы.
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ,
Рәмис НӘҖМИЕВ фотолары

Комментарии