- 29.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2018, №39 (26 сентябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
2023нче елның 26нчы августы Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы өчен бик тә истәлекле көн булып истә калыр. Нәкь шушы көннең матур иртәсендә өйлә намазына кадәр авылыбыз мәчетендә мәдрәсә ачылды. Бу шатлыклы вакыйгага кечкенә улым белән мин дә кайттым. Чакыру алган көннән җиде яшьлек баламның көннәре,
авылга зур тантанага кайтабыз, дип, көннәрне санап, истәлеккә бүләк эзләп үтте.
Зур тантанага авылдашларым җыелган иде. Алар арасында, минем кебек, читтән кайтучылар да булды. Шулай ук Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Яңа Чишмә муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов, Әдәмсә авыл җирлеге Советы рәисе Альмира Нәҗметдинова, Әдәмсә авылының имам-хатыйбы Габдрахман хәзрәт Зөбәеров, әлеге җирлектән чыккан билгеле шәхесләр, дин әһелләре, эшмәкәрләр һәм авыл халкы катнашты.
Мине якын итеп чакырган авылдашларым Әлфия апа Кирамова белән Рәүф абый Юнусовка аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Рәүф абый мәчет төзелешен дә башлап йөрүче, авылыбыз турында чыккан «Чорлар кичкән Кичү ярында» китабының да авторы буларак, бик күпләргә таныш. Зур дәрәҗәләргә ия булган авылдашым белән уртак тел табып, туганнарча аралашуым белән дә мин бик бәхетлемен һәм дә рәхмәтлемен.
Киләсе елларда да шушы мәчетебездә очрашулар насыйп булсын.
Мәчетебездә дин буенча белем алырга, дини бәйрәмнәр, никах туйлары, Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздырырга бөтен уңайлыклар да бар.
Мәдрәсә ачу тантанасы да авылдашларыбыз әзерләгән корбан ашы белән тәмамланды. Тантанага килә алмаган авылдашларны да читтә калдырмады оештыручылар, килгән кунаклар таралышканнан соң, һәрберсенең өенә барып, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр илтеп йөрделәр. Шул хезмәтләре өчен, Аллаһы Тәгалә үзләрен дә зурласын иде. Шушы чараны оештыручыларга, алып баручыларга, булышучыларга яраткан гәҗитем аша рәхмәтләрем барып ирешсен. Мәчетебез һәм мәдрәсә ишекләре һәрвакыт ачык булсын, авылдашларым гына түгел, читтә туып үскән балаларыбыз да шул мәчеткә кайтып нәсел җепләребезне дәвам итсеннәр иде. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын, һәр авыл җирлегендә мәчетләр, мәдрәсәләр эшләп торсын.
Зөлфирә ГАББАЗОВА,
Алабуга шәһәре
Комментарии