Хак тарихны җиткерергә тиешбез

Хак тарихны җиткерергә тиешбез

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ

23нче октябрьдә Казан шәһәренең Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә мәктәп укучылары белән очрашу булды. Очрашуга Казан шәһәренең 57нче һәм 102нче мәктәбеннән өлкән сыйныф укучылары килгән иде. Мин аларга балачагым, иҗатым, тормышым турында сөйләдем, шәхеснең формалашуында галиҗәнап китапның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген үз мисалымда аңлаттым. Каршымда өлкән сыйныф укучылары икәнлеген искә алып, тарихчы буларак, аларга татар халкының бөек һәм фаҗигале тарихы турында сөйләдем, бергәләп үткәндәге татар дәүләтләрен барлап чыктык. 57нче мәктәптән Әмир исемле бала Явыз Иванның Казанны алуы һәм Сөембикә Ханбикәнең язмышы турында татарча сөйләп бирде, аңа бик күңелем булды. Аның бабасы Мидхәт Акбашов безнең белән милли хәрәкәткә йөргән иде, милли рух аның оныгына да күчкән булып чыкты, афәрин, Әмир энем!

«Татар теле, милли тарих, ислам дине – бездән сезгә аманәт булып шулар кала, – дидем мин. – Без, олы буын, бу изге аманәтне кадерләп сакладык, хәзер инде сезгә биреп калдырабыз, аларны инде сез саклап, килер буыннарга тапшырырга тиешсез. Күрәсез, сезнең өстә бик зур җаваплылык. Милләт язмышы хәзер сезнең кулда. Сез шушы татарча китапларны укый һәм яза алырлык буын тәрбияләргә тиешсез, сез моңа әзер булырга тиеш».

Әлбәттә, күренеп тора, балалар моңа әле әзер түгел, татарчалары да чамалы гына. Ләкин безнең башка балаларыбыз юк, башка милләтебез дә юк, ни булганы белән эшләргә туры киләчәк. Шушы шактый битараф балаларда татар рухын ничек уятырга, кемлекләрен ничек искә төшерергә, милләт язмышы өчен җаваплы булуларын ничек аңлатырга? Бу гаять мөһим эш белән кем шөгыльләнергә тиеш – укытучылармы, ата-аналармы, милли интеллигенцияме? Әллә барыбыз да мы?

Балаларга «Татарның алты хәрефе» проекты турында да сөйләдем, экранда узган җәйләрдә Нижгарда үзебез укыткан дәресләрнең фотоларын да күрсәттем. Алардан да татарның алты хәрефен әйттереп карадым. Дөресен әйтим, без укыткан балалар бу алты хәрефне яхшырак беләләр иде...

Иллегә якын китабымның күргәзмәсен дә оештырган идек, балалар өчен язган китапларым турында аерым да сөйләдем. Бик яратып, балалар алдында «Минем телем!» дип аталган шигыремне укыдым, аның соңгы юлларын, бергәләп, берничә тапкыр, хор белән дә әйттек:

Татар теле!

Анам теле!

Милләт теле!

Соңыннан инде, әлбәттә, балалар белән бергәләп «Туган тел» җырын башкардык, күмәк фотога төштек. Мәктәп балалары белән бу очрашуны оештырган өчен Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Насыйбуллина Нуридә Шәйдулла кызына зур рәхмәтләребезне әйтәбез!

ТАТАРНЫҢ ТЕЛ БИШЕГЕ АЗНАКАЙДА

Ирем Хөсәен Аймалетдинов белән Татарстанның Азнакай шәһәрендә ике көн рәттән халык белән очрашулар уздырдык. Казаннан 380 чакрымнар ераклыкта, Татарстанның иң көньяк- көнчыгышына, Башкортстан чигенә урнашкан бу шәһәр үзенең милли рухлы булуы белән аерылып тора. Биредә 90 процент татарлар яши, ул Татарстанда гына түгел, мөгаен, дөньяда татарлар хуҗа булган бердәнбер шәһәрдер! Минем биредә Чаллы язучылары белән элегрәк тә булганым бар иде, татар мәктәпләрендә, милли музейларда очрашуларда катнашканым булды. Шулай ук берничә ел элек Чалпы авылы мәчетендә дә халык белән очрашу уздырган идек. Инде менә бу тарихи, мәгърифәтле төбәккә кабат килеп, халык белән очрашулар уздырдык. Бу шәһәрдә халык бүген дә бөтен җирдә үзара татарча сөйләшә һәм аралаша, монысы безне бигрәк тә шатландырды!

Минем өчен Азнакай һәрвакыт татар теленең нәфис бишеге, аның сафлыгын саклап торучы төбәк булды! Бу яклар әдәбиятыбызга татар теленең эталоны булган язучы Марсель Галиевны, талантлы шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев, Флера Гыйззәтуллинаны биргән төбәк тә. Азнакайда дин дә көннән-көн көчәя бара, хәзер шәһәрдә инде 6 мәчет, һәм безнең беренче очрашуыбыз да мәчеттә булды. Бу мәчет үзе аерым тасвирлауга һәм мактауга лаек! Сап-сары агач бүрәнәләрдән бурап салынган, манарасына кадәр җеген-җеккә кертеп, сәнгать әсәре кебек эшләнгән, өске якта хатын-кызларга намаз өчен, иң аста ифтарлар һәм никахлар өчен заллары булган нурлы Аллаһ йорты ул! Бу мәчетне салуда төп көч булган кодалар – Рәшат Кариев һәм Физикать Шакировның исемен йөртә ул. Хәзер мәчет янәшәсендә мәдрәсә төзелеп ята, анда музей да булачак икән, бу бинаны мәчет картлары өмә белән эшлиләр. Мәчеткә дә халыкның көче күп кергән, хәзер инде рәхәтен дә бергә күрәләр. Бу урында мәчет төзелеше өчен үз пай җирләрен биргән, аны төзеп сафка бастыру өчен бик күп көчләрен куйган, хәзер дә ирле-хатынлы мәчет эшләрен тартып барган Рушания һәм Рашат Кариевларга зур рәхмәтләребезне әйтәсебез килә! Халкыбыз менә шундый чын кешеләр белән бәхетле, милләт тормышын да алар алга алып бара. 

Бу очрашуга Азнакайдан гына түгел, Казаннан, Уфадан, Әлмәттән, Әгерҗедән, тирә-як авыллардан күп мөслимәләр җыелган иде, аларны сый белән тулы табыннар каршы алды. Без исә китапларыбыздан күргәзмә оештырдык, халык алар белән бик кызыксынды. Ә чыгышларыбызның төп темасы татар тарихы булды. Мин Идел Болгарстанында ислам диненең 1100 еллыгы турында җентекле, анализлы чыгыш ясадым, халкыбызның төрле шартларда мең елдан артык динебезне ничек саклавы турында сөйләдем. Бу теманың иҗатымда чагылышын «Баһадиршаһ», «Гөләйза», «Һиҗрәт», «Күчем хан» һәм башка китапларым мисалында аңлаттым. Халыкка тарихны җиткерүдә әдәбият бик көчле корал булып тора, ул кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керә, мең еллык хәтер күзәнәкләрен кузгата, уйлата һәм елата... Милләтнең фаҗигале язмышы турында сөйләгәндә, ир-атларның да күзләрендә яшь иде...

Хөсәен исә фәнни генеалогик тикшерү нәтиҗәләренә таянып, милләтебезнең килеп чыгышы, көнбатыштан көнчыгыш тарафка күчеш-миграция юллары, татарлардагы гаплогруппалар турында сөйләде. ДНК анализларыннан күренгәнчә, көнбатыш тарафта яшәгән мишәрләрдә Европа аша килгән гаплогруппа тамгасы иң күбе булып чыкты, ул 70 процентлар тирәсе, Себер-Уралларга таба ул инде кими бара. Әмма татар кайда гына яшәсә дә, мишәрме ул, Себер яки Казан татарымы, бу гаплогруппалар тамгалары барысы өчен дә уртак икән, бу исә үзе үк безнең бер милләт булуыбызны күрсәтә.

Очрашу менә шулай бик җанлы һәм кызыклы барды, килүчеләр татар тарихы буенча күп яңа мәгълүмат алдылар. Төбәк тарихчылары Зөлфия Нәфыйкова (Әгерҗе), Әлфия Ямаева (Әлмәт), «Ихлас» мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рәйхана Ханнанова (Әлмәт), Татарстан мөслимәләр җәмгыятенең Азнакай бүлеге җитәкчесе, эшмәкәр Гөлшат Шәйхулова чыгышлар ясап, очрашуны тагы да баеттылар, киңкырлы мәгълүмат бирделәр, аларга зур рәхмәтләребезне әйтәбез!

Икенче көнне инде Азнакай шәһәренең үзәгендә татар зыялылары белән очраштык. Без аларны Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар-мишәрләрнең борынгы тарихы һәм бүгенге тормышы белән таныштырдык, уртак проектларыбыз турында сөйләдек. Тыңлаучыларны бигрәк тә «Иван Грозный эзләре буйлап» дип аталган эзләнүләребез аеруча кызыксындырды, чөнки Нижгар төбәгендә яшәүче татар-мишәрләрнең Явыз Иванга нинди зур каршылык күрсәтүләрен күпләр белми әле. 1552нче елның җәендә Казан өстенә яу белән барган Мәскәү гаскәре монда яшәүче татарлар белән бәрелешә, Арзамастан Сурага кадәр арада каты сугышлар була. Без үзебез генә дә шундый өч бәрелеш урынын эзләп таптык, алар хәтта рус чыганакларында да күрсәтелгән. 
Шулай ук «Татарның алты хәрефе», «Татарның алтын тарихы», «Туган авыл», «Чишмәләр» проектлары турында да сөйләдек, социаль мәсьәләләргә, ташландык татар авыллары проблемасына да зур урын бирдек, чыгышларыбызны экранда шушы темаларга фотолар белән баеттык. Әмма барыбер беренче урынга татар тарихы, генеалогия, милли холык, милли үзаң, туган тел мәсьәләләре чыкты, иҗатым турында да җентекләп сөйләдем, бу темаларга сораулар да күп булды.

Ике көндә дә өчәр-дүртәр сәгать барган бу очрашулардан шул күренде – халык чын тарихка, дөреслеккә бик сусаган, бу хакта ул сәгатьләр буе, йотлыгып тыңлый ала. Безгә, язучыларга, халык алдына татар тарихы белән чыгып басарга кирәк, бездән башка аны беркем сөйләмәс. Милләтне уяту өчен хак тарих кирәк! Тарихи үзаңнан башка милли үзаң юк, милли үзаңы булмаган кеше телнең дә, диннең дә кадерен белми. Милләт күңеленә ачкыч – аның телендә, ягъни, тел ул милләтнең генетик коды. Милли психология дә тел һәм тарих белән нык бәйле, дәүләтле татарның холкы бер төрле, коллыкка төшкәненең инде икенче төрле булган. Без горур, җиһангир татардан – буйсынган, яраклашкан, куркытылган татарга әйләнгәнбез. Татарлыгыбыздан, ана телебездән ояла башлаганбыз, аны җиңел генә җиңүчеләр теленә алыштырганбыз. Менталитетыбыз да әкренләп аларныкына әйләнгән, бүгенге татарның күпчелеге дөньяны урыс күзе аша кабул итә... 

Туган якларга чираттагы сәфәребез тәмам, алты көндә алты урында халык белән очрашулар уздырдык. Киров өлкәсенең Малмыж музеенда «Худяков укулары»нда икебез дә төп докладларны ясадык, шул ук өлкәнең Иске Йөрек һәм Яңа Смәил авылларында халык белән очраштык, Казанда, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә чыгыш ясадык, һәм менә Азнакай шәһәрендә ике очрашу уздырдык. Алда безне заманында Касыйм ханлыгының башкаласы булган Касыйм каласы көтә, анда без татар тарихы турында китапның презентациясенә чакырылган. Әйе, анда да безнең тарих, анда да безнең язмыш, һәм без аны өйрәнеп, халыкка җиткерергә тиеш. 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ, 
язучы, тарих фәннәре кандидаты, 
«Туган як тарихы клубы» әгъзасы 

Комментарии