Укытучылар кытлыгы

Татарстан мәктәпләрендә – 2 мең укытучы, балалар бакчаларында 1700 тәрбияче җитмәве турында еш әйтелә. Русия буенча 2030нчы елда 480 мең педагогка кытлык булачагын исәпләп чыгарганнар. Илдә ел саен 120-130 мең педагогик белгеч әзерләп чыгарсалар, аларның 40-50 проценты гына үз белгечлеге буенча эшкә урнаша икән. Татарстанда бу күрсәткеч тагын да түбәнрәк, укыганнарның 10 проценты гына белгечлеге буенча эшкә урнаша.

Югары белемле укытучылар әзерли торган Казан педагогика институтын юкка чыгарганда укытучылар кытлыгы булачагын уйламадылармы икән-ни? Прокуратура хезмәткәрләре бик мөһим эш башкарган сыман кыланып, җинаятьчеләр белән эш иткәндәге кебек, ике меңләп татар теле укытучысын мәктәптән читләштергәндә нәрсә турында уйладылар икән?

Мәскәү, Петербург мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның хезмәт хакы 100 мең сумнан артыграк булганда, Русиянең башка төбәкләрендә эшләүче укытучыларның хезмәт хакы күпкә түбәнрәк булуын ничек аңларга? Югары белемле яшь укытучының 20-30 меңгә эшләп йөрисе килер микән? Тагын шунысы да бар, соңгы елларда укытучыларга карата мәрхәмәтсезлек очраклары, балаларның укытучыларына карата хурлап әйтелгән сүзләр белән, укытучыны гаепләп калдырган кыерсытуларга түзеп торучылар булырмы икән?

Милли республикаларның һәркайсында педагогика институтлары сакланып калганда, нигә Казан педагогика институты гына бетерелде соң? Монысы беренче башваткыч булса, икенчесе – ул республикалардагы педагогика институтлары бездәге шикелле шәһәр исеме белән түгел, анда яшәүче төп халыкның исеме белән аталып йөртелә. Без бер яктан да бу республикалардан ким түгел, киресенчә, һәрьяклап иң алдынгылардан саналабыз түгелме?

Казан педагогика институты 1876нчы елның 24нче октябрендә «Казанский учительский институт» дигән исем белән аталып йөртелә башлаган. Советлар хакимияте оештырылгач, 1931нче елдан «Татарский педагогический институт» дип аталып йөртелсә, 1934нче елда «Казан педагогика институты» дип үзгәртелә. 2011нче елда Казан федераль университетына кушылып куела. Шул вакыттан башлап татар телле укытучылар әзерләү туктатылуы бигрәк тә аянычлы, мәкер белән эшләнгән гамәл булды. Моның сәбәбе дә билгеле, Русиядә урыс булмаган милләтләрне үз телләреннән, гореф-гадәтләреннән биздереп, бер генә милләт калдыру сәясәте ачыктан-ачык алып барыла башлады. Безнең халык андый гаделсезлек белән беркайчан да килешә алмас. Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән телне указлар белән бетереп булмый торгандыр. 

Тел, миллилек һәм дини мәсьәләләрнең бик четерекле булуын, ызгышлар, сугыш чыгарырга да сәбәп икәнен күреп торабыз. Чит илләр белән дә дус, тату яшәү бетерелгәндә үз илендә яшәүче милләтләрне дә дошман итеп күргән кебек, аларның миллилек хокукларын юкка чыгарырга тырышуны аек акыл белән аңлап булмый дигәннәре шушы була торгандыр инде.

Шул ук вакытта, хокукы чикләнгән халык булуга карамастан, илнең патриоты булырга да өндиләр бит әле. Милләт буларак кыерсытылып, башка милләтләр белән тигез хокуклы булмаган кеше патриот була алыр микән? 

«Дәүләт төзүче халык» дигәне дә бар бит әле. Тигез хокуклы булмаган һәм дәүләт төзүче булып саналмаган милләтләр хәрби бәрелешләрдә дәүләт төзүче халыкның үзенә караганда да активрак булып, иң хәтәр урыннарга алдынгы рәтләрдә бара. Бу очракта, син дәүләт төзүче милләт түгел, дип тормыйлар. Ничек инде шул дәүләтнең сакланып калуы өчен сугышып йөргән кешеләр, урыс милләтеннән булмау сәбәпле, дәүләт төзүчеләр рәтендә була алмый? Кыерсытылып яшәүче милләтләрне нәфрәтләндереп, ызгыш чыгарып, үз иленә каршы дошманлык тудыру өчен чыгарылган закон кебек күренә бу миңа.

Төп Законда язылган миллилек хокукларын үтәргә ирек бирелмичә, мәктәпләрдә балаларга ана телендә укулар тыелып, тигез хокуклылык булмаганда, бездә милләтара дуслык, татулык дип шапырынулар белән килешүчеләр булырмы икән? Кемнәрдер тарафыннан куркытылып, түзеп торырга мәҗбүр ителүне «татулык» дип әйтеп була микәнни? Эшләгән кешеләр нинди генә дәрәҗәле зат булуга карамастан, эшсез калу белән куркытылып, гаделсезлекләр белән килешеп яшәргә мәҗбүр ителәләр. Русия Конституциясендә милли телләрне сакларга кирәклеге турында әйтелсә дә, мәктәпләрдә ана телләрендә укуларның тыелуы «татулык» булсын өчен башкарыла микән? Чын дуслык, татулык булсын өчен, милли кыерсытулар һәм башка телләргә карата алып барылган һөҗүм бетерелеп, тынычлыкта яшәсәк, барыбыз өчен дә уңай күренеш буласы бит, югыйсә. Кыскача әйткәндә, озакка сузмыйча, Татар дәүләт педагогика институтынмы, университетынмы торгызу, һичшиксез башкарылырга тиешле гамәл булып кала. Татар дәүләт педагогика институты якын киләчәктә ачылмаса, татар телен белүче балалар калмыйча, анда укырга керергә теләүче балалар да булмас кебек күренә. Халык фикерен исәпкә алып эш итү җитәкчелекнең төп вазыйфасы икәнен дә онытмасагыз иде, хөрмәтле җитәкчеләр.

Рәисебез Р. Миңнеханов ил Президенты В. Путин белән очрашу вакытында Республикада ирешелгән уңышлар турында сөйләгән сүзләрне ил җитәкчесе үзе дә хуплап, Татарстанны мактап утырды бит. Шул әңгәмә барышында татар теленең фаҗигале рәвештә юкка чыгарылуы белән халыкның берничек тә килешә алмавы турында Рәисебез Путинның үзенә мөрәҗәгать итеп әйтсә, бик урынлы булып чыгасы кебек иде дә бит... юк шул, бу турыда сүз кузгатылмады.

Бу турыда күп еллардан бирле төрледән-төрле мәгълүмат басмаларында меңәрләгән мәкаләләр бастырылуның уңай нәтиҗәләрен күрү насыйп булмавы кызганыч, әлбәттә.

Сүзебез кадрлар кытлыгы турында башланып киткән иде. Бездә укытучылар гына түгел, медицина, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә дә кадрлар җитмәүгә карамастан, читтән килгәннәрне дә туган илләренә кайтарып җибәрә башладылар. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов Путин белән булган әңгәмә вакытында Татарстаннан махсус хәрби операциядә 38 меңнән артык кеше катнашуы турында әйткән иде. Шулай булгач, кадрлар кытлыгы булмыйча кала алмас шул инде.

Яңа туган балага шактый зур суммада ярдәм күрсәтелсә дә, туучылар саны үлүчеләргә караганда кимрәк булу сәбәпле, илдә яшәүче халык саны кимеп тора. Кимүнең сәбәпләре илнең яшәү рәвеше белән бәйле булуы аңлашылмаслык нәрсә түгел. Тормыш шартларының авыр булуы, яшәү урыны булмау, яшьләрнең үз гаиләләрен кора алмый йөрүләре, хезмәт хакларының түбән булуы, медицина өлкәсендәге җитешсезлекләр һәм иң мөһиме – туктаусыз кабатланып торган хәрби бәрелешләрдә һәлак булучыларның тумый калган балалары һәм башкалар дип аңларга кирәктер.

Илдә тыныч яшәү рәвеше булдырылмыйча, уңай нәтиҗәләргә ирешүгә өметләнеп яшәү хыял гына булып кала түгелме?

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Казан шәһәре

Комментарии