Гасырларга тиң бер елыбыз...

Аллаһның рәхмәте белән, 2024нче елны мин Түбән Новгород өлкәсендә, иремнең туган авылы Антяровкада (Әтәравыл) яшәдем, әмма Татарстан белән дә араны өзмәдем. Узган 2024нче ел безнең гаилә өчен гасырларга тиң хезмәт елы булды! Ирем Хөсәен Аймалетдин белән, төбәк тарихчылары, милли мәгърифәтчеләр буларак, Түбән Новгород, Рязань, Киров өлкәләрендә, Татарстан Республикасында кырыкка якын очрашу уздырдык, Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Актанышта, Лаеш районында, Малмыжда, Киров өлкәсенең татар авылларында, Касыйм шәһәрендә һәм Рязань өлкәсенең татар авылларында, Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләрендә, Түбән Новгород өлкәсенең егермеләп татар авылында, Болдинода фәнни-тарихи-мәдәни чараларда катнаштык, чыгышлар ясадык, архивлар һәм музейлар белән эшләдек. Бу сәфәрләребез турында матбугатта даими язып тордым, интернетта, социаль челтәрләрдә, Казанның «Мәдәни җомга», «Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», «Акчарлак», «Авылым хәбәрләре» газеталарында, Бөтендөнья татар конгрессының «Туган җир» журналында дистәләгән мәкаләм басылып чыкты. Шулай ук шушы бер ел вакыт эчендә өч китабымны яңадан бастырып чыгара алдык – «Гөләйза», «Кырык сырт», «Соңгы намаз». Моның өчен «Милләт» нәшрияты җитәкчесе Фәния ханым Хуҗахмәткә зур рәхмәтләребезне әйтәбез! 
Без кайда гына булсак та, нинди чарада катнашсак та, халкыбызның мең еллык бөек һәм фаҗигале тарихы турында сөйләдек, милләт һәм дин турында чыгышлар ясадык, телебезнең бүгенге аянычлы хәле турында татарларга аңлаттык. Төбәк тарихчылары буларак, безнең төп максатыбыз – Нижгар татарларының ачылмаган тарихын өйрәнү, шуңа материал туплау һәм бу хакта китап язу. Хәзер Явыз Иван эзләре буенча йөреп, аның 1552нче елның җәендә Казан өстенә барган явына җирле мишәр-татарларның ни дәрәҗәдә каршылык күрсәтүләрен өйрәнәбез. Мәгърифәтчеләр буларак, безнең төп максатыбыз – халкыбызның милли үзаңын уяту, телнең һәм диннең Аллаһтан әманәт икәнен аңлату, нинди заманда да кеше булып, милләт буларак исән калырга өндәү иде. Шул нисбәттән, без Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылы мәчетендә, ислам лагерына йөрүче балаларга дәресләр бирдек, татарның алты хәрефен өйрәттек. Милли мәктәпсез заманда туган телебезне саклап калу өчен, «Татарның алты хәрефе» дип аталган проект-хәрәкәткә нигез салдык, хәзер аның кулланма-методичкасын эшлибез. 
Без шулай ук милләт тормышындагы социаль мәсьәләләрдән, татарлар тормышындагы җитди проблемалардан да читтә тормыйбыз. Аллаһ ярдәме һәм игелекле кешеләр тырышлыгы белән, моннан ярты гасыр элек юкка чыгарылган тарихи татар авылы Кадомканы (Кадымавыл) күтәрә башладык, анда күп тапкырлар булып, өйрәнеп, бу хакта күп кенә мәкаләләр яздык, халыкны уята алдык. Шулай ук үзебез яшәгән Әтәравылда да зур эшләр башлап җибәрдек, авыл башында ял паркы ясап, анда 60 төп нарат үсентесе утырттык. Җомга көннәрендә генә ачыла торган мәчеттә атнаның җиде көнендә дә азан әйтеп, намаз укый башладык. Милләт тарихы һәм дин темасына тирә-юньдәге татар авыллары мәчетләрендә җомга намазларыннан соң лекцияләр укуны тәртипкә керттек, ул да халыкка бик кирәк! 
Әйе, елыбыз менә шулай хезмәттә үтте. Чаллыда һәм Әтәравылда йортларыбызны да тәртиптә тоттык, авылда бакча тутырып яшелчә-җимеш үстердек. Туганнарыбыз, якыннарыбыз белән дә аралашып яшәдек. Безне кайда да кадерләп каршы алдылар, рәхмәт әйтеп озатып калдылар. Аллаһның рәхмәте белән, Хөсәен Уразавылдагы мәдрәсәгә укырга керде, төп вакытны хәзер гыйлем алуга да бирәбез. Халкыбыз, «Илеңдә дау булса да, өеңдә сау булсын!» дигән, без дә гаиләбездә менә шул имин-иманлы мохитне булдыра алдык, Аллаһка шөкер! Инде алдагы елларда да Аллаһ ризалыгы өчен милләтебезгә хезмәт итәргә язсын!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты 
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии