Проблемалар муеннан...

Проблемалар муеннан...

Ничекләр генә итеп Русиябезне тагын да алга җибәрик икән дип, ничә еллар инде уйланып йөрим. «Күбрәк Татарстаның турында уйла!» дисәгез, әйтәм: без Русия дигән зур корабта йөзәбез, уңышлар да, ялгышларыбыз да уртак. Тарихи чынбарлык инде күптән безне үзара беректереп куйды. Чишәсе проблемаларыбыз да уртак.
Шулай, баш ватып йөри торгач, кайбер нәтиҗәләргә килдем бит тәки. Дөресме алар, юкмы – укучылар үзләренчә бәяләр! Бу үзенә күрә бүгенге хәлебезгә диагноз куярга омтылу кебек килеп чыга. Чүтеки, күп еллар ветеринар булып эшләп шомарган кеше бит мин. Әнә бер туганыбыз хастаханә юлларында йөреп кесәсен шактый юкарткач, интернетта актарынып, үз авыруына үзе диагноз куйды. Елмаймагыз, бу уйдырма түгел, Байлар Сабасында яшәүче Мәгъсүм Мусин ул. Шуннан соң тернәкләнеп, сөбханаллаһ, җир җимертеп тормыш итә бүген. Бәлки, дәүләтебезгә дә шундый язмыш тәтер. Әгәр, үзебез проблемалар тудырып, үзебез шуларны батырларча чишкәч, мактанышу белән мавыгып, артта калу гадәтебездән арына алсак.
Язачак әйберләрем, алдан кисәтеп куям, хөкүмәткә каршы түгел. Алар минем логик фикерләвемнең чыгармасы яки киңәшләрем кебек кабул ителсен. Фәкать тарихи фактларга һәм анализыма таянып шәрехләрмен уй-фикерләремне. 
Сез дә уйланасыздыр, бүгенге вәзгыятьтә буталып бетә яздык бит, җәмәгать. Мәгълүматлар ташкыны шулкадәр көчле һәм болганчык ки, әгәр үз карашларыңны булдыра алмасаң, агып китеп дебильлек төпкеленә батып, дивана калуың бик мөмкин. Хәтта кайбер сәясәтчеләр дә акны кара дип сөйли башлады. Урынны югалтудан куркыпмы, әллә кесә калынайту максатыннанмы – аңларлык түгел... Шуңа күрә мондый чорда илнең һәр гражданының сүзенә игътибар итү фарыз, минемчә. Гади кешедән дә мондый вакытта акыллы сүз килеп чыгарга мөмкин. 
Русиябезнең территориясе биниһая зур дисәм, күпләр «шәп бит», диячәген белеп торам. Әмма мин аны проблема дип саныйм. Ә менә Австралия белән Канада өчен проблема түгел. Бу проблеманы уңай хәл итәргә демографик проблема – халыкның аз булуы комачаулый. СССР таралганчы 289 миллион идек, бүген Русиядә 147 миллион, диләр. Уйлап карасаң, 1991нче елда бер квадрат километрга 9,4 кеше булган, ә хәзер 8,5 кенә. АКШта 35, ә Кытайда 152 кеше туры килә. Күршебез Япониядә 344, ә халык саны анда бездән әз кайтыш – 126 миллион. Дөрес, җир мәйданына карата кеше саны аз булган илләр күп. Әмма аларның дөнья тормышында роле Русиянеке кебек зур түгел .
Өченче проблема: Русиядә электән яулап алынган, үз туган җирләрендә яшәүче халыклар күп, диннәр дә төрле. Хакыйкать шундый – бер милләтле, бер динле халык белән идарә итү кулай, финанс чыгымнары азрак кирәк, милли һәм дини низаглар да чыкмый. Шуңа күрә һәр дәүләтнең, бигрәк тә империяләрнең, максаты – халкын бер милләтле, бер динле итүгә юнәлтелгән. Искәртим, һәр халык үзенең бәйсез дәүләтен булдыруга омтыла, империянең какшавын гына көтеп тора. Монысы да проблема... Яулап алынган милләтнең дәүләткә каршы күтәрелүе, сугыш-кырылышлар, үз файдасы өчен тартышулар тарих буена сузыла. Мәсәлән, бездәге Батырша восстаниесе, еш кабатланган Кавказ сугышлары, Бөек Ватан сугышыннан соң барлыкка килеп, аннары таркалган соцлагерь илләре һ.б. Болар – Русиянең империячеллек проблемасы булуын күрсәтүче фактлар. Аны бәйсезлек бирү яки илдә демократияне киң җәелдерү, федерализм юлы белән чишеп була, диләр. Мисалга, андый илләрдән Алманияне, АКШ һәм Һиндстанны китереп була.
Тарих шуны күрсәтә: империячел яшәү юлына баскан дәүләт тик тора алмый, ул даими хәрәкәттә булырга тиеш, аңа гел яңа җирләр кирәк. Яки ул тышка таба хәрәкәтен, Кытай кебек, эчкә үсеш хәрәкәтенә әверелдерергә тиеш. Ул да күптәнге империя югыйсә, әмма сәясәте күбесенчә эчке проблемаларына юнәлгән уникаль дәүләткә әйләнгән. Соңгы кырык елда, коммунистик идеологиягә таянган булуга карамастан, алга киткән илләрнең капиталистларын үзенә җәлеп итеп, икътисадта ыргылыш ясады. Андый казаныш 1927-1935нче елларда СССРда булган иде югыйсә, 1990нчы елдан соң кабатлый гына алмадык. Образлы әйтсәк, империячел дәүләтләр велосипедта барган кебек, тукталып калса, «егылырга» мөмкин. Ил эчендәге проблемалар артып, восстаниеләр, бунтлар, революцияләр даими чыгып тору сәбәпле. Шуңа күрә хәрби юнәлешле икътисадтан башка яши алмый ул. Зур территорияне чит илләрдән саклау һәм ил эчендә тотрыклылык булдыру өчен көчле армия һәм флот кирәк аңа. 
Әлеге проблемалар хакимиятнең нык үзәкләшүенә, хакимнәренең алышынмыйча үз кәнәфиләренә нык ябышып утыруларына, элитаның «каны яңартылмауга» китерә. Ә дәүләтнең ышанычлы таянычы – бюрократия чәчәк ата. Нәтиҗәдә финанс ресурслары да үзәктә, аның кулында туплана башлый. Ерактагы өлкәләрдә яңа проблемалар калка, шул исәптән икътисадның нигезе – урта буын милекчеләр барлыкка килүгә комачаулык тудырыла. Ә акчасын кая куярга белмәгән өске катлам, иҗат эшчәнлеген көчәйтеп, илнең алга барышын оештырасы урынга, кәеф-сафа кылып яшәүне алга сөрә башлый. Байлыгын алга киткән илләргә җибәреп, сакларга тырыша. Бу хәл Русиядә 19 гасырда аеруча нык күзәтелгән. Лев Толстойның «Сугыш һәм Тынычлык» романында бу хакта ачык язылган. Халык хәерчелектә яши, ә алар, Ауропа байлары үрнәгендә, баллар оештыра, хәтта рус телен французныкына алыштыру юлына баса һ.б...
Территориясенең күпчелек өлешендә салкын климат булу да зур проблема Русия өчен. Аңлашыла ки, халык яшәргә җылы якка омтыла. Финанс чыгымнары күп соралса да, салкын җирләрдә дә яшәтергә кирәк бит халыкның бер өлешен. Димәк, эш урыннары, яшәү шартлары булдырып һәм хәрби гарнизоннар асрап, ул төбәкләрне сакларга да кирәк була. Күршедә генә халкы күп Кытай, Һиндстан һәм АКШ дәүләтләре. Аларның империячел инстинктлары кайчан да булса баш калкытмас дип кем гарантия бирә ала?
Табигый байлыклар бер яктан караганда яхшы, икенче яктан «наше проклятие», диючеләр дә бар. Янәсе, бүтән җитештерү тармакларын барлыкка китерүгә комачаулый. Акча булгач, әйберләрне чит илләрдән сатып алу файдалырак, имеш. Димәк, монда да проблема бар. Бюджетта табигый байлыктан керем өлеше 40 процент булуы моңа ачык дәлил. Хәзерге санкция шартларында бу аеруча нык сизелә. Өстәп шуны да әйтим: табигый байлык чыгарыла торган өлкәләрдә эшче көчләр җитмәү сәбәпле хәзер вахта ысулы киң кулланыла башлады. Бу үз чиратында гаилә тотрыклылыгына кырын сугып, демография проблемасын көчәйтә. 
Халыкны күчереп йөртүләр Русия өчен бик күптәнге проблема кебек булса да, бүгенге тормышка комачаулыгы әле дә бар. Мәгълүм ки, яулап алынган җирләрне үзләштерү өчен, халыкны төрле ысуллар кулланып шунда җәлеп итү фарыз. Столыпин реформасы вакытында өч миллион тирәсе кешенең Себер якларына күчерелүе билгеле. Дөрес, аларның өчтән бере андагы авырлыкларга түзә алмыйча, кире кайткан. Патша заманнарында шул якларга җинаятьчеләрне һәм сәяси тоткыннарны олактырганнар. Шул максатны күздә тоткан Сталин чорындагы ГУЛАГлар да халык бәгырендә сакланучы ачы хакыйкать. Сугыш вакытында сәяси яктан ышанычсыз дип саналган милләтләрне туган җирләреннән сөрүләрен һәркем белә. Болар турында язылган китапларны наданнар гына укымагандыр. Куылганнар тырышып корган нигезгә әйбәт дип саналган халык вәкилләре китереп утыртылган. Гел кабатланып торган әзергә-бәзер килеп урнашулар аларда рухи гариплек һәм башкалар хисабына яшәү сыйфатлары тәрбияләмәгәнме? Сөрелгән халыкларның, аклангач, кайтып туган җирләрендә яңа нигез корулары үзе бер ачы тарих. Ничек кенә кыен булса да, вак милләтләр үз туган җиренә ябышып исән калырга тырыша. 
Югарыда күрсәтелгән әверелешләр халыкның менталитетын гына түгел, иң аянычы: табигый сайланышын да тискәре якка (отрицательный отбор) үзгәрткән, дип фараз кылучылар бар. Чыннан да, сугышларда, восстаниеләрдә, ачлык елларында һәм дәүләт тарафыннан еш кулланылган репрессияләр вакытында халыкның, Гумилевча әйтсәк, пассионар, ягъни дәртле өлеше гел һәлак булып торган. Әллә кая барасы юк, татар халкы да күпме асыл шәхесләрен югалтты. Генетик фондына зур зыян килде. Аңарчы көчләп чукындыру, изелүләргә каршы баш күтәрүләр заманында да күрмешен күргән халкым. Дуамал хакимнәр оештырган сугышларда, бузаларда, крепостнойлык хокукы заманында, укымышлылары илдән куылу, качып китү нәтиҗәсендә рус халкы үзе дә күп җәфалар күреп, шактый генетик потенциалын җуйды. Бәлки Русиянең иң зур проблемасы шулдыр? Алга киткән халыклардан даими рәвештә артта кала баруыбызның төп сәбәпчесе шул түгелме? Фән әһелләре, әгәр теләсәләр, кайчан да булса бу хакта авыз тутырып әйтерләр әле. 
Берүк вакытта күңелебезгә шайтан коткысы булып кергән «Көчең күп булса, акыл кирәкми», «Көтеп утыр, синең өчен юлбашчы уйлый», «Канун әйләнеп үтү өчен языла», «Җитәкче һәрвакыт хаклы» һәм башка шундый халык арасында таралган зыянлы әйтемнәрне кулланыштан чыгарырга вакыт. Әхлак, намус, гаделлек кебек онытылган сүзләрне телебезгә кире кайтару тиешле. Ышану, Өмет, Ярату дигән, кешелек яшәгәндә мәңге җуелмас сүзләрнең асылын аңлап яшәү фарыз безгә. СССР таралуны милли түбәнсетелү дип кабул итеп кыбырсынулардан да туктарга иде безгә. Аңа акыл, гыйбрәт бирүче тарихи факт итеп карарга кирәк.
Дәүләт беренчел, кеше икенчел, дигәнне, кеше беренче урында, дәүләт икенчел, тәгълиматына алыштыра алсак, күп проблемаларыбыз үзеннән-үзе чишелер иде. Бәлки, шулар эченнән коррупциягә каршы көрәш көчәйтелер, бюрократия авызлыкланыр, хастаханә гади кешене түбәнсетү урынына әверелүдән туктар, оешмаларның үзенә йомылуы туктатылыр һ.б. Һәр тармакта намуслы кешеләргә таянылган, нәтиҗә бирерлек реформалар үткәрелсә генә уңышка ирешербез.
Зур территориябезгә, табигый байлыкларга, халыкның битарафлыгына һәм атом бомбаларына аркаланып кына яшәп булмас, җәмәгать. Әгәр СССР таркалудан сабак алып, ил үсешенә комачау итүче проблемаларны чишү юлларын тапмасак, аннары дәррәү эшкә тотынмасак, тагын торгынлык сазлыгына батып, Русияне югалтуыбыз бар. Моңа фәкать халыкның иҗади энергиясен файдалануга сәләтле гражданнар җәмгыятьләре аша гына ирешеп булачак, минемчә. Өскә үрмәләгәннәр моны кайчан да булса аңларга тиештер ләбаса. Бер корабта йөзәбез бит. Гражданнар җәмгыятеннән үсеп чыккан зыялы актив кешеләр һәм эшмәкәрләр, шулар оештырган сәяси партияләр, алар тәкъдиме белән халык сайлаган лидерлар җитәкчелегендә генә алга барып булачак. 
Русия дәүләте – борынгы дәверләрдән башлап бик күп сугышларда, ачлык елларында, революцияләрдә һәм репрессияләрдә миллионлаган кешеләрен югалткан ил. Бер гасыр дәвамында АКШ халкының өч мәртәбә, ә безнең 1,5 тапкырга гына артуыбыз моңа дәлил. Бөтендөнья социалистик революциясе ясау, аннары коммунизм, гадел капитализм төзү турында хыялланып алданган халкыбыз муллыкка һәм иҗат дәрте белән тынычлыкта яшәүгә, мөгаен, инде лаектыр.
 

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии