Һәрбер күңел очрашулар көтә...

Һәрбер күңел очрашулар көтә...

Ел артыннан еллар үткән саен,
Очрашулар тия бик сирәк.
Матур мизгелләрне искә алу өчен,
Очрашулар безгә бик кирәк!

Әйе, очрашулар һәрберебезгә дә бик кирәк шул... Кеше гомере бит очрашу-күрешүләр белән дә матур һәм мәгънәле була. Динебез дә бердәм булырга, туганнар һәм дуслар белән аралашып яшәргә, игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга чакыра. Кеше гомерендә онытылмас мизгелләр, күңелле очрашулар еш булып тора. Туганнарың, дусларың, туган ягың, белем алган мәктәбең белән очрашулар... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр аеруча мәктәп елларында салына. Күп еллар күрешмәгән сабакташлар белән туган мәктәбеңдә очрашу – аеруча кадерле һәм истәлекле вакыйга. Бу очрашулар сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең фәлсәфи әңгәмәсе дә, искә алу кичәсе дә, җанга рухи азык алу да. Бу язмам менә нәкъ шундый гомер буе онытылмаслык матур очрашу турында.

100 еллык тарихы булган Саба районы Сатыш урта мәктәбен 1988нче елда тәмамлаган укучыларның май аенда матур очрашулары узды. Мәктәп тәмамлаганга 35 ел… Укучылар, зур хөрмәт күрсәтеп, очрашуларына безне дә – укытучыларын һәм сыйныф җитәкчеләрен чакырдылар. Очрашуларына гел чакырып торсалар да, моңарчы кайта алмаган идек. Шуңадыр, Чаллыдан бу бәйрәмгә яраткан укучыларыбызны бик сагынып, дулкынланып кайттык.

Очрашу көнне иртәнге 10да ук җыелдык, кочаклашып исәнләштек – бик сагынышканбыз икән. Көн салкынча һәм яңгырлы булса да, күңелләребез бик җылы иде. Укучыларыбыз очрашуга зурлап әзерләнгәннәр – бик бай һәм файдалы, эчтәлекле программа төзегәннәр. Җыелып бетүгә, башта Сатыш авылы мәдрәсә-музеена кердек. Музей хуҗасы Гөлгенә Шәрифуллина безгә бик файдалы һәм кызыклы экскурсия уздырды. Сатыш авылы һәм мәдрәсә тарихы турында сөйләде, экспонатлар белән таныштырды. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез – музейда бай һәм кирәкле мәгълүмат алдык. Мәдрәсә-музей Сатыш авылы үзәгендә юл өстендә генә урнашкан – һәркем авылны үтеп барышлый музейга кереп, үзенә рухи азык ала ала. XVIII гасырда ук салынган, хәзерге вакытта заманча технология белән җиһазландырылган бу матур музей-мәдрәсә бинасы Сатыш авылының гына түгел, ә Саба районының күрке, бай тарихи мирасы булып тора.

Мәдрәсәдән чыккач, мәктәпкә кереп, алты ел утырган кабинетыбызда (минем рус теле кабинеты) күңелләр булганчы, сәгатьтән артык рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Уку елларында булган кызыклы хәлләрне һәм истәлекле мизгелләрне искә төшердек, күңелле чаралар оештыруны хәтердә яңарттык. Ул вакытта укучыларыбызның тизрәк мәктәпне тәмамлап, зур кеше буласылары килгәндер, ә менә 35 елдан соң очрашуда алар үзләрен нәкъ мәктәп укучылары кебек хис иттеләр. Барыбыз да яшьлегебезгә әйләнеп кайттык – укучыларга 17 яшь, ә без– 32 яшьлек укытучылар!

Кабинетыбыз үзгәргән, кечерәйтелгән булса да, хатирәләр бер дә үзгәрмәгән – бар да хәтердә... Рус теле һәм әдәбияты дәресләребезне искә төшереп, Ләйсән: «Зәкия апа һәр дәрестә күп күргәзмәлелек куллана иде, язучыларның китапларын тезеп куя иде», – ди. Хак инде – һәр дәресне мавыктыргыч, файдалы итеп үткәрергә тырыша идем шул. Ул елларда узган район олимпиадаларында укучыларым, шул исәптән безнең сыйныфтан Ләйсән Габделәхәтова да, рус теле һәм әдәбиятыннан һәр елны призлы урыннар алалар иде. Дәрестән тыш һәр чараны ныклы әзерлек белән, үзенчәлекле итеп үткәрә идек. «Мәктәптә уздырылган һәр ярышта без гел беренче була идек», – дип горурланып искә алдылар укучылар. Шәйхулла исә моннан 40 ел элек 5нче сыйныфта маршировка өчен моряк формалары теккәнне, һәр елны маршировкада да беренче булганны искә төшерде. Мин аларда ярты ел гына сыйныф җитәкчесе булсам да (2 ел декрет ялында, аннан директор урынбасары булдым), алар мине сыйныф «әниләре» саный, чөнки мәктәп бетергәнче мин гел алар янында булдым, мине алыштырган сыйныф җитәкчесе Вакыйф абыйларына һәр чараны үткәрүдә ярдәм иттем. Ачык дәресләр, гомуммәктәп чаралары уздырганда без гел шушы сыйныфка таяндык. Алар 10нчы сыйныфта укыганда, 1988нче елда Сатыш мәктәбе базасында мәктәп директорлары өчен республика күләмендә семинар уздырылды. Тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән, без яшь укытучыларга да рус теле һәм физкультурадан ачык дәрес уздыруны йөкләделәр. Югары бәя алган бу дәресләребезне уздыруда да безнең укучыларыбыз төп ярдәмче булдылар ул чакта.

Яңгырлы көн булса да, мәктәптән чыккач, зиратка барып, вакытсыз дөньялыктан киткән укучыбыз Нәбиуллин Айратның каберенә чәчәкләр салдык. «Җир астыннан юллар булмас, исән чакта күрешик» – бу минутларда һәрберебез исән вакытта бер-береңнең, дуслыкның кадерен белергә кирәклеге, гомернең бер генә килүе турында уйлангандыр...

Бәйрәмебез Сабаның «Тулпар» кафесында дәвам итте. Эчкерсез сөйләштек, истәлекләр белән уртаклаштык, хәл сораштык... Егетләр без белгән һәм белмәгән кыңгыр эшләрен искә төшерделәр. «Шук идек, тыңламадык...» – диләр. Ә мин, үз балаларым кебек якын күргәнгәдер, бер начарлыкларын да хәтерләмим...

6 ел буе белем һәм тәрбия алган мәктәп кабинетыбызда

Дүрт авылдан җыелып укыган укучыларыбыз 35 елдан соң да нәкъ шундыйлар... Һәрвакыт бердәм булганыгыз, шушы күңелле кичәгә килгәнегез һәм хөрмәт итеп, безне чакырганыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, кадерле укучыларыбыз!

Бәйрәмебез искиткеч күңелле узды. Истәлеккә фотога төштек. Тамада да, музыка куючы да, гармунчы да, җырчылар да – укучылар үзләре! Укучыларыбызның талантына, осталыгына сокланып карап утырдык. Күрәселәре килеп, очрашуга чакырган укучыларыбыздан җылы мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт булды безгә. Укучыларыбызның: «Күңелнең иң түрендә сез утырасыз», «Иң яраткан укытучыларыбыз сез», «Сез безне Кеше иттегез», «Тырышып эшләвегез күз алдында тора», диюләре, зур хөрмәтләре, ихлас рәхмәт сүзләре – безнең Сатыш мәктәбендәге 10 еллык фидакарь хезмәтебезгә иң югары бәя бит!

Сатыш мәктәбеннән киткәнгә 33 ел булса да, укыткан укучыларыбыз безне онытмыйлар. Хәлләребезне белешеп торалар.

2008нче елда, әле интернет юк чагында, өй телефонына көтелмәгән шалтырату булды. 1990нчы елгы чыгарылыш укучыбыз, Казанда вузда декан булып эшләүче Рамил Мирзаһитов Тукай районы мәгариф бүлеге аша эзләп тапты безне. Сәбәбе – «Мәгариф» журналында минем мәкаләләрне һәм фотомны күргән, иң яхшы мәкалә өчен лауреат исемен алуымны белгән икән. Укучылар арасында хөрмәтле, дәрәҗәле, абруйлы укытучы – иң бәхетле укытучы ул. Район мәгариф бүлекләренең, мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларына караганда укучыларыбызның рәхмәте һәм хөрмәте күпкә кадерлерәк безгә!

Бер очрашу – бер гомер ул. Мәктәп еллары һәм укучыларыбыз турында хатирәләр укытучылар өчен дә бик изге әйбер. 35 ел буе һәрберсен хәтерлибез, яратабыз, шатлык-борчуларын уртаклашып яшибез, алар өчен сөенәбез. Укыганда нинди булсалар, укучыларыбыз тормышта да шулай калганнар. Барысы да матур гаилә корганнар, кайберләре инде оныклар үстерә. Төрле тармакларда тырышып хезмәт итәләр, үз эшләренең осталары. Араларында – укытучылар, медиклар күп. Эльмирабыз – «Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре»! Авылда төпләнеп калып, механизатор һәм терлекче кебек мактаулы хезмәтне башкаручылар күп. Гөлгенәбез – «Татарстанның атказанган терлекчесе»! Барлык укучыларыбыз да диярлек Саба җирлегендә яшәп хезмәт куялар. Без бик сөенеп, горурланып утырдык: димәк, без укучыларыбызда хезмәт тәрбиясе генә түгел, ә туган якка мәхәббәт тә тәрбияләгәнбез икән бит!

Спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә дә мәхәббәт тәрбияли алганбыз. «Безнең шул физкультура булды инде», – диләр егетләр, көлеп. Альберт мактанып та алды: «Без коридордан килгәндә, әнә Вакыйф абый классы килә, дип әйтә иде малайлар», – ди. Мәктәп командасы 10 ел дәвамында спортның барлык төрләреннән район ярышларында даими призлы урыннар яулаган икән, безнең укучыларыбызның да өлеше бик зур бит анда. Сыйныф җитәкчеләре физик тәрбия укытучысы булганы күренеп тора: 52- 53 яшьтә дә егетләр бар да төз һәм ыспайлар, кызлар сылу гәүдәле, зифалар. Күбесенең балалары да спорт белән дус икән. Гөлгенәбезнең кызы Ландыш Фәләхова – хоккей буенча Бөтендөнья Универсиадасы чемпионы, Олимпиадада уңышлы чыгыш ясаган халыкара класслы спорт мастеры, Саба районының гына түгел, Русиянең горурлыгы!

Әйе, һәр укучының тормышында якты урын алган, онытылмый торган остазлары була. Укучылар Вакыйф абыйларының 1995нче елда «Иң яхшы физкультура укытучысы» исеменә лаек булуын да, 2016нчы елда «Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы» дигән мактаулы исем алуын да, «Хезмәт ветераны» икәнен дә беләләр һәм остазлары белән горурланалар.

Очрашу вакытында күзәтеп йөрдем – соңгы вакытта Сабада заманча административ биналар күп төзелгән. Мәгариф бүлегенең һәм район гәҗите редакциясенең заманында мин еш йөргән агач биналары юк инде... Юллама белән килгән без яшь укытучыларны эшкә алган, район мәгариф бүлегенең бик кешелекле мөдире Хәйдәр Хисановны гел хөрмәт белән искә алабыз. «Саба таңнары» («Жиңү байрагы») район гәҗитенә дә мин бик рәхмәтле: беренче иҗат җимешләрем шунда басылды, иҗат сәләтенә нигезне шунда салдым – дистәләгән мәкаләм басылды гәҗит битләрендә.

Бу күңелле очрашудан һәрберебез җанына шифа һәм дәва алды, яшәреп китте. Без дә: «Әле ярый кайта алдык очрашуга», – дип куандык. Укучыларын күреп сөенгән укытучылар да, укытучыларын онытмаган укучылар да зур хөрмәткә лаек. Киләчәктә дә бер-беребезнең хәлләрен белеп яшик, үкенерлек булмасын...

Яраткан газетам аша барлык укучыларыма чын күңелдән озын гомер, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телим. Гел элеккечә киң күңелле, кешелекле, гади, эчкерсез булып калыгыз! Булганына риза булып, «Аллаһка шөкер» итеп, сөенеп яшәргә насыйп булсын барыбызга да!

Бу матур очрашуны оештырган укучыларыбызга – Шәрифуллин Шәйхуллага, Закиров Альбертка, Исмәгыйлова Ләйсәнгә, Гайфуллин Хәкимгә кабат зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Бәйрәмнән соң безгә Сабаның матур урыннарын күрсәтеп йөргән, безне иртән Юлбат авылына килеп алып, кич кайтарып куйган Шәйхуллага аерым рәхмәт. Мәктәп бинасына кереп, кабинетыбызда сәгатьтән артык сөйләшеп-гөрләшеп утырырга мөмкинлек биргән мәктәп дирекциясенә дә зур рәхмәт.

Тугыз сәгатькә сузылган көтеп алган очрашуыбыз бик тиз узып та китте. Яңадан барыбызга да кабат күрешергә Аллаһ насыйп итсен иде дип, кочаклашып саубуллаштык. 

Зәкия ШӘМСЕТДИНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии