Туган тел – иң зур хәзинә

Совет чорындагы мәгариф системасына кайтмыйча, уку-укыту әсбапларын үзгәртмичә, төрлечә урау юллар эзләп маташканда, әз-мәз булган телебез дә эреп юкка чыгачак. Имеш, гаиләдә, бакчада, мәктәптә фәлән сәгать, ата-аналар ничек тели, һәм башкалар... Болар берсе дә сәбәп түгел! Хәзерге әти-әниләрнең күбесен үзләрен укытасы бар әле башта. Туган тел һәр кешенең калебенә сеңгән булырга тиеш. Моның өчен бала урта белемне үз телендә алырга тиеш. Мәктәпләрне ябып, берләштереп, балаларны чит авылга йөртеп, укучыларны юлчыларга әйләндерәләр. Юлдан кайткан баланың дәрес әзерлисе киләме?

Тудырган ана баласы белән үз телендә сөйләшмәсә, бу инде чын кешечә булмый. Туган телне белү ике дөнья өчен дә кирәк. Бу хакта хәдисләр дә китерелә. Бу өлкәдә дин әһелләренең дә эшләве мөһим. «Хозур» телеканалы барлыкка килгәч, бик сөенгән идек. Анда да күпчелек тапшырулар урысча алып барыла. Аны олы кешеләр карамый, чөнки дини гамәлләрне ялгыш аңлаудан куркалар. Ул бит әдәби тапшыру түгел. Хәтта сабыйларны да урысча өйрәтәләр.

Минем мари милләтеннән булган таныш мал табибым бар. «Сез татарча ничек шулай чиста итеп сөйләшә беләсез?» – дип сорагач, «Татарча өйрәнүе бик җиңел бит ул. Шундый матур телне ничек белмисең инде», – дигән иде. Теләк булса, булдыра алмаган эш юк.

Туган тел һәркемнең шәхси хәзинәсе. Аңа тыкшынырга беркемнең дә хакы юк.

Хәлимә ҖАМАЛИЕВА,

Әгерҗе районы, Кызыл Бор авылы

Комментарии