Яшь язучыларга ярдәмгә: әдәби иҗат турында ике хат

Яшь язучыларга ярдәмгә: әдәби иҗат турында ике хат

Мин балачактан ук язучыларга кызыгып үстем. Язучылык – минем өчен дөньядагы иң бөек, иң мәртәбәле һөнәр иде. Мин үзем дә шигырьләр, хикәяләр язып карадым, ләкин алар бик зәгыйфь, бик самими булганнар. Минем абыем Кәүсәр (ул миннән ун яшькә өлкәнрәк иде), минем язучылык белән кызыксынуымны белгәч, минем турыда элегрәк безнең Кәрәкәшле авыл мәктәбендә укыган, аннан Казанда белем алып, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлаган фольклор белгече Илбарис Надыровка әйткән. Абыем киңәшен тыңлап, мин Илбарис абыйга хат та язып җибәргән идем. Минем хатның эчтәлеге шул – ничек язучы булырга дигән сорау иде шикелле. Мин ул вакытта Зәй-Каратай авылы мәктәбендә укый идем һәм Әлмәттәге Гариф Ахунов җитәкләгән әдәбият-иҗат берләшмәсе утырышларына да барганым бар иде. Һәм менә бервакыт миңа Казаннан хат (минем өчен нинди дәрәҗә!) килеп төште. Бу – «Ничек язучы булырга?» дигән сорауга миңа килгән беренче җавап иде. Илбарис абый соңыннан атаклы галим булды: фәнни хезмәтләре өчен Тукай премиясе белән бүләкләнде; аның зур күләмле фәнни эшчәнлеге турында 2000нче елда «Фәнни эзләнүләр юлында» дигән мәкаләләр җыентыгы басылып чыкты.

Ә шундый ук киңәшләр бирелгән икенче хат миңа, мин инде Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый башлагач, 1962нче елда килде. Анысы – мәктәптә укыган чакта ук мин Лениногорск район газетасы каршындагы «Чишмә» әдәбият-иҗат берләшмәсенә йөргән идем, – шул берләшмәнең җитәкчесе, күренекле язучы Шамил Бикчуриннан иде. Казан университетының әнә шул, күп язучыларны тәрбияләп чыгарган атаклы татар теле һәм әдәбияты бүлегендә биш ел буе белем алсам да, аннан соң аспирантурада укысам да, мин язучы була алмадым, фән кешесе булып киттем. Минем язмыш дәфтәремә шулай язылган булып чыкты.

Бу хатларда бүгенге көндә дә әдәби иҗат белән кызыксынган яшьләр өчен файдалы киңәшләр бар. Шуңа күрә мин аларны матбугатка тәкъдим итәргә булдым.

БЕРЕНЧЕ ХАТ

Әнвәр энекәш! Сәлам сиңа!

Хатыңа җавапны тиз генә кайтара алмадым – эш тыгыз иде. Гафу итәрсең.

Синең турыда миңа Кәүсәр сөйләгән иде. Әдәбиятны яшьтән үк сөеп, аннан үзеңә шатлык-куаныч табуың бик тә мактаулы сыйфат! Чыннан да, әдәбият кеше җанының күрке, аның рухына затлылык бирүче бер нурлы чыганак ул. Син ниләр язасың соң? Күбрәк нәрсәне яратасың – шигъриятьнеме, прозанымы? Синең әйберләреңне укымаганга күрә, аларның эшләнеше, дәрәҗәсе турында ни дә булса әйтә алмыйм, әмма язу эше белән шөгыльләнүең, һичшиксез, синең культура даирәңне киңәйтергә, характерыңны формалаштырырга ярдәм итәчәк. Яшь чакта дәрт күп була, хыял чиксез киңлекләрдә йөзә. Меңләгән кешеләр шигырь язалар. Тора-бара шул меңнәрдән берничәсе чыннан да әдәбият кешесе булып китә, әдипкә йә шагыйрьгә әйләнә. Синең әйберләреңне укымасам да, язуга ихласың барлыгын белеп, берничә киңәш бирер идем.

Күп укы! Күп уйлан! Әмма күп язарга ашыкма! Язган әйберләреңне иптәшләрең белән бергә укырга, фикер алышырга, аларның тәнкыйть сүзләренә колак салырга өйрән.

Яңа фикер, моңарчы кем дә әйтмәгән фикер эзлә, образ эзлә! Язган әйбереңнең башкаларга мәгънәсе, файдасы булырын тойгач кына, аны матбугатка җибәр. Район газетасы сиңа бер хәзерлек мәйданы ул. Синең тора-бара «Татарстан яшьләре» газетасы белән элемтәгә керүең яхшы булыр. Берничә шигыреңне бергә җыеп җибәр. Анда сиңа ярдәм, киңәш фикере әйтүче яшьләр табылыр.

Г. Ахунов минем таныш егет. Син аның үзе белән сөйләшергә тырыш. Ул киң күңелле кеше, үз киңәшләрен әйтә алыр.

Язучылык эшенең бер ягы бар. Үзем язучы булмасам да, мин аны яхшы беләм: язучы кеше – кеше хисләренә исем бирүче кеше. Ул хезмәт сөяргә, сабанчы кебек тирләп-пешеп эшли алырга тиеш. Авыр, катлаулы хезмәт. Син әгәр үзеңдә бу эшкә талант сизәсең икән, кешеләр белән бүлешердәй зур шатлыгың, кайгың бар икән – яз. Әмма язганың матур булсын, дәртле булсын, утлы булсын!

Ярый, энекәш! Менә минем киңәшләр сиңа шул. Мин үзем – фәнни эшче. Халык иҗатын өйрәнүче. Шуңа күрә, бәлкем, синең күңелең теләгән һәммә нәрсәләрне әйтә дә алмам.

Сау бул, уңышлар телим! Әниеңә һәм Кәүсәргә сәлам тапшыр!

Әлмәткә барганда, минем туганнарга күп сәлам тапшыр! Илбарис абыең.

Казан, 10 октябрь, 1959 ел.

Икенчесе – ШАМИЛ БИКЧУРИН ХАТЫ

Әнвәр дус!

Синең хатың белән хикәяңне алдым. Хәлләрең белән таныштым. Ярый, алай кайнап торган тормыш белән яшәү кызык ул.

Әдәбият юлына киткәнсең икән – бөтен гомереңне, тормышыңны аңа багышларга кирәк. Түгәрәкләр күңелле, җанлы үтсен. Әдәбиятны ныграк өйрәнегез һәм яхшырак пропагандалагыз. Гомумән, студентларда әле бу як йомшаграк. Шуңа бәйләп хикәяң турында да берничә сүз әйтәсе килә.

Күңелең калмасын: әле синдә дә хикәя язу сәләте аз. Үзең беләсең инде, мин яхшы хикәяләрне кешедән умырып алып бастыру ягында. Әмма бу хикәяң беркатлы (наивный). Хикәя булгач, кешедә характерлар үсеше, образ күрәсе килә. Ә болар синдә юк. Син укучыга кычкырып мораль укыйсың һәм бу мораль шул хәтле балаларча. Янәсе, берәү яхшылык эшләгәч, син дә яхшылык эшлә! Яки икенче төрле: син үзеңнең актык сыныгыңны иптәшең белән бүлешеп аша! Алай укучының маңгаена бәреп әйтергә ярамый. Аны укучы үзе дә яратмый. Алай әйтәсең килә икән, ул бик нечкә, сизелерлек булмасын иде. Бу, әлеге дә баягы, осталык сорый, сюжет төзи белүне, материал таба белүне, нечкә психологияне сорый. Минем киңәшем шул: олы язучыларны укы. Әмирхан Еникине, Г. Бәшировны, Г. Ахуновны, Фатих Хөснине укы. Күңелеңне төшермә. Якташ итеп, якын итеп әйтүем. Синдә кыскалыкка омтылу, матур тел белән язарга тырышу кадәресе бар. Киләчәктә матуррак әйберләр яза алырсың дип ышанырга була.

Үзебез түгәрәк эшләре белән мәш килеп ятабыз. Хәзер эшләр җайланды, әдәби битләр еш чыга. Яңа ел тирәләрендә безнең түгәрәкне Казан радиосыннан бирмәкчеләр. Сезнең турыда да сөйләячәкмен.

Үзем яңа пьесаны язып бетердем һәм Әлмәт театрына тапшырдым. Анда өйрәнә башладылар инде. Хәзер «Ялкын» өчен балалар хикәяләре язам.

Ярый, кыскача хәлләр шул.

Хат яз. Шамил Маннаповка минем сәламне җиткер.

Сәлам белән, Ш. Бикчурин.

22 / XII – 62 ел

Искәрмә: 1958нче елда яшь язучыларга ярдәмгә «Язучылык хезмәте турында» дигән мәкаләләр җыентыгы басылып чыккан иде. Ул китапны хәзер «көндез чыра яндырып эзләсәң дә» табып булмый. Шул китапны тагын бер тапкыр бастырып чыгарасы иде; яшь каләм тибрәтүчеләргә файдалы китап булыр иде.

Әнвәр ШӘРИПОВ,

филология фәннәре докторы, профессор

Комментарии