Әгерҗенең тарихи татар авылларында...

Әгерҗенең тарихи татар авылларында...

Хәзер тизлек заманы – тиз йөрибез, тиз эшлибез, тиз яшибез. Бу тизлек матбугатка да бик нык тәэсир итә, чөнки яңалыклар мизгел эчендә килеп җитә. Элеккеге кебек, конвертка салып хат җибәрүләр бетте, хәтта күп очракта электрон почталар да кирәк түгел, бу эшне төрле социаль челтәрләр, ватсап, телеграм каналлары үти башлады. Мин үзем дә хәзер юлда күргәннәремне минуты-секунды белән интернетка куеп барам, чөнки иртәгәге көнгә аның кызыгы калмый. Ә сәфәремнән кайткач, шушы күргән-белгәннәремә нигезләп, зуррак мәкалә дә язам, хәтта әдәби әсәрләремә дә нигез булырга мөмкин. Ә кайберләре шул «юлдан хәбәрләр» булып, интернет киңлекләрендә генә кала. Югыйсә, аларда да бит кызыклы күзәтүләр, әһәмиятле фикерләр бар! Менә шул юлда язганнарым юкка чыкмасын, кәгазь матбугатта да теркәлеп калсын өчен, мин аларны газетага да җибәреп барырга уйладым, милләткә файдасы тисен! Бу хәбәрләрем – Әгерҗе районыннан.
Татарстанның иң чигендә булган Әгерҗе районындагы тарихи татар авыллары белән танышуым дәвам итә. 16нчы август көнне без, Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Вәсилә ханым Хәкимова һәм мин районның Барҗы Умга, Кичкетаң һәм Татар Шаршадысы авылларында булып, халык белән очраштык. Безгә районның төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе, үзе дә берничә китап авторы Ромель әфәнде Маннапов зур ярдәм күрсәтте. Барҗы Умга – драматург Таҗи Гыйззәтнең туган авылы, мәдәният йорты да аның исемен йөртә, халык белән очрашу шунда булды. Ә Кичкетаң исә урта мәктәпле, табигать тыюлыгы булган, милләткә күренекле шәхесләр биргән зур татар авылы икән. Казахстанда зур хакимият эшләрендә эшләгән, танылган язучы Сабир Шәрипов (Мөхәммәтсабир Дәүләтшин) биредә туган. Бүгенге көндә Госдумада депутат булып торган Айрат Фәрраховның нәсел башы да шушы авылдан булып чыкты. Китапханәдә узган очрашуга халык күп килгән иде, минем иҗатны да, татар әдәбиятын да бик яхшы беләләр икән, алар белән эчкерсез сөйләшү булды. Без шулай ук Кичкетаң мәчетендә дә булдык, табигать тыюлыгы белән дә таныштык.
Татар Шаршадысы авылы исә атаклы Тәфкилевләр белән бәйле, биредә аларның утарлары булган. Татар морзасы Сәетгәрәй Тәфкилев үзенең кызы Өммегөлсемне кумык милләтеннән булган Шәех Али морзага кияүгә бирә, Шаршады җирләре һәм урманнары кызына туй бирнәсе итеп бирелә. Шәйхәли боярның бай утарында затлы татарлар еш кунак булалар, биредәге искиткеч табигать, кара урманнар, елга- күлләр берәүне дә битараф калдырмый. 1913нче елда Шаршадыда күренекле язучы Гаяз Исхакый да бер атна кунак булып китә.
Шәйхәли морзаның һәм гаиләсенең төп яшәү урыны Петербург каласы булса да, җәйләрен алар Шаршадыда уздыралар, башкалада да, монда да гаҗәеп матур мәчетләр салдыралар, әмма Шаршадыдагы тарихи мәчет бинасы 2009нчы елда янып юкка чыккан.
Өммегөлсем белән Шәйхәли морзаның Әскәр исемле уллары да милләт тарихында бик билгеле шәхес. Ул революциядән соң Казанда гарәп хәрефләре белән язу машинкасы уйлап табучы, «Пишмаш» заводына нигез салучы һәм аның җитәкчесе, репрессия корбаны, сөргеннәрдә дә исән кала алган затлы нәсел вәкиле. Шаршадыда бу нәселне һәм гомумән авыл тарихын Зөлфия ханым Нәфыйкова өйрәнә, китап яза. Безнең Шаршадыдагы очрашуны да, китапханә һәм мәдәният хезмәткәре ярдәме белән, Зөлфия ханым оештырды, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! Очрашу мәдәният йортында булды, анда балалар да күп килгән иде, шунысы бигрәк тә сөендерде!
ТУГЫЗБУЙ
Әгерҗе районы бөтен яктан диярлек Удмуртия чолганышында, буе белән тугызлап татар авылы сузылып киткән, халык телендә ул Тугызбуй, дип атала. Алар Әгерҗедән дә 80-90 чакрымнар ераклыкта, кара урманнар уртасында, үз көйләренә үзләре яшәп яталар. Күптән шул якларга барасым килеп йөри идем, августның соңгы челләсендә улым белән шул тарафларга юл алдык. Тугызбуйның өч авылында халык белән очрашуларны Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге рәисе Вәсилә ханым Хәкимова оештырды, урыннарда җирле зыялылар күтәреп алды, Аллаһ ярдәме белән без бу эшне башкарып чыктык.
Сәфәребезне районның иң читенә урнашкан Красный Бор авылыннан башларга булдык. Гомер буе урыс авылы булган авыл бу! Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек Пьяный Бор дип аталган бу авылга нигез 1600нче елны, имеш, атаман Ермактан качып киткән казаклар тарафыннан салына, алар Кама аръягыннан монда күчә. Бу авылның татарча исеме – Пәнҗәр, Тугызбуй татар авыллары заманында үзәге шушы урыс авылында булган Красноборский районына кергәннәр (1930-1960 еллар). Хәзер биредә мең ярымлап кеше яши, шуның чиреге – татарлар. Безнең халык бирегә совет чорларында күчеп килә башлый, әмма ул чакта мәчетләре булмый, гаетләрне мулла өендә укыйлар. 2013нче елда татарлар Красный Борда мәчет сала башлый һәм 2017нче елда халык акчасына аны төзеп бетерәләр. Мәскәүдәге Татар Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та мәчет төзелешенә күп ярдәм иткән, хәзер дә туган якларына кайтып, ифтар мәҗлесләре уздыра икән. Без дә бу мәчеттә булдык, имам Рәшит хәзрәт Мөхәммәтдинов белән бистәдә яшәүче татарларның тормышы турында сөйләштек, фикер алыштык.
Без шулай ук китапханәдә дә булдык, татар китаплары белән кызыксындык. Монда татар китаплары шактый, әмма аларны укучылар аз икән, чөнки күпләр татарча белми. Урта мәктәптә музей барлыгын ишетеп, шунда киттек, әмма анда татарлар белән бәйле әллә-ни тапмадык. Аның каравы Чулман буеннан табылган мамонт, мөгезборын сөякләре, зубр мөгезе иң борынгы чорларның дәлиле булып, музейда саклана. Мәктәптә татар теленең укытылуы белән кызыксындык, барлык җирдәге кебек, атнага өч сәгать укытыла икән. Кайчандыр удмурт теле дә укытканнар, анысы хәзер юк инде.
Үзебезгә кирәк мәгълүматларны алып, аерым татарлар белән очрашып, алардагы тарихи чыганаклар, нәсел шәҗәрәләре белән танышып, юлыбызны татар авыллары буйлап дәвам иттек. Бик борынгы тарихлы, мәгърифәтле Исәнбай авылы китапханәсендә тирән эчтәлекле очрашу, милләттәшләр белән аралашу булды. Биредә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы бар икән, алар үзләренең эшчәнлекләрен тарих һәм мәгърифәтчелек юнәлешендә алып бара. 
Бу авыл янында 1910нчы елны хәзинә табыла, ул моннан 2 мең ел элек яшәгән кешеләрнең бронзадан ясалган бизәнү әйберләре була. Әмма бу тирәләрдән табылган бөтен тарихи ядкәрләрне дә археология фәнендә «пьянобор культурасы» дип аталган мәдәният вәкилләренә бирәләр, ә аңа фин-угыр кабиләләре, хәзерге удмуртлар дәгъва кыла. Югыйсә, бу җирләрдә төркиләрнең борынгы бабалары һуннар һәм скифлар да көн күргән бит! Бу төбәктә шулай ук Нократ һәм Казан татарларының нәсел дәвамчылары, данлыклы Кара бәк токымы яшәгәнлеге дә билгеле. Заманында Исәнбай авылы Тугызбуйның үзәге булып торган, волость үзәге дә монда урнашкан, анда өч мәчет, мәктәп һәм мәдрәсә эшләгән. Исәнбай хәзер дә урта мәктәпле, мәчетле, мәгърифәтле авыл. Бу авылның өлешчә борынгы тарихы да язылган, хәзер дә язылып ята. Исәнбай милләтебезгә ике татар язучысын биргән – Алабугада яшәүче Гөлзада Әхтәмова һәм бүген дә туган авылында көн күрүче Әлфирә Низамова. Әлфирә ханым безнең очрашуны оештыруга да күп көч куйды, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
 

Тәфкилевләр утарында «Ак сарай» хәрәбәләре янында
Тәфкилевләр утарында «Ак сарай»ның элеккеге хәле

Икенче авыл – Кадыбаш, анда да очрашу китапханәдә булды. Кадыбаш та бик төзек татар авылы булып чыкты, үзләренә тормыш алып бару өчен бөтен нәрсәләре бар. Кадыбаш урта мәктәбе укучылары, Исәнбайныкылар кебек, Казанда уздырылган татар теле бәйгеләрендә, олимпиадаларда гел алдынгы урыннарны ала. Авыл аша зур юл – Урал-Себер якларына федераль трасса үтә. Халык, нигездә, игенчелек, терлекчелек, кортчылык белән шөгыльләнә. Авылның тарихы язылып ята, диделәр. Галимнәрнең әйтүенчә, Кадыбыш авылы бик борынгы, монда да нигезне Нократ татарлары салган дип фаразлана. Бу җирләр аларга Явыз Иван тарафыннан бирелгән дигән версияләр дә бар, шулай ук Казан якларыннан чукындырудан качып килүчеләр дә булган. Ягъни, бер үк авылда басып алучыларның да, аларга каршы көрәшүче татарларның да нәсел дәвамчылары яшәгән һәм яши дигән сүз...
Кадыбаш элек-электән мәчетле һәм мәдрәсәле авыл булган, 1898нче елда монда земство тарафыннан рус-татар мәктәбе дә ачылган. 1905-1906нчы елларда бу мәктәптә Казаннан килеп Исхак Казаков укыта, әмма авыл картлары аны, татар балаларын урыс итүдә гаепләп, Кадыбаштан китәргә мәҗбүр итәләр. Нәтиҗәдә, урыс мәктәбендә җәдитчә укыта башлыйлар, дин дәресләре дә керә.
Кадыбаш авылында Әгерҗе районының элеккеге хакимият башлыгы хаҗи Фәрит Габбасов туып-үскән. Бу авылда шулай ук халыкара әдәби бәйгеләрдә җиңү яулаган, берничә китап авторы Нурания Төхбәтуллина-Көбәш тә яши. Ул үзе шушы районның Биектау авылыннан, әмма гомер буе Кадыбаш мәктәбендә укыткан, директор да булып торган, хәзер лаеклы ялда һәм иҗат белән шөгыльләнә.
Кадыбаштан соң юлыбыз Девятернә – Мазарасты авылына булды, монда инде халык кич белән көтү кайткач кына клубка җыелды. Безне гармуннар уйнап, җырлап каршы алдылар, очрашу да шул рухта үтте, чыгышлар милли җыр-биюләр белән аралашып барды. Девятернә авылында татар мәдәниятен, милли рухны Галия һәм Фәнис Арслановлар гаиләсе тотып тора, афәрин аларга!
Бу авылда да иҗат белән шөгыльләнүчеләр, шигырь язучылар шактый икән, алар арасында яшьләр дә бар. Девятернәдә сүз күбрәк татар әдәбияты турында барды, миңа сораулар да, нигездә, иҗатым турында булды. Күренеп тора, залга интеллектуаль яктан әзерлекле, китап укый һәм фикерли торган халык җыелган. «Без мондый очрашуларга, сөйләшүгә бик сусаган идек, – диде алар. – Хәзер язучылар авылларга килми бит, татар тарихчыларын да күргәнебез юк. Югыйсә, тел дә, тарих та монда саклана бит, татар авыллары бар чагында аларны өйрәнеп калсыннар иде, килсеннәр иде безгә!»
Мин үзем дә һәр очрашуда татар авыллары, аларның тарихы һәм язмышы, бүгенге тормышы һәм проблемалары турында сөйләдем. Ничек кирәк бу татар авылларына дәүләтнең игътибары һәм ихтирамы! Авыл халкы гомерендә дә эшләгәненең әҗерен алмады, гомерендә дә дәүләт тарафыннан кадер-хөрмәт күрмәде, бары тик үзенең тырышлыгы белән генә яшәде. Инде алга таба да шулай дәвам итсә, без авылсыз һәм телсез калачакбыз бит! Татарстан хөкүмәте, хакимият тарафыннан татар авылларын саклап калу буенча махсус дәүләт программасы булдырылмаса, бу көн бик тиз килеп җитәргә мөмкин, Аллаһ сакласын!
Әгерҗе районына август сәфәрем тәмам. Без Вәсилә ханым белән җиде урында – Барҗы Умга, Кичкетаң, Шаршады, Красный Бор, Исәнбай, Кадыбаш, Девятернә авылларында булдык, китапханәләрдә, клубларда, мәчетләрдә халык белән очраштык, дөнья хәтле мәгълүмат тупладык һәм тараттык. Бу изге эштә безгә ярдәм иткән барлык кешеләргә дә зур рәхмәтләремне әйтәм! Әгерҗе районы буенча алга таба да эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз, көзгә таба биредә төбәк тарихчыларының җыелышын уздырырга ниятлибез, ин шәә Аллаһ! Казан тарафыннан иң еракта булган һәм шактый онытылган бу төбәкне бөтен зурлыгы һәм матурлыгы белән кабат милләткә күрсәтер вакыт җитте.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии