- 23.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Миңа дөнья буйлап сибелгән татарның газиз балалары, аналары белән очрашу-аралашу бәхете насыйп булды бит әле! Ягъни, III Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаенда Русиянең 54 төбәгеннән, 11 чит илдән килгән 500 делегат һәм шәрәфле кунаклар арасында без дә бар идек. Юлдашларым – иҗтимагый оешма җитәкчебез Зөлфирә Камалова һәм аның ярдәмчесе, оешманың төп иганәчесе, татар дөньясында күренекле шәхесләрнең сәнгать әсәре булырлык 69 зур шәҗәрәсен төзегән Гөлсем Миңлебаева.
Алай гына да түгел, халкыбызның гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре нигезендә бала тәрбияләү үзенчәлекләрен чагылдырган: «Татар гаиләсендә тәрбия» темасына чыгыш ясадым. Әйтүе генә ансат, анда барганчы атна-ун көн йокламадым – яздым, боздым, эзләндем.
Берәр чарада катнашып, шәхесләр белән очрашсам, вакыйгаларны кат-кат анализлыйм, нәтиҗә ясыйм, бәялим. Хисләр өермәсе басылып, фикерләр тәртипкә салынгач кына кулга каләм алам.
Апрель ахырында Казан дөньяның төрле кыйтгаларыннан милли кием, затлы калфаклар кигән милләтебезнең асыл ханым-туташларын һәм шәрәфле кунакларны үзенә җыйды.
Өч көнлек программа җентекләп төзелгән. Бер генә буш минут та юк. Һәр минут безгә алдагы дүрт елда җиң сызганып эшләрлек бурычлар йөкли. Съездда куелган бурычларны үтәү юнәлешләрен күрсәтә.
Зөлфирә ханым: «Иртәрәк барыйк, иркенләп урнашырбыз», – дигәч, таңнан юлга кузгалдык. «Татарстан» кунакханәсендә безне зурлап каршы алдылар. Бүлмәләр уңайлы, пөхтә, һәммә шартлар тудырылган. Каршыда Бауман, Татарстан урамнары. Шул урамнардан институтка йөгергән чаклар искә төшеп, яшьлеккә кайтабыз.
Өйләдән соң зур Икаруслар безне «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенә алып килде. Кул эшләре остаханәсе-күргәзмә ярминкәдән истәлек-бүләкләр сатып алдык.
Пленар утырышны ачып, Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары – Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев котлады. Хисабында балтачлыларны да мактап телгә алды! Делегатларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. «Татар хатын-кызы тырыш, булдыклы, ил һәм дөнья тормышының барлык өлкәләрендә хезмәт куя. Ирләр белән бертигез эшләп тә сез гомерегезне гаиләгә багышлыйсыз, татар гаиләсен саклыйсыз. Татар дөньясы сез булганга да яши», – диде Васил Шәйхразыев.
Әйе, милләт нигезе гаиләдә салына, ләкин телебез, гореф-гадәт, традицияләр дәүләт тарафыннан да якланырга һәм хупланырга тиеш. Юкса, «Ак калфак»лыларның милләт, гореф-гадәтләр, милли традицияләрне саклаудагы фидакарь хезмәтләрен күрергә, аңларга теләмәүчеләр дә җитәрлек. Съезд көннәрендә мин шундый нәтиҗәгә килдем, республикадан читтә яшәүче милләттәшләр телебез сафлыгы, халкыбыз киләчәге өчен бездән ныграк борчыла.
Күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма алар динне саклый: милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт», – дигән. Димәк, «Ак калфак» үз эшчәнлеге белән ислам динен саклауга да саллы өлеш кертә.
«Милләтебезгә креатив шәхесләр кирәк. Аларны милли үзаңы булган татар аналары гына тудыра ала», – диде «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Координацион совет җитәкчесе итеп кабат Кадрия Рәис кызы Идрисова сайлануын зал көчле алкышлар белән кабул итте.
Хатын-кызның төп бурычы – милләт киләчәге өчен сәламәт буын тәрбияләү һәм ана телен саклау. Съездда бу бурычларны тормышка ашыру юллары турында җитди фикер алышу булды.
Кичен «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашу – үзе бер бәхет иде. «Азат хатын» – әниләр, әбиләрдән безгә мирас булып килгән рухи хәзинә. Мин аның әниемнән калган саннарын да саклыйм. Яшьрәк чакта журналда үземнең дә шактый күләмле язмаларым чыга иде.
«Сөембикә» беләзеге – журналның абруйлы бүләге. Ул татарның иң мәшһүр хатын-кызларына бирелә. Журналның олуг юбилей елында ул «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисовага бирелде. Һәммәбез бертавыштан «Афәрин», дидек. «Бу барыбызның да уртак бүләге», – дип, Кадрия ханым шатлыгы белән уртаклашты.
Икенче көнне «Бала-Сити», «АЛТАскул» шәхси мәктәпләренең эшчәнлеге белән таныштык. Аларның укыту-тәрбия алымнары махсус өйрәнүгә һәм куллануга лаек. Биредә бала, милләтенә карамастан, чит телләр белән бергә татар телен дә өйрәнә. Дубайда җәйге лагерьлары бар. Кембридж, ЮНЕСКО мәктәпләре белән эшлиләр. КФУның база мәктәбе булып торалар. Укып бетергәч бала халыкара институтларга керә ала. Тик, беренчедән, бәяләр гади халык күтәрә алырлык түгел, икенчедән, ул уку йортын тәмамлаган баланың ничәсе Татарстанга, татар милләтенә хезмәт итәр икән? Тәкъдимем: алар тәҗрибәсен өйрәнеп һәм кулланып, дәүләт мәктәпләрен дә шул дәрәҗәгә күтәрү кирәк. Авыл мәктәбендә укып та имтиханда 100 балл җыйган, дәрәҗәле конкурсларда җиңү яулаган күпме талантлы балаларыбыз бар! Менә алар чынлап та илнең төп көчләре булыр иде!
Өйләдән соң дискуссион мәйданчыкларда максатларыбызны дәлилләп фикер алыштык:
- Татар гаиләсендә өч буын, буын хәрәкәте.
Гөлсем ханым Миңлебаева шәҗәрәләр төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Җиде буын нәселеңне белү, әлбәттә, кирәк. Тик бездән соң ул шәҗәрәне кемнәр дәвам итәр? Димәк, шәҗәрә төзү осталыгына балаларны, оныкларны өйрәтергә, бу ихтыяҗны күңелләренә салырга кирәк», – диде ул.
- Татар гаиләсендәге тәрбия (халыкның гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү).
Башта нык дулкынландым; фикереңне саллы мисаллар белән дәлилләп, өздереп әйтергә, регламентка сыярга кирәк. Шөкер, сөйли башлауга тынычландым, уй-борчуларымны, тәкъдимнәремне җиткердем. Күп кенә ханымнар рәхмәт әйтеп, чыгышымны телефоннарына төшереп алды.
- Татар гаиләсендә эшмәкәрлек.
1913нче елда Русиянең 70 процент сәүдәсе татарлар кулында булган. Эшмәкәрлек, сәүдәгәрлек безнең милләтнең геннарына салынган. Оренбург каласыннан килгән Әбсәләмова Альбина Фаил кызы 1999нчы елдан гаиләләре белән эшмәкәрлектә. Өч меңнән артык нәселле мамык кәҗәләре бар. Балдактан үтеп чыга торган нәфис Оренбург шәлләре бәйләүче сәнәгать оешмасы Русиядә бүтән юк. Алар бәйләгән шәл хәтта космоста булып кайткан! Күпме кешене эшле иткән бу гаилә! Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли һөнәрчелеген саклауга керткән өлеше өчен Альбина ханым «Сөембикә» беләзегенә лаек булган! 74 баланы шәл бәйләргә өйрәткәннәр инде. Азалия исемле кыз 6 яшьтән шәл бәйли икән. Оренбург шәлләренең даны ераклардан килә. 1975нче елда Оренбур дәүләт музеенда Ленин портретын бәйләгән шәл күреп сокланган идем. Каргалыда кәҗә көтүләрен күрү дә насыйп булды.
Безне әти-әни, әби-бабай үстергән. Һәр бала тигез гаиләдә үсәргә тиеш. Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да: «Һәр хатын-кыз җиргә ана булу миссиясе белән җибәрелгән. Без бу турыда онытырга тиеш түгел. Кыз бала булып дөньяга килгәнбез икән, тормышка чыгарга, бала табарга, аны милләтнең телен, гореф-гадәтләрен, нигезен саклаучы итеп үстерә белергә тиешбез. Бу – безнең өстәге иң җаваплы бурыч. Бала табу, хатын-кызны ирләрдән өстен куя», – диде.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2023 ел «Дастаннар елы» дип игълан ителде. Дастан – милләтнең фаҗигале тарихын тасвирлаган әдәби жанр, язма әдәбиятның чишмә башы. Күренекле артистлар башкаруында «Идегәй», «Таһир-Зөһрә», «Җикмәргән» дастаннарын караганда күпләрнең күзләрендә яшь җемелди иде.
Биредә «Татар кызы» бәйгесе җиңүчеләре белән дә таныштык. Менә кемнәр күтәрәчәк татар гаиләсе, татар халкы данын! Кызлар бу сәхнәгә менгәнче һәрьяклап сынала, осталыгын күрсәтү өчен эзләнә, өйрәнә.
Безнең районда «Ак калфак»ның дәрәҗәсе зур, оешмага алуларын сорап килүчеләр саны шактый. Башка регионнар да сынатмыйлар дип уйлыйм. Бай эчтәлектәге чыгыш-тәкъдимнәр моның ачык мисалы.
Съезд югары дәрәҗәдә, тыгыз график белән үтте. Хәл ителәсе проблемалар ай-һай күп әле! Аларны чишүдә тамчы гына булса да өлешебезне кертергә тырышыйк. Ә тамчылардан күл җыела! Милләтебезнең эзләре заман чатларында югалмасын өчен, без аны сакларга бурычлы.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы, Шубан авылы
Комментарии