- 23.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Чаллыда КамАЗ заводы төзелә башлаганчы, шәһәрне Яр Чаллы дип әйткәнне ишеткәнем булмады. Хәзер дә бөтен кеше аны Чаллы дип атый. Газеталарда да Чаллы шәһәре дип языла. Яр Чаллы дип әйткәннәре кайбер җырларда, радиоларда гына яңгырап алгалый.
Шәһәрнең документларда исеме Яр Чаллы икән. Урысчага әйләндерсәң, «Берег Челны» була. Шәһәрнең урысча атамасы «Набережные Челны». Татарча дөрес тәрҗемәсе – Яр буендагы Чаллы. «Буендагы» сүзе төшеп калган да, Яр Чаллы дигән аңлаешсыз атама килеп чыккан.
Яр Чаллыны Чаллыга үзгәртү буенча теләктәшләр эзләп, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Мирһади Разов янына барган идем. Газета исемендә дә Чаллы гына дип куелган. Мирһади Разов мондый эш белән иң беренче үзе йөрергә тиеш тә, ләкин ул теләктәшлек белдермәде.
Аннан соң Чаллыда туып-үскән, хәзер «Энергетик» исемендәге мәдәният йорты хезмәткәре Гөлзада Рзаевага мөрәҗәгать иттем. Ул: «Яр Чаллы бик матур сүз», – дип, Чаллы атамасына күчүне кирәк дип тапмады.
Шәһәрнең исемен Чаллы итеп кенә калдыру өчен, шәһәрнең топонимика комиссиясенә бардым. Ул вакытта бу комиссияне Р.А. Абдуллин җитәкли иде. Минем мөрәҗәгатькә «топонимика комиссиясе каршы» дигән җавап килде. Моннан соң да күп мәртәбәләр Абдуллинга да, аның урынбасары Р.М. Хәлимовка да мөрәҗәгать иттем, ләкин нәтиҗәсе булмады.
Хәлимов үзенең бер җавабында: «переименование названия города повлечет у большой части населения недовольство с переоформлением документов и финансовых затрат», – дигән.
Безнең шәһәрне башта Брежневка әйләндерделәр. Аннары киредән «Набережные Челны»га. Ул вакытта документ алыштыру һәм финанс чыгымнары ягыннан проблема булмады бит.
Хәлимовның тагын бер җавабында минем мөрәҗәгатемнең топонимика комиссиясендә каралуы, ә аның составында филология фәннәре докторы, Чаллының педагогика университеты профессоры Әнвәр Шәриповның булуы турында әйтелгән иде. Без аның белән «КамАЗ» мәдәният йортында очрашып, сөйләшеп алдык. Берничә көннән ул миңа шалтыратып: «Мин академик белән сөйләштем, ул «Чаллыга үзгәртүнең кирәге юк», – дип әйтте. Башка миңа шалтыратма», – диде.
Мин Әнвәр Шәрипов сөйләшкән академик Рүзәл Юсупов булгандыр дип уйлыйм. «Безнең гәҗит»нең 2021нче елгы 20нче октябрь санында (№41) Рүзәл Юсуповның «Көчле студент – филологлар төркеменең бер вәкиле» дигән язмасы басылган иде. Ул анда Әнвәр Шәриповны бик мактаган. Академик өчен «Яр Чаллы» да, «исәнмесез» кебек үк, нәфис сүздер, бәлки. Болар бернинди дә нәфис сүз түгел. Рүзәл Юсупов та, Әнвәр Шәрипов та – филологлар. Бу сүзләрне дөресләү иң беренче аларга кагыла.
Фәрит АБЗАЛ,
Чаллы шәһәре
Комментарии