- 21.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №28 (19 июль)
- Рубрика: Милләт язмышы
Баланы ана карынында вакытта ук тәрбияли башламасаң, соңга калуың мөмкин, диючеләр бар. Шуңа күрә мәкаләмне әниләрдән башлыйм.
Мин малай-егет вакытта Үзбәкстандагы туганыбыз җәмәгате белән кунакка кайткан иде. Яшьләре инде сиксән тирәсендә булса да, әти-әниләре туып үскән җирләрне күрәселәре килгән. Аралашканда мин шуңа игътибар иттем: абый хатынына «әни» дип эндәшә. Моңа бик гаҗәпләндем, әлбәттә. Ияләшеп алгач, кыюланып:
– Гәбдерәүф абый, ник җиңгине «әни» дисең, сездә шулай сөйләшәләрме әллә? – дип сорадым.
– И энекәш, сиңа ничек кенә итеп аңлатыйм икән... Минем әнием бик яшьләй, мин өч яшьтә вакытта вафат булган. Шуңа күрә ана назы да, ана җылысы да тоеп үсмәдем мин. Үги анам яхшы кеше булса да, әни ул әни инде, үз анаңны беркем дә алыштыра алмый икән. Кыскасы, үсеп җиттем, менә шушы җиңгәңә өйләнеп җибәрдем. Бик матур яшәп, шушы яшькә килеп җиттек. Ул бирә миңа әнием бирә алмаган назны. Җылысы да җитәрлек, Аллаһка шөкер. Менә шуңа күрә, нык олыгаеп, аерым йоклый башлагач, мин аны «әни» дип атый башладым. Башта шаярып кына, әлбәттә. Балаларыбыз булмагачтыр, бу сүз аңа да ошап, гадәткә кереп китте инде, – дигән иде ул, көлеп.
Ул вакытта кәмит булып күренсә дә, мин аның сүзләрен гомерем буена күңелемдә йөрттем. Инде үзебез дә шул абыем яшенә җитеп киләбез. Әмма миндә хәләлемә «әни» дип әйтерлек ихтыяҗ юк. Чөнки бәхетле гаиләдә, төпчек малай булып үстем. Әнием 94 яшенә җитеп бакыйлыкка күчте. Өстәвенә мин үз гаиләмдә генә түгел, әтиемнең апасы Хәбирә тәтәм өчен дә төпчек идем, чөнки аның балалары – абыйларым күптән буй җиткән егетләр иде. Гаять киң күңелле, күркәм холыклы иде тәтәм, урыны шәт җәннәттәдер, хәтта әнием ямап биргән чалбарны котлатырга да аңа йөгердем. Искәртим әле, аның җылысын тою эре эшмәкәр, үскән авылы Миңгәрне гөл иткән Җәүдәт Миннәхмәтовка дә эләкте. Чөнки әти-әнисе шушы Хәбирә тәтәдә фатирда яшәгәндә туган бала ул. Минем «Чал ветеринар кыйссалары» дигән китабымны бастырганда аның ярдәм итүе тәтәм рухының шифасы тиюдән диясем килә. Бәлки, «22 партсъезд» исемендәге колхоздан райкомга күчерелгәч, Җәүдәтнең миннән соң анда мал табибы булып эшләве дә роль уйнагандыр. Үзем турында начар истәлекләр калдырып китмәдем бит колхоздан.
Сүзне тәрбия темасыннан башлаган идем, читкәрәк кителде, хәерсез. Адәм баласының тәрбияви йогынтылардан башка яшәве мөмкин түгелен барыбыз да белә. Гаилә, балалар бакчасы, урам, күршеләр, туганнар, мәктәп, уку йорты, дуслар, хезмәт коллективы, Армия сафлары. Шулай ук телевизор китап, интернет һ.б., һ.б. Алар белән беррәттән кеше үзен үзе тәрбияли, вәзгыятьне күреп, яхшы китаплар, кинофильмнар ярдәмендә. Мәсәлән, ничә генә тапкыр карасам да «Алые Паруса» фильмындагы геройларның (Вертинская һәм Лановой) очрашуын, Польша киносы «Знахарь»да шундый ук эпизодны күргәч, күңелем йомшап, күзләремнән яшь килә башлый. Эмоциягә бирелүемне белеп, кемнәрдер көлсә көләр, әмма әйтәм, мәдәниятнең тәрбияви көчен белмәгәннәр белсен өчен...
Исең-акылың китәр, шулкадәр күп тәрбияви басымга ничек түзәдер Адәм баласы. Әле дә ярый нәтиҗәсе уңай булса. Ә берәрсе тәрбияли торгач, адәм актыгы булып чыкса, кемне гаепләргә соң? Махсус оештырылган фән эшлеклеләре төркеме дә моның очына чыга алмас, валлаһи. Дини кешегә рәхәт ул, Аллаһы Тәгалә хозурына тапшыра андый очракны. Бервакыт, бер танышыбыз үзенә кул салгач, авылыбыз мулласына, хафаланып: «Менә бит нинди хәлләр, хәзрәт», – дигән идем, ә ул, Ходай аңа шулай язган, дип, сүзне бик кыска тотты. Ни хикмәт, мин дә җиңеләеп калган кебек булдым.
Картайгач та, ул кадәр нәтиҗәсе инде булмаса да, ир – хатынын, хатын ирен яңа дәрт белән тәрбияли башлый. Һәр гаиләдә үзенчә, әлбәттә, үз нечкәлекләре кысасында. Мәсәлән, яшереп тормыйм, үзем болайрак тәрбияләнә башладым. Аңарчы мин шуңа төшендем: гаиләдә балалар үсеп җитеп, үзләре балалары өчен тәрбияләнүчегә әверелгәч, әби-хатыннар карт ирләренә игътибарны көчәйтәләр. Чөнки алар үзләрен йортта хуҗа итеп тоя башлыйлар. Чыннан да, гомере буена гаиләне ашатып, өйне тәртиптә тотып яшәү белән беррәттән, алар тора-бара без картларны балаларның гаиләләре белән бәйләп торучы илаһи көчкә әвереләләр. Ә без, моңа комачау итү түгел, бу вәзгыятькә рәхәтләнеп ризалашабыз. Шулай җайлы безгә, тынычрак та. Җитәр инде, яшь вакытларда без гаилә башлыгы булдык бит, әйдә, командовать итсеннәр, алар чираты. Һәм әтиләр шикелле: «И Аллаһым, шушы карчыгымнан калдыра күрмә», – дип ялвара башлыйбыз хатыныннан калып, каңгырып йөргән олы яшьтәге кайбер ир затларын күреп. Мин хәзер эшләсе эшне башкарып куярга бер дә ашыкмыйм, бичәм нәрәт биргәнен көтәм. Ә инде нәрәт булгач, эшлим дә куям. Ул эшләттем дип сөенә, ә мин, эшләдем, хатынның да күңеле булды, дип шатланам. Икебезгә дә рәхәт була. Телевизордан бер әңгәмә вакытында җырчы Илназ Минвәлиевнең хатыны әйткәне күңелдә уелып калган. Ул, без ачуланышсак та, күзләребез белән бер-беребезне яратабыз, дигән иде. Мине шаккатырган иде ул вакытта яшь кешенең хикмәтле сүзе. Менә, Аллага шөкер, без дә олыгаеп булса да шул дәрәҗәгә җиттек бугай. Елына бер-ике селтәнеп аласы килгән мизгелләр булса да.
Һаман да төп темама кереп китә алмыйм, гафу, җәмәгать. Чыннан да, баланы җәмгыятьнең һәм дәүләтнең нигез ташы итеп, тирә-якка нур сибеп, кешеләрне яхшылыкка өндәп торучы, изге гамәлләр кылучы шәхес итеп ничек тәрбияләргә соң? Кешелек җәмгыяте катлаулана барган саен бу эшнең актуальлеге арта бара кебек. Чөнки адәм баласына йогынты ясаучы факторларның иге-чиге күренми. Шуңа бәрабәр рәвештә чыгарылган кануннар, китаплар, күрсәтмәләр, вакытлы матбугаттагы язмалар да арта бара.
Ниһаять, мәгариф җитәкчеләре дә балаларны ЕГЭ ярдәмендә белемле итүгә карашны үзгәртеп, элеккечә, тәрбиянең беренче урында торырга тиешле гамәл икәнен таный башладылар. Җәмгыять өчен яхшы укучыга караганда тәрбияле бала кадерлерәк, диючеләр дә бар. Һәр ике сыйфат та бик мөһим, әлбәттә.
Элек тормыш бик гади иде. Халыкның күпчелеге баштарак авылларда яшәгән. Иген иккән, терлек үстергән, бер телдә сөйләшкән, бер мохиттә, бер диндә булган. Уйлары, фикер итү рәвешләре дә нигездә охшаш булгандыр. Гәҗит, телевизор юк. Балалар ишле булган, чөнки, беренчедән, авыл хуҗалыгы эшче кулларга һәрвакыт мохтаҗ, икенчедән, табигый сайланыш нәтиҗәсендә арадан көчле, сәламәт балалар гына исән калып тормышны дәвам иткән. Балалар табигатькә якын булып, ата-аналарына ярдәм итеп, эштә чыныгып үсә. Үсеп җиткәч, гаилә корып тормыш юлына керү алар өчен катлаулылык тудырмый. Шәһәрләшү дә бүгенге кебек авылдан дөм аерылып түгел, кендек белән тоташкан кебек дәвам итте. Отпускыларны авылда ата-анага ярдәм итеп, үзенә тиешле продукцияне алып китү гадәти хәл иде. Ә балалар каникулга кайтып, яшьтәшләре белән авыл туфрагында аунап, табигатькә якын булып үсте ул заманда.
Минемчә, балаларда тирә-юньдәге вәзгыятькә карата кызыксынучанлык хисе тудыру бик мөһим. Сәламәтлегенә куркыныч тумаса, тотып та, татып та, ни дә булса эшләп тә карасын. Күңелендә төрле сораулар туып, өлкәннәрдән җаваплар да ала алсын иде. Баланың иреген кысып, тегеләй ярамый, болай итмә, дип торулар чамалы булса әйбәт. Күлмәгең пычрана, әнә кычыткан чага, пычак белән уйнама, кулыңны кисәрсең, урманда яки паркта талпан тешли күрмәсен, имеш. Әнә теге эт яки малай әшәке, аның янына барма, кебек сүзләр белән баланың активлыгын киметеп, якын тирәлекне куркыныч итеп тасвирлап, табигатькә карата тискәре караш тәрбияләнмәсен иде аларда. Аңлашыла ки, гаиләдә бер-ике генә бала булу аларның ата-ана өчен кадерен арттыра. Иркәлисе, һәр адымына сөенү белән беррәттән, төрле куркыныч хәлләрдән саклап, кадерләп үстерәсе килә аларны. Эгоист булу ихтималын онытып. Болай булганда ул «проб и ошибок» ярдәмендә шәхси тәҗрибәне тиешенчә туплый алмаячак. Нәрсә дә булса эшләп карап иҗат итү теләгенә нигез салынмаска мөмкин. Ә иҗаттан башка шәхес була да алмый. Димәк, демографик кризис халәте һәм табигый сайланыш кануны белән ясалма сайланыш кануны да үзара каршылыкка кереп, тәрбия эшенә кырын сугар дип фаразлыйсы килә.
Без үскән чорда бу әйберләргә игътибар бар иде бит. Әллә заманның юксыллыгы этәргән, әллә инде балаларда иҗат итү дәрте уянсын өчен – Яңа ел чыршысын кулдан ясалган уенчыклар белән бизәү гадәти күренеш иде. Кошлар көнендә сыерчык оялары ясап күргәзмәгә алып килә идек. Бу эшләрдә конкурслар оештырып, җиңүчеләрне бүләкләп, хезмәттән тәм табарга да, көндәшлеккә дә өйрәткәннәр икән безне. Шуннан чыгып, ә хәзер ничек икән, дип сорау бирәсе килә. Сүз дә юк, төрле түгәрәкләр эшләве турында ишетеп, укып беләбез. Аларның массакүләм хәрәкәт булуына гына никтер ышанып бетмим. Ә менә спортка зур игътибар биреп, балаларда ихтыяр көче тәрбияләү, ярышу дәрте уяту мактауга лаек фал.
Ир-хатынның тәрбиялелегенә, уй-фикерләү рәвешенә бәйле һәр гаиләнең үзенчәлекле җае бар, җае гына түгел, җене дә бар, дисәм, шәт, ялгышу булмас. Мәсәлән, менә шундый «ояларда» дөньяга килеп тәрбия алган ике яшь кеше кушылып тормыш кора башлый. Шушы ике зат ике җайны бергә кушып, теге җеннәрне кысрыклап чыгарып ныклы гаилә кора алырмы?
Шундый хәл күзәтелә; кырыс гаиләдә ертлач, астыртын булып үскән егет яки кыз бик комфорты шартларда, әхлакны алга сөреп, бу дөньяда бар кеше дә әйбәт дип үстерелгән баланы тиз аулап ала. Чәчләре чәчкә бәйләнсә, соңгысы тегенең диктатына буйсынып яшәргә мәҗбүр була яки гаилә таркала. Шуңа күрә баланы кече яшьтән кешеләрне танып белергә, яхшы кешене яманнан аерырга өйрәтергә кирәк. Аңа кайбер адәмнәрнең астыртын теләкләре булу ихтималын аңлату тиеш. Тормышка хис белән карауга караганда, аек акыл белән гамәл кылу отышлырак бит. Алар моны белеп үссен иде. Эш узганчы ук мөрәҗәгать итсәләр, психолог ярдәмгә килергә мөмкин. Кызганыч, балалар ата-ана сүзен өйрәтү дип кабул итүчән, ә белгеч сүзе, дәлилләргә мул булса, үтемлерәк була. Мин смартфон һәм башка замана җиһазларының баланы реаль тормыштан читләштерүен, аларны бәйлелеккә куюы турында җәелеп тормыйм. Ясалма виртуаль тормышны алар аша гына күрергә өйрәнгән бала фаҗигале шартларга тиз эләгә, Аллам сакласын. Болай да кулланучылар җәмгыятенә әверелеп барабыз бит. Ә кулланучыдан, әзергә-бәзер булып яшәүчедән иҗади рухлы тормышны яхшы якка үзгәртүгә дәртле шәхес чыкмый. Цивилизация заманын мактап торсак та, чаманы белмәгәндә аның зыянлы якларына тап булуың бик тиз. Шулай да бар алар, югарыда әйткәннәрне аңлап, менә дигән балалар үстерүчеләр. Мәсәлән, Көек авылыннан Хурамшиннар гаиләсе. Алар өч егет үстерде. Малай вакытта һәрберсенә колын сатып алып биргәннәр иде. Аларны мәш килеп тәрбияләп үстереп, чын чабышкы атлар ясадылар. Аларны Сабантуенда ат чабышлары уздыруда башлап йөрүче буларак, районда гына түгел, хәтта чит төбәкләрдә призлы урыннар яулаганнарын беләм. Нәтиҗәдә, ул егетләрдә җаваплылык та, тырышлык та, көндәшлек тә, уңышка ирешүдә ихтыяр көче дә, максатка омтылганда үз тормышын куркыныч астына куюдан курыкмау сыйфатлары да тәрбияләнде. Ә хәзер өчесе дә үз бизнесларын булдырып, ат урынына икътисадны иярләделәр. Балаларының зур тизлектә ат өстендә очып барганын күреп тору ата-аналарында хәвефле стресс тудырмый калмагандыр, билгеле.
Җәмгыятьнең матди җиткелеге һәм рухи дөньясы төрле булган катламнарга бүленүе тәрбия эшен тагын да катлауландырды. Ул катламнарның һәрберсендә фикерләү рәвеше дә, тормышка караш та, мөмкинлекләр дә төрлечә. Шуңа күрә ул катламнарның балаларын үзара нәфрәтле итеп үстермәү өчен социаль ярдәм чаралары кулланып бик сак тәрбияләүне хакимият әһелләре һәрвакыт күз уңында тотарга тиеш. Әлбәттә, бу вазыйфаны башкаручы оешма хезмәткәрләренең эшен катгый контрольдә тоткан хәлдә һәм, гражданнар җәмгыяте белән берлектә, бу гаять мөһим эшкә битараф булмаган пенсия яшендәге укытучыларны да җәлеп итеп.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии