Без үскәндә төн кыска иде

Без үскәндә төн кыска иде

Яшь барган саен хәтер саега, диләр, юк сүздер лә ул. Киресенчә, яхшыра гына бара сыман. Җырдагы кебек, «яшәрәм генә кебек»... Шунысы бар, хәзергесе түгел, күбрәк яшьлектә баштан үткәннәр якынрак, җылырак була бара. Ваклыкларына кадәр хәтер-хатирәне яңартып бирә аласың. Кайчакта: «Их, шул вакыттагы вакыйганы кире кайтарып булса, мин башкачарак эшләгән булыр идем, башкачарак әйтер идем, башкачарак ясар идем, кайда икән ул вакытлар?» – дип куясың. Хәзер акыл да җитешле, мөмкинлек итәктән тарта... 
Кеше баш миенең тугыздан бер өлеше генә актив эшли, калганы йокымсырап тора, диләр. Шулайдыр. Шул бер өлешендәге информацияне даими эшкә җигеп, кеше «акыллы булып» яшидер. Октябрь башында «Укытучылар көне» узды. Аңа быел аеруча игътибар бирелде. Белем системасын юкка чыгару – милләтне юкка чыгару икәнен аңлый башладылар кебек. Хәерлегә генә булса ярар иде. 
Көньяк Африка университетына кергәндә шундый белдерү эленгән икән: «Милләтне юк итәр өчен ерактан атучы зур радиуслы атом бомбасы куллану кирәкми. Аның өчен бары укыту сыйфатын киметергә һәм сынау вакытларында укучыларга алдашырга юл куярга гына кирәк: Табиблар кулында пациентлар җан бирәчәк. Инженерлар төзегән биналар җимереләчәк. Бухгалтерлар һәм экономистлар кулында акчалар югалачак. Юристлар һәм судьялар кулыннан дөреслек качачак. Хокук чыгаручылар сагында торучылар һәм башкаручылар кулыннан идарә китәчәк». 
Быел «Укытучылар һәм остазлар елы» дип игълан ителгән булгангамы, хәтта Президент В. Путин да озаклап укытучылар исеменә мактау сүзләре әйтте. Аларның хезмәтенә югары бәя бирде. КПССның ҮК Генерал секретаре К. Черненкодан соң бу өлкәгә игътибар бирүче булмады кебек. Үзе шул тармакны яхшы белгән кеше буларак, ахыры, мөнбәргә утыру белән иң элек белем өлкәсендә эшләгәннәрне һәм мәдәният хезмәткәрләрен хезмәт хакларын күтәреп шатландырган иде. Яңа системада да игътибар булмый калмаган икән, ялгышам. Тик ул икенче тарафтагы юнәлештә булды. Уку-укыту системасын җимерү ягына шактый эшләр эшләнде. Дәүләт имтиханнары урынына БДИ кертү үзе генә ни тора! А. Фурсенко кебек мәгариф министрлары алып барган «без уңышлы кулланучылар тәрбияләүгә көчебезне юнәлтергә тиеш, совет чорындагы кебек, җитештерүчеләргә түгел» дип, дәүләтнең фундамент өлеше булган мәктәп системасын җимерү эшен алга сөрүчене истән чыгарганмын. Ул үзен «мин мәктәп системасының реформаторы түгел, консерватор, әмма мәктәп системасында шундый ситуация килеп туды, башка бернәрсә белән дә алыштырып булмый иде», дип акланса да, ул тарихка дөньядагы иң яхшы уку-укыту системасын җимерүче реформатор булып кереп калды. Кайбер алга киткән илләр югары уку йортларында совет укыту системасын керткән чорда, безнекеләр «Болон системасын» керттеләр. Хәтта дәреслекләрне дә чит ил белгеч-тарихчылары «әвәләп» бирә башлады. Моны зур эш, дөрес юнәлеш буларак халык аңына сеңдерергә тырыштылар. «Уңдырышлы» туфракка төшкән җимешләре озак көттермәде. Тиз шытып чыгып, орлыкларын чәчә башлады. Чыгарылыш класс укучылары Бөек Ватан сугышының кайчан башланганын белмичә, урта белем таныклыгы күтәреп югары уку йортларына юнәлде. «Сугышта кем җиңде?» дигән сорауга «американнар» дип әйтүчеләргә аптырыйсы түгел, чөнки алар Совет армиясенең сугышта керткән өлешен кечерәйтеп язган көнбатыш һәм Америка «тарихчылары» дәреслекләреннән белем алды бит инде. Хәлнең мөшкеллеген аңлап, беренче булып фән эшлеклеләре, югары белем бирүче уку йортлары укытучылары чаң сукты, либераллар ишетмәгәнгә салышты. Үз тарихын белмәгән, галәм серләрен өйрәнмәгән, аңа илтифатсыз, хезмәтне яратмаган, физик эшне чит иткән кавем – бөтен бер буш буын барлыкка килде Чөнки чын тарих бозып язылган дәреслектән нинди дөреслек укытылсын ди инде? Астрономия, хезмәт дәресе ише фәннәр укыту программасыннан төшеп калдырылды. Иң аянычы, Мәскәү милли мәктәпләрне юкка чыгару юлына басып, урыс булмаган милләтләрне урыслаштыру сәясәтен алып бара башлады. Моңа БДИны бары урысча гына бирдертергә, юкса балалар югары уку йортларына милли мәктәпләр биргән белем белән керә алмый дигән сылтау уйлап таптылар. Әйтерсең, бөтен урыс мәктәбен тәмамлаган урыс баласы, югары белем эстәп, югары мәктәптә укуын дәвам итә... 
Мин үзем дә чын татар авылында татар мәктәбендә укыган кеше. Ике югары белем алганлыкка дипломым бар. Балага тел ана сөте белән геннар аша бирелә дигән сүз юк сүз ул! Кыскартып әйткәндә, урта һәм югары мәктәп бусагасыннан «югалган буын» дип аталган, тормыш дилбегәсен тотарга сәләтсез, яңа системага яраклашкан маргиналлар әвәләп чыгара башладылар. Бу, билгеле, эчке һәм тышкы либераллар илне тарату, Русияне бүлгәләү юлы белән үсә баручы илләр дәрәҗәсенә төшерү өчен махсус эшләнгән эш иде ул. Ялган демократия байрагы астында чит илләрнең Русиягә каршы эшләнгән мәкерле эше. Урман кискәндә йомычка күпләп оча шул... Югарыда, Кремль тирәсендә, йөргән бер төркем либерал өчен Европага «тәрәзә ачу» дип шапырыну булса, тирән фикерле патриотик көчләр монда катастрофа икәнен аңлап алды. Шатланышып, либераллар кул чапса, патриотлар, милләтпәрвәрләр чаң сукты. Русиянең миллионлаган хезмәт кешесе җитмеш ел буе туплаган ил байлыгын җай гына үзләштереп, чит ил банкларына күчереп, балаларын чит ил мәктәпләрендә, югары уку йортларында укыткан, киләчәк тормышларын чит ил белән бәйләргә, шунда яшәп калуга максатчан эш йөрткән либералларның эш майтаруын ил халкы тешен кысып күзәтте, әле дә булса эндәшми түзә. Сүз әйтеп тә ни эшли ала соң? 
Минем уемча, бу Украина белән матавык килеп чыкмаган булса, илне талау шул тизлектә әле дә дәвам итәр иде. Соңгы вакыйгалар кемнең кем икәнен бераз күрсәтте. Серле пәрдә бераз булса да күтәрелә төште. Тик күпмегә булыр... 
Менә быел шушы белем тармагына аеруча игътибар бирелүгә күпләр игътибар иткәндер. Совет татар милли мәктәбен тәмамлаган кеше буларак, кайберәүләрнең аңардан кер эзләп азаплануын, «канатлы» ике сүз белән томалап куясы килә. Әле мәктәптә укыганда география укытучыбыз Мәгариф абый Гарифуллинның: «Чит ил студентлары картадан Мәскәүне генә түгел Русияне, кайда ул, дип сорасаң, күрсәтә белмиләр», – дип, бөтен классны таң калдырганы хәтердә. Мәрхүм инде. Ватан сугышында катнашып, җиңүне Венада каршылаган, кайтып гомере буе хатыны Рабига апа белән балаларга белем биргән авылның мөхтәрәм кешеләре. Ул сугышның иң кайнар нокталарында була, берничә тапкыр яралана. 4нче Украина фронты составында Таганрог, Мариуполь, Мелитополь, Керчь шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Без дәреслекләрдән укып белгән Сивашны да кичәргә туры килә аңа. Литваның Вильнюс, Каунас, Шауляй, Вендяй шәһәрләрен азат иткәннән соң, Румыния, Болгария, Югославия җирләрен азат итүдә катнаша. Шул чорларны исенә төшереп, бер гыйбрәтле вакыйга сөйләгән иде. Украина җирен азат иткәндә алар бер авыл йортына килеп кергәч, тәҗрибәләре аркасында гына үлемнән кала. Анда фашистлар чигенгәндә бишектәге бала астына мина салып китүләре, араларыннан берәү якын килмәскә кирәклеген искәртеп өлгерүе аркасында гына исән калулары, фашизмның нинди ерткыч нәрсә булуын күзенә тыгылган яшен сөртә-сөртә аңлатканы истә... 
Без беренче класска (класс дип язам, чөнки ул чагында сыйныф дип йөртелмәде) ундүрт малай кердек. Арабызда мая өчен булса да бер кыз да булмады. Сугыштан соң ир балалар күп туа дигәннәре дөрестер. Безнең әтиләр фронтовиклар иде. Әле ярый бишенче класска күрше Митрәй башлангыч мәктәбен тәмамлаган җиде укучы килеп өстәлде. Шуның дүртесе кызлар. Моңарчы класста барыбыз да малайлар булып, класс тормышында малайлар гына атмосферасы хөкем сөргән иде. Кызлар да укый башлагач, баштарак сәеррәк тоелды тоелуын. Теге күнегелгән атмосфера «сыегайды», бераз җанланды сыман. Үзебезне басынкырак тота башладык димме... Тора-бара күнегелде. Килгәннәр өчен дә күнегергә кирәк булгандыр, соңрак кызларыбыз да малайлардан ким булмады... Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың бит. 
Бишенче класста озак кына класс җитәкчебез булмый торды. Сәбәбе: бер укытучының да «башкисәр классны» җөрьәт итеп, үз теләге белән җитәклисе килмәде. Без ул турыда хәбәрдар идек. Укытучылар берәм-сәрәм вакытлыча гына кереп, күзәтчелек итеп торды торуын, гел күздән ычкынмадык. Мәгариф абыйның сәламәтлеге яшь кешенеке кебек нык түгел иде, фронтта да булган, Суслонгер лагерын үткән. Үз хәлен үзе белгәндер, үгетли торгач, ризалыгын биргән. Берничә көн алдан хатыны Рабига апа безнең класска кереп, кыска гына нотык сөйләп, безне тәртипкә чакырып чыкты. «Балалар, сезнең классның нинди икәнен әйтеп торасы түгел. Мәгариф абыегызның йөрәге авыртып тора, сезнең аны тыңламыйча нервларын какшатып, аны бөтенләй юкка чыгуын теләмим. Ишетсәм, класс җитәкчесез укырсыз...» – дип, үгет-нәсыйхәт биреп чыкты. Без, укучылар, ничек инде аны тыңламаска мөмкин, ул үзе ир-ат, фронтовик бит, тыңлыйбыз, дип шаулашып алдык. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралышкач та Мәгариф абыйның йорт ишегенең кайсы якка ачылганын онытмадык, кергәләп хәлен белешеп тордык. Соңрак үзе исән чакта аның турында матур гына очерк та язып, матбугат битләрендә яктырту насыйп булды. Ике авыл тарихына багышланган «Әсәй, Митрәй мирасы» китабын чыгарганда әлеге «Күрмәгәннәр калмады» исемле очерк «Бөек Ватан сугышыннан исән кайтучылар» бүлегенә матур гына кереп утырды. Яхшы киңәшче дә, сердәш тә, шаяртуны аңлаган нечкә күңелле әңгәмәдәш тә, мәртәбәле укытучы да булды Мәгариф абый. 
Ул чорда мәктәп укучыларының колхозның көзге урып-җыю эшләрендә катнашмый калганы булмады. Укучылар үзләре дә, без бармыйбыз, дип тормады. Дәррәү җыенып, бәрәңгесен, чөгендерен алырга булышты. Кышын мәктәп мичләренә ягар өчен җиденче, сигезенче классның һәр укучысы урманнан кайткан юан-юан каен, имән агачларын мәктәп ишегалдында турап, утынын да әзерләште. Өеп ярылган әзер утынны иңен-буен-биеклеген үлчәп тапшыра идек. «Ыһ» дип әйтүче дә булмады. Үзебез өчен бит, класста җылы булсын өчен. Хәзерге укучыларны класс җыештыруда, тәрәзәләр юуда, гомумән мәктәп тормышында катнаштырган өчен ризасызлык белдергән ата-аналар кыланмышына исең китәр. Аларны аңларга була. Шул югалган маргинал буын әти-әни булып җитеште бит, аптырыйсы түгел. Аларга, безнең чорда алай түгел, болай иде, дип әйтүнең дә файдасы юк. Иле, форматы, системасы асты өскә килгәч, кирәге дә юктыр. Әйе, безнең чорда төннәр кыскарак иде. Чөнки безнең чор баласына капланып утырырга айфон, планшет, компьютер булмады. Җәйге ял вакытларында мәктәп баласы, аз гына булса да үзенә акча, гаиләсенә матди ярдәм булыр дип, иртән кояш белән торып, колхоз басуында эшләп алды. Иң беренче хезмәт хакын мин дә бер ай пәләвәй булып, колхоз басуыннан каз куып, унике яшемдә алдым. Уч тутырып утыз сум акча бирделәр. Ул чор өчен аз түгел, минем баш күккә тиярлек булды. Урамның каршы як күршесе Шәмсуафа әбинең айлык пенсиясе ун сум иде, аның өч айлык пенсиясе иде бит ул! Әни: «Ни кирәк, улым, үзеңә шуны ал», – дисә дә, ул акчаны кайтарып аңа бирдем, куандырасым килде... Аркамнан сөйде, сүз әйтмәде, дулкынлануын сиздермәскә тырышты. Кул арасына керерлек булып үсеп җиткән улына кем сөенмәс?! Өлкәнрәк классларга күчә барган саен эшнең дә җаваплырагын тапшырды бригадир Фазыйл абый. Ат җигеп «себеридә» (зур тимер тәгәрмәчле, тимер утыргычлы атка тагылган махсус зур тимер тырма) печән җыйдыртты, тырманың печән җыелгач күтәрү-төшерү педале кайчак аякны кысып ала, тешне кысып куясың. Җиденче-унынчы классларда урак өстендә комбайн ярдәмчесе булып эшләгәнгә көзен колхозчылар белән бергә җиде-сигез центер икмәк һәм акча бирделәр. Мал тоткан әти-әни өчен зур ярдәм иде ул. Кулга чүкеч тотып, яшьтән үк чапкычларның сегментларын заклёпкаларга өйрәнеп калу олыгайгач та ярап куйды. Тишек-тошык су савытларын ямап куярга, сынган пычак, көрәк-сәнәк, балта ише әйберләр сапларга менә дигән шөгыль, хезмәт мәктәбе булды ул. Хәзер акчаң булса, бар да кибеттә бар, шул гына кирәк иде, диярләр. Әмма үз кулың белән эшләгән күңелгә якынрак була, кибет әйберенең дә килеп җитмәгән җире булмый калмый. Үзеңә җайлаштырып куярга кирәк була. Аннан, иске яңаны саклый, ди халык. Бер эштән дә куркып тормыйсың. Кулыңнан киләме-килмиме, буламы-булмыймы – тотынасың. Барыбер ни дә булса килеп чыга... 
Нәфис ӘХМӘТ, 
ТР журналистлар берлеге әгъзасы,
Азнакай районы, Әсәй авылы 

Комментарии