Казан ханлыгында дәүләт идарәсе системасы

Казан ханлыгында дәүләт идарәсе системасы

Билгеле булганча, Казан ханлыгы тарихында ак таплар әле күп кала. Беренчедән, ул чорга караган язма чыганаклар гаять аз, икенчедән, олуг Алтын Урда тарихы белән беррәттән, Казан ханлыгы да озак еллар буена тыелган (яки ярымтыелган) темаларның берсе булып калды. Шул сәбәпле дә, ханлыкта дәүләт хакимияте төзелеше, андагы сәяси-административ идарә системасы мәсьәләләре буенча шактый күп «ак таплар» яшәп килде. Бу юнәлештә максатчан эшләрне бары тик 1990нчы еллар башыннан башлап җанландыру мөмкин булды. Нәтиҗәдә, урта гасыр төрки-татар дәүләтләре буенча эшләүче тарихчы-галимнәрнең уртак тырышлыгы белән, соңгы берничә дистә елда бу өлкәдә сизелерлек казанышларга ирешелде.

Шул эшләрнең бер нәтиҗәсе буларак, мәсәлән, 2015нче елда Казан Кремлендә урнашкан «Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның» концепциясен һәм музей экспозициясен яңарту эшләре кысаларында, тәүге тәҗрибәләрнең берсе буларак, безнең тарафтан Казан ханлыгында дәүләт идарәсе системасын чагылдырган схема-таблица эшләнде. Урта гасыр фарсы миниатюраларыннан иҗади файдаланып, рәссамнар Илья Николаевич Артамонов белән Александр Петрович Леухин аны музей экспонаты рәвешенә китерде. 2015нче елның 30нчы августында – Татарстан Республикасы көнендә – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында музейның яңартылган, баетылган экспозициясен тантаналы ачу уңаеннан, бу төсле схема-таблица тәүге кат музей кунаклары хозурына тәкъдим ителде, шул рәвешле, ул яңартылган музей экспозициясендә үзенең лаеклы урынын алды.

Тәүге тәҗрибәләрнең берсе буларак, бу схема-таблицаны эшләү җиңел бирелмәде. Чөнки Казан ханлыгының элекке Идел буе Болгар, Алтын Урда традицияләренә нигезләнеп калыплашкан дәүләт идарәсе системасы шактый катлаулы, күп баскычлы. Җитмәсә, мәсьәләнең кайбер аспектлары әлегәчә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән килеш кала (мәсәлән, дәүләттә илбашы булып торган хан белән андагы көчле йогынтылы, дәрәҗәле аксөякләр – бәк-морзалар арасында дәүләт хакимияте вәкаләтләренең үзара бүленеше, хакимияткә урта гасырларга хас булган көчле үзара ырудашлык, нәсел-нәсәптәшлек («төркемчелек» – кланлылык) мөнәсәбәтләренең йогынтысы, аның андагы роле һәм урыны һ.б.). Кызганычка каршы, моның өчен язма чыганаклар да җитенкерәми. Шунлыктан, таблица шактый зур кыенлыклар белән, берничә ай дәвамында эшләнде. Эш барышында булачак схеманың берничә варианты карап тикшерелде. Хәтта «әзер» дип исәпләнгән соңгы варианты да берничә кат төзәтелде, төгәлләштерелде. Нәтиҗәдә, укучыларга тәкъдим ителүче схема-таблица пәйдә булды.

Аннан күренгәнчә, Казан ханлыгының дәүләт башында Чыңгызыйлар нәселеннән булган дәүләт идарәчесе – хан торган. Аның дәүләттәге хакимият вәкаләтләре чикләнмәгән диярлек булып, аларга бары тик йогынтылы аксөякләр йөзендәге сәяси фиркаларның, нәсел-ыруларның көчле йогынтысы мәгълүм дәрәҗәдә киртә була алган.

Ханнан кала, дәүләт идарәсенең икенче баскычында дәүләт карачылары һәм сәет (ханлыктагы баш мөселман рухание) торган.

Карачылар – алар Казан ханлыгында дәүләт эшләрен карап-күзәтеп торучылар («карачы» – «караучы»). Әйтик, аларны урта гасыр Госманлы Төркиясендәге вәзирләргә тиңләргә булыр иде. Дәүләттә төрки-татар Ширин, Аргын, Барын, Кыпчак аксөяк нәселләреннән дүрт карачы булып, шуларның берсе (Ширин нәселенә караганы) олы карачы булган, дип исәпләнелә. Аерым алганда, ханлыкта дүрт идарәче карачы булуы Казан ханы Габделлатыйфның Польша патшасы Сигизмунд Iгә юлланган шәхси хаты белән дә раслана.

Урта гасыр урыс елъязмаларында Шириннар нәселеннән булган олы карачылар Булат Ширин һәм аның улы Нургали Ширин («Нур-Али Ширин», «Муралей князь») искә алына. Гомумән, Ширин, Аргын, Барын, Кыпчак аксөяк нәселләре вәкилләреннән торган дәүләт карачылары системасы – урта гасыр төрки-татар дәүләтләре өчен уртак күренеш. Болардан тыш, кайбер белгечләр Казан ханлыгында идарәче мангыт (нугай) ыруының булуын да фаразлый (мәсәлән, галим-этнограф Д.М. Исхаков).

Дәүләттә иң югары дәрәҗәдәге мөселман рухание һәм эшлеклесе сәет вазифасында булган (шулардан иң мәгълүме – Колшәриф сәет). Сәетләрнең ханлыкта дәрәҗәсе, йогынтысы бик зур булып, хәтта хан да аны атыннан төшеп, аягүрә сәламләгән. Шунысы кызык, дәүләткә куркыныч янаган очракларда, хәрби походларда сәет сәргаскәр (полководец) вазифасын да үтәгән (мәсәлән, шул ук Колшәриф – моның ачык мисалы).

Гомумән алганда, дәүләт карачылары, сәет – ханлыкта иң күренекле, йогынтылы кешеләрдән, ханның иң якын киңәшчеләреннән булган. Дәүләтнең башка йогынтылы, күренекле аксөякләреннән (биләреннән – «кенәзләреннән», морзаларыннан, огланнарыннан, мөселман руханиларыннан) торган вәкилләр белән берлектә, алар Дәүләт Диванын (хәзергечә әйтсәк, Дәүләт Шурасын – «Советын») тәшкил иткән.

Аеруча әһәмиятле дәүләт мәсьәләләрен (әйтик, сугыш яки тынычлык мәсьәләләрен һәм башка шундый әһәмиятле мәсьәләләрне) карау-тикшерү өчен «бөтен Казан җире» җыены – корылтае да («Вся земля Казанская») җыелган. Дәүләт Диваныннан аермалы буларак, «бөтен Казан җире» җыеннары эшендә, иң югары катлау вәкилләреннән тыш, гаскәри казаклар катламыннан, шулай ук, ясаклы авыл җәмәгатьләреннән дә (авыл общиналарыннан) сайланып җибәрелгән кешеләр («выборныйлар») катнашкан, дип исәпләнелә.

Хан ярлыклары нигезендә урыннардагы биләргә, морзаларга, «туклану», керем алу өчен, ясаклы авыллар, җирләр беркетелгән. Шуның өчен соңгылары дәүләткә хезмәт итәргә (әйтик, сугыш булган очракта, үз аты, коралы белән, зуррак аксөяк булса – үз гаскәре белән дә, хан явына кушылырга) тиеш булган. Еш очракта, буыннан-буынга күчә барып, андый җирләр аксөякләрнең нәсел олысларын (ясаклы өлкәләрен) тәшкил иткән. Дәүләттә хан алышынган саен, аларның бу олысларга, җир биләмәләренә хокуклары хан тарафыннан яңартылып торган.

Шунысы кызык, Казан ханлыгында урта гасыр Рус дәүләтенә хас крепостной хокук (игенчеләрнең җир-милекләре белән берлектә «хуҗаларга» беркетелүе) күзәтелми. Хокукый яктан ясаклы игенчеләр ирекле саналган. Аксөякләргә бары тик ул җирләрдән дәүләт (хан) билгеләгән күләмдә ясак (салым) җыю хокукы гына бирелгән. Ягъни, Казан ханлыгында крепостной хокук булмаган! Гомумән, ул урта гасыр татар дәүләтләре өчен көнбатыштан килгән, ят күренеш!

Казан ханлыгында югары дәрәҗәдәге мөселман руханиларын да (сәетләрне, шәехләрне һ.б.) җирбиләүчеләр төркеменә кертергә була. Чөнки алар карамагында дәүләтнең вакыф җирләре булган.

Аксөякләр катламының түбәнге баскычында күп санлы гаскәри казаклар катламы торган (матур әдәбиятта аларны «дала рыцарьлары – алпарлары» дип тә атыйлар). Казан ханлыгы шартларында алар гаскәрнең төп өлешен, аның «гвардиясен» тәшкил иткән.

Хезмәт урынына карап, Казан ханлыгында казакларның берничә төркеме билгеле. Мәсәлән, урыс елъязмаларында «сарай казаклары» («дворные казаки»), «эчке казаклар» («ички казаки») һәм сарайдан тыш казаклар («задворные казаки») искә алына. Боларның беренчеләрен – хан сарае казаклары яки хан гвардиясе дип, икенчеләрен – дәүләт карамагындагы (ягъни, үзәк хакимият карамагындагы) казаклар дип, өченчеләрен – урыннардагы дәрәҗәле биләр, морзалар карамагындагы казаклар булган дип фаразларга була.

Казаклар – алар профессиональ сугышчылар. Ханлыкка хәрби хезмәт шартларында дәүләт аларга җир кисентеләре (урысча – «поместье») өләшкән. Сугыш очрагында, баштанаяк коралланган казаклар, атларына атланып, хан фәрманы буенча яу чыгарга тиеш булган. Күп очракта алар яудан «ганимәт малы» (трофей), хәрби әсирләр («чуралар») белән әйләнеп кайткан. Әмма Казан ханлыгында урыс дәүләтендәге сыман массакүләм крепостнойлык (шәхси ирексезлек), коллар сыйнфый катламы булмаганлыктан, күпчелек очракта алар дәүләттәге ясаклы игенчеләр сафына килеп кушылган. Берочтан, тора-бара мөселманлашып, татарлашкан. Шул рәвешле, башкалар шикелле үк, тулы хокуклы ясаклы игенчегә әйләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаскәри казаклар файдалануындагы җирләр дәүләтнеке саналып, ханның (дәүләтнең) ул биләмәләрне алардан теләсә кайчан тартып алу хокукы булган (әйтик, казакларның дәүләткә, ханга хыянәте очрагында). Ясаклы игенчеләрдән аермалы буларак, казаклар дәүләткә салым түләмәгән, аның урынына хәрби хезмәт башкарган, шулай ук тыныч вакытта игенчелек, терлекчелек белән көн күргән. Соңрак, инде урыс дәүләте шартларында, ханлык чорыннан калган казакларны «йомышлы татарлар» («служилые татары») дип тә йөртә башлыйлар.

Дәүләттә җәмгыятьнең икътисади нигезен, иң аскы баскычын, күп санлы авыл җәмәгатьләре, ясаклы игенчеләр тәшкил иткән. Алар исә, үз чиратында, үзара нәсел-нәсәбәлек нигезендә оешып, тирән тамырлары белән ыручылык чорларына ук барып тоташкан, авыл җыеннарына («җыеннарга») берләшкән.

Аннан тыш, дәүләт ясаклы авылларны яуга баштанаяк коралланган 100 сугышчы куя алырлык хәрби-административ берәмлекләргә – «йөзләргә» («сотняларга») бүлгән. Аларның нигезендә шул ук җыеннар (җыен округлары) торган дип исәпләнелә. Йөз башына җыен округыннан авыл җәмәгате арасында дәрәҗәлерәк, затлырак бер кеше сайланып куелып, йөз (сотня) аның исемендә аталган.

Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, Казан ханлыгы шартларында ясаклы җыен яисә аксөяк биләмәләренең – олысларның ясаклы йөз җирләре белән тәңгәл килү ихтималы да булган. Ягъни, ясаклы йөз бер үк вакытта ясаклы җыен да, берәр аксөякнең «олысы» да булып тора алган. Чөнки аларның барысының да нигезен шул ук ясаклы авыллар, игенче общиналары тәшкил иткән.

Ясаклы авыл общиналары дәүләткә яисә, хан ярлыклары нигезендә, төрле дәрәҗәле аксөякләргә – биләргә, морзаларга төрле салымнар (ясак) түләп, төрле йөкләмәләр дә үтәп торган. Авыл җәмәгатьләренең бөтен эчке тормыш-яшәешенә бәйле мәсьәләләрне исә (чәчү-уру, үзара җир бүлешү мәсьәләләрен һ.б.) алар үзләре хәл иткән. Җыеп әйткәндә, Казан ханлыгында игенче общиналары мәгълүм дәрәҗәдә үзидарәгә (автономиягә) ия булган.

Казан ханлыгында дәүләт идарәсе системасын чагылдырган яңа схема-җәдвәлне (таблицаны) кыскача шәрехләүне йомгаклап, ул киләчәктә, бәлки, Татарстан, татар халкы, Урта Идел буе тарихы буенча төрле дәреслекләрдә дә кулланылыш табар, файдалы вә кызыклы бер күргәзмә материал булыр, дип фаразлыйк.

Тарих фәннәре кандидаты Рәшит ГАЛЛӘМ,

Казан шәһәре

Комментарии