Ул яшәргә ашкынды

Ул яшәргә ашкынды

Бу Татарстан Журналистлар берлегендә үткән кичәнең исеме. Анда озак еллар телевидениедә эшләгән, танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаил Мөхәммәтовны искә алдылар. Чара Фаил Талип улы рухына дога кылудан башланып китте. Коръән сүрәләрен Татарстан «Яңа гасыр» телеканалының «Манзара»тапшыруы баш мөхәррире Илдар Кыямов яңгыратты. Искә алу кичәсен алып барган журналистлар берлегенең Башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова иң элек сүзне Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтовка бирде. Һәм ул Фаил Талип улының кыска гына гомерендә телевидение тарихында үзеннән эз калдырган олуг журналист икәнлеген әйтте. Тәүфыйк Камартдин улы Фаил Мөхәммәтовның эшчәнлеген югары бәяләп, истәлекләр китабын чыгарырга кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Фаил Мөхәммәтовка багышлап телевизион тапшыру әзерләгән булган. Аның авторы – олуг журналистның шәкерте, танылган журналист Мөршидә Җиһан. Видеоязма искә алу кичәсендә дә күрсәтелде.

Мәрхүмнең якташы – Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова Чирмешән районы «Якташлык» җәмгыяте исеменнән чыгыш ясады, журналист белән аралашу истәлекләре белән уртаклашты. Якташы истәлегенә җыр да башкарды.

Әлеге искә алу кичәсендә Фаил Талиповның коллегалары, замандашлары да катнашты. Телевидениедә озак еллар баш мөхәррир булган Индус Сирматов, режиссер Дания Гаязова, заманында музыкаль тапшыруларны алып барган, мөхәррир Наилә Яхина, «Нәсыйхәт»тапшыруларын әзерләгән журналист Ләйсирә Фазлыева Фаил Мөхәммәтов белән эшләгән дәверне искә алдылар. Казан Федераль университеты профессоры Вәсил Гарифуллин Фаил Мөхәммәтов белән бер редакциядә иҗат итүләре турында сөйләсә, ветеран журналист, Балык Бистәсе районында яшәүче, шагыйрь Вәзыйх Фатыйхов бергә укыган студент елларын искә төшерде. Якташы, «Безнең Чирмешән» газетасы баш мөхәррире, ветеран журналист Кадыйр Гомәров район газетасындагы эшчәнлекләрен сөйләде.

Быел Фаил Мөхәммәтовка 65 яшь тулган булыр иде. Кешеләргә ярдәмчел, тырыш, җитез, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы талантлы журналист Фаил Мөхәммәтовның бакыйлыкка күчүенә 18 ел вакыт узып киткән. Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясендә продюссер булып эшләүче, бертуган энесе Фәнис Мөхәммәтов «Без ишле гаиләдә тәрбияләндек, балачактан эшләп үстек, абый миңа терәк булды», диеп күңел хатирәләрен яңартты. Фирдәвес ханым Мөхәммәтовлар гаиләсенә килен булып төшкән көннәрен сөйләде. Күңел түрләреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җыр телендә дәвам итте. Фаил Мөхәммәтовны искә алуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Кичәдә танылган журналистның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә, Фаил Мөхәммәтов укыган мәктәп бинасы диварына мемориаль такта кую хакында да сүз булды.

Без, Фаил Мөхәммәтов белән иңгә-иң торып эшләгән коллегалары, Фаил дәверен сагынып искә алабыз, иң мөһиме – телевизион тапшырулары аны аша тамашачылары да һаман хәтерли.

Искә алу кичәсен Татарстан журналистлар берлеге, Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе, Чирмешән районы «Якташлык» җәмгыяте оештырган иде.

Фаил Мөхәммәтов белән бергә эшләгән журналист

Флюра АБДУЛЛИНА

Комментарии