- 18.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №49 (13 декабрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Уртак малны эт җыймас, ди безнең халык. «Безнең гәҗит»не укучыларга бер соравым бар иде. Сугыш чоры балалары бик аз калып бара. Соңыннан бу сорауга җавап бирүче дә булмас.
Сорау шундый: ничәмә еллар тыныч кына таза тормыш алып барган авыл халкын «колхоз» дигән «котел»га кертеп, халыкны кычкыртып талап, хәлсезләндереп, авыл җирлеген халыксыз калдыру – «урам» коммунистларының эше – дөрес нәрсә булдымы икән? Әниләребез, апа-абыйларыбыз көнне төнгә ялгап эшләсәләр дә, ипи түгел, бәрәңгене дә туйганчы ашый алмадылар. Киеп үскән киемнәребез турында язып бетерерлек түгел. Бигрәк тә язгы-көзге пычраклар адәм баласының гомерен кыскарткан вакытлар.
Минем Бәйрәм бабам колхозга кергәндә бер сыерын, бер атын, амбарын, җир эшкәртә торган коралларын, дүрт ир баласына бирелгән имана җирен бирә.
Колхозларны берләштерделәр. Аннары аерып та карадылар. Нәтиҗәдә, халык байлыгы шома куллы кешеләр байлыгына әверелде. Колхоз дигән берләшмә кешеләрне баеттымы? Әллә киресенчә, көнне төнгә бәйләп эшләтеп, халыкны әби-бабайларының җирен калдырып, чит җирләргә китәргә мәҗбүр иттеме?
«Безнең гәҗит» укучылар аша шушы сорауларыма җавап булыр дип өметләнәм.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии