- 18.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
12-13нче октябрь көннәрендә Мөслим районында чираттагы татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте. Коронавирус эпидемиясе тузынган вакытта гына тукталып торды да, шөкер, бу матур гадәт җирлектә кабат дәвам итте. Анда Илсөяр Иксанова, Шәмсия Җиһангирова, Роза Хәбибуллина, Зиннур Мансуров, Рафис Корбан, Данил Салихов, Газинур Морат, Хәбир Ибраһим кебек егермедән артык әдип катнашты.
Ни аяныч, әдипләрне укучылары белән күзгә-күз очраштыра, әдәбият яңалыклары белән таныштыра торган мондый очрашу-аралашулар хәзер күп кенә районнарда онытылып килә. Шул ук вакытта Мөслимдә язучы сүзе бүген дә бәһасен, дәрәҗәсен саклый. Каләм әһелләре юлда килгәндә, бу хәлнең сере нәрсәдә икән, дип гәп куерткан иде. Район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин язучылар белән күрешкәндә моны гади генә аңлатты:
– Без Мөслимдә яшәп иҗат итүче Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов кебек талантларыбыз белән даими элемтәдә. Мин еш кына урынбасарлардан, аппаратта эшләүчеләрдән, Фоат абыйның «Бәхетсезләр бәхете» романында бу очракта ни дип әйткәннәрен хәтерлисезме, дип сорап куям. Матур әдәбиятны укымый, якташ язучыларның әсәрләре белән дә кызыксынмый торып, ничек инде үз төбәгеңнең патриоты, зыялы кешесе була аласың?!
Район башлыгы белән гәпләшеп утырганда мин тагын бер нәрсәне куен дәфтәремә теркәп куйдым. Аңа якыннары, ярдәмчеләре туган көнендә китап бүләк итә икән. Матур әдәбиятның кадере җуела барган заманда матур үрнәк бу. Әдәбиятны яратмаган, язучылар белән санлашмаган кешегә китап бүләк итмиләр.
Гомумән, октябрьнең бу көннәре әдәбиятыбызны, әдипләрне зурлауның күркәм үрнәге булды. Мөслимнең бәрәкәтле туфрагында байтак әдип туып үскән. Менә без район үзәгендә, Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә алып бара торган юл-сукмакта чук мәмнүн булып басып торабыз. Анда Тукай премиясе алган лауреатларның – замандаш мөслимлеләрнең – Зөлфәт, Фоат Садриев, Факил Сафин, Ләбиб Леронның портретлары куелган гөлбакча-сквер булдырганнар. Мәрхүм Зөлфәттән башкалары, шөкер, бүген исән-сау, әдәбият көннәрендә катнашты. Әйе, Ләбиб Лерон Мөслимнән түгел, Актаныштан ич, дип шик белдерүчеләр бар. Киң күңелле булыйк! Беренчедән, Ләбиб Актанышта үссә дә Мөслимдә туган (язмыш җилләре булачак әдипне Актанышка, әнисенең туган җиренә кайтарган). Ләбибнең әтисе Лерон абый – Түрешнең атаклы механизаторы! Аның нинди кеше икәнен беләсегез килсә, Фоат абыйның «Көлми торган кеше» дигән бәянен укыгыз. Көлми торган кешенең прототибы – шул Лерон абый. Икенчедән, Ләбиб хәзер мәдәниятебезгә мәшһүр җырчы-артист Наил Әюповны, шагыйрьләр Харрас Әюпов, Мөҗәһит Әхмәтҗановларны биргән газиз Түрешенә еш кайтып йөри, туган нигезен карап-багып тора.
РУХЛАРЫ ШАТ БУЛСЫН
Әдәбият көннәре Бүләк авылында шагыйрь һәм мөхәррир Наис Гамбәрнең туган йортында истәлек тактасы ачу белән башланды. Тантанага шагыйрьнең апасы Фәимә белән сеңлесе Фәндия кайткан. Анда мәрхүмнең авылдашлары, бертуганнары җылы хатирәләре белән уртаклашты, язучылар белән бергәләп шагыйрь каберенә чәчәк салуда катнашты. Әдипнең кабер ташына уелып язылган шигъри юлларын тетрәнми уку мөмкин түгел:
Мин... туган туфрагымда,
Гомеремнең сыңар яфрагын да
Бирмәс идем көмеш-алтынга...
Өч кенә юлда да туган якка, туган туфракка менә нинди мәдхия укып була икән! Дөнья поэзиясе антологиясенә кертерлек шигырь бу. Йә тагын кемнәр туган туфрагына шушылай мәхәббәт аңлата ала?! Гете, Пушкиннар бер читтә торсын.
Бүләк – ватаныбызга Советлар Союзы Каһарманы Илдар Маннановны биргән авыл буларак та яхшы мәгълүм. Авылның уртасында, Бөек Ватан сугышында, әфган һәм чечен җирендә һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштергән мәрмәр таш янәшәсендә, каһарманыбызның бюсты тора.
– Заманында шактый зур гына булган Бүләктә бүген 20 йортта 28 кеше яши. Бик тату, бердәмләр, күз тимәсен, – дип, Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы Әлфир Закирҗанов безне авылның бүгенге хәле белән таныштырды. Бүләклеләр үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларны, зират коймасын төзекләндергән, янә акча җыеп, кечкенә генә авылның да мәчете булырга тиеш, дип зират янәшәсендә җыйнак кына гыйбадәтханә корып куйган.
Менә автобусыбыз Түреш авылы кырыендагы «Харрас Әюпов чишмәсе» янына килеп туктый. Саф, сихәтле чишмә суын уртлагач, авыл зиратына, шагыйрьнең каберен зиярәт кылырга юнәләбез. Мәрхүмнең кабер ташында шигъри васыяте урын алган:
Дөньяларын мин дә яраттым ла,
Яраттым ла азга булса да –
Яратканнар – кала...
И җир йөзе!
Миннән соң да назга сусама...
Бу юлларда галәми сагыш, тормышны өзелеп ярату, гомернең фани икәнлегенә аптырау, үкенеч ярылып ята.
Әлеге әдәбият һәм сәнгать көннәренең төп чарасы Октябрь (Теләнче) авылында туып үскән, гомер кичкән мәгърифәтче, фольклорчы, язучы Зариф Мөэминовның 130 еллыгына, Мөслим авылында, район үзәгендә туган язучы-прозаик, журналист Флүс Латыйфиның 80 еллыгына багышланган кичә булды.
ОНЫТЫЛА ЯЗГАН МИРАС
Әлеге кичә беренче чиратта Зариф Мөэминовның вакыт тузаны астында кала язган иҗади мирасын барлау, таныту белән истә калды. Шагыйрь, мәгърифәтче Мөҗәһит Әхмәтҗанов мәрхүм язучының «Маҗара» романын иске имлядан хәзерге татар алфавитына күчергән, Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, иганәчеләр табып, аны китап итеп бастыруга ирешкән. Гаять зур тырышлык, күп хезмәт куюны сорый торган эш бу. «Безнең мирас» журналында әдипнең «Мәрьям» повестен нәшер иткән Ләбиб Лерон үз чиратында: «Бу олы талантыбызга игътибар җитми әле. Анда сурәтләнгән хәлләр – Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында хатын-кыз киеменә киенеп әлеге мәгънәсез сугыштан качып йөргән егетнең күргән-кичергәннәре турында рәхәтләнеп нәфис фильм төшереп булыр иде. Югыйсә безнең кинорежиссерлар кызыклы сюжет, сәхнәләштермә таба алмый аптырый», – ди уфтанды.
Зариф аганың «Маҗара» романы минем күңелемә аеруча якын. Мөслим районының Мәлләтамак авылында гомер кичергән бабам, ягъни әнкәмнең әтисе Әмирҗан Юнысов та – Зариф ага кебек 1916-1918нче елларда Австриядә әсирлектә булган, тоткынлык михнәтен күргән кеше. Ике мәртәбә Георгий тәресе ордены белән бүләкләнгән, унтер-офицер булган бабам, күпме генә сорасак та, сугышны искә төшерергә яратмый, кылган батырлыклары турында сөйләми иде. Яу кырларында шактый озак иза чигәргә туры килсә дә, сугыштан кайткач, большевиклар хакимияте урнашканга, әлеге бүләкләрен күкрәгенә тагып йөрү насыйп булмаган аңа. И Раббым, берәүгә дә әсирлек михнәтләрен күрергә язмасын. Бүген дә дөньялар тыныч түгел. Авыр язмышка дучар булганнарны, каты бәрелеп, рәнҗетмик.
Кичәгә җыелганнар мәртәбәле сәхнәгә чыккан Флүс Латыйфиның бертуган апасы Зөлфия ханымның, Зөлфия ханымның кызы Диларәнең әдип турындагы истәлекләрен зур игътибар белән тыңлады. Каләмдәшләре аның ярдәмчеллеге, тәгаен алганда, сәләтле татар яшьләрен ачыклауны, үстерүне максат итеп куйган, хәзер киң колачлы хәрәкәткә әверелгән «Сәләт» җәйләвен булдыруга керткән өлеше турында кат-кат искә алды.
Ул көнне сәхнә түреннән шагыйрьләр иң яраткан, күңелгә уелып кала торган шигырьләрен укыды. Мине иң дулкынландырганы Чаллыда яшәүче, «Мәйдан» журналында шигърият бүлеген җитәкләүче яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның «Йодрык» дигән шигыре булды.
Салкын яңгыр ява ел да октябрьдә,
Дөнья суык, суык...
Бәгырь сулык-сулык.
Уч төбендә сызлый йодрыкланган өмет.
Каерып сугар өчен йомарлана йодрык, – дип тәмамлана ул. Сәхнәдән төшкәч, мин аңа, гадәттә хатын-кыз мәхәббәт лирикасы белән мавыга, үз күңелендә «казына», синдә ир-ат шигърияте, дип сүз каттым. «Дөньяга килер алдыннан әти-әнием мине малай булыр дип көткән», – дип җаваплады ул.
ИСӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ
Шагыйрь Марсель Галиев белән Олы Чакмак төп мәктәбендә шушы авылда туып үскән Фоат Садриевның музеен карап йөргәндә, чынлап та Мөслимдә үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен беләләр икән, дип нәтиҗә ясадык без. Укучылар авылдаш әдипнең әсәрләрен яхшы белүләре өстенә Марсель Галиев иҗатын өйрәнеп, шигырьләрен ятлап куйган. Димәк, мондый сәфәрләр – кунакка килә торган язучыларның иҗаты белән кызыксынуга бер сәбәп тә әле. Безне, ике-өч кешелек төркемнәргә бүлеп, мәктәпләргә юлладылар. Бу көннәрдә Күбәк, Татар Бүләре, Туйгелде, Әмәкәй авылы мәктәпләрендә, район үзәгендәге лицейда, гимназиядә, Тукай исемендәге мәктәптә дә кунакка килүче язучыларның иҗатын өйрәнү, үзләре белән аралашу, кызыксындырган сорауларыңа әдипнең үз авызыннан җавап ишетү укучылар күңелендә нинди дә булса эз калдыргандыр дип ышаныйк. Һәрхәлдә, матур әдәбиятка мәхәббәт уята, язучы белән укучы арасында бәйләнеш тудыра торган мондый очрашулар мәктәпләрдә, китапханәләрдә ешрак булырга тиеш.
Сер түгел: кайсы гына әдип китапханәгә килеп кермәсен, монда мине укыйлармы, беләләрме, китапларым бармы икән, дип кызыксына башлый. Дөрес, анда китабың тузан җыеп та ятарга мөмкин. Хәер, моның башка ягы да бар. Миңа бервакыт Оренбург өлкәсенең бер авылында ачып та каралмаган Мөхәммәт Мәһдиев томнарын күрергә туры килде. Шул ук вакытта өлкәнең Әсәкәй авылында (район үзәге) яшәүче Әмир Сөләймановтан Мөхәммәт ага әсәрләрен аеруча яратып укуын, тик аларны кулга төшерү ансат булмавын ишеттем. Димәк, китапханәләр арасында, бигрәк тә Татарстаннан читтәге төбәкләрдә, үзара яхшы багланыш, китап алмашу оештырылырга тиеш.
КҮРГӘЗМӘ КҮЗНЕ АЧА
Бу чара әдәбият һәм сәнгать көннәре дип аталгач, анда сәнгать тә булырга тиеш, артистларны да чакырырга йә булмаса сәнгать сүзен төшереп калдырырга кирәк. Камал, Тинчурин театрларында шактый яхшы танылган, танылып килүче мөслимле якташларыбыз бар; әнә Татарстан филармониясендә Туйгелде авылында туып үскән Рөстәм Гыйльфанов бик күп тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Киләчәктә аларны да чакырырга кирәк. Сәхнәдә сүз бирелгәч, мин шундыйрак тәкъдим керттем (билгеле, мондый сурәттә чараның колачы күпкә киңәячәк).
Дөрес, Олы Чакмак авылы клубы һәм мәктәбе белән танышкач, бу дәгъвамны өлешчә кире алдым. Авыл клубы һәм мәктәбе диварларында Чаллы сәнгать мәктәбе чыгарылыш класс укучыларының йөздән артык диплом эше урын алган. Факил Сафин Чаллы сәнгать мәктәбе директоры Мадияр Хаҗиев белән сөйләшеп, мәктәптә сакланучы картиналарның бер өлешен Чакмакка алып кайтып, даими эшли торган күргәзмә булдыру хакында килешкән. Ул гына да түгел, быел яз башында әлеге талантлы кылкаләм ияләре мәктәпкә килеп, балаларга рәсем ясау серләрен ачкан. Факил әфәнде сөйләвенчә, мәктәптә әле ике меңнән артык сурәт – шушындый диплом эшләре саклана икән. Димәк, республикабызның башка районнарында, башка мәктәпләрендә дә мондый даими эшләп торучы күргәзмәләр булдырырга мөмкин. Аннан килеп, республикабызда башка сәнгать мәктәпләре дә бар бит. Аларның саклагычларында да рәсемнәр күптер. Шунда тузан җыеп ятканчы, Олы Чакмактагы кебек, клуб, мәктәп диварларына кундырсаң, алар олысы-кечесендә сәнгатькә мәхәббәт уятып, матурлыкны күрергә өндәп торыр иде. Тиктомалдан гына бу күргәзмәне мөслимлеләр «Чакмак эрмитажы» дип зурламый.
Олы Чакмак клубы һәм мәктәбе яңалардан саналмаса да, күптән түгел генә төзекләндерелгәнгә, ерактан балкып, нур сибеп тора. «Һичшиксез, бу биналарны карап, адәм рәтенә кертеп торуда биредә ун ел мәктәп директоры, хәзер дистә ел Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Илнур Габидуллинның өлеше зур», – дип сөйләде район җитәкчеләре. Ни кызганыч, соңгы вакытта безнең Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы 3-4 ел саен алмашынып тора. Бу җаваплы эшкә үзем алыныйм әле, дип атлыгып торучы ир-егетләр күренми. Язучылар белән туып үскән районымны гизгәндә, әллә ирләрдә егетлек бетеп бара инде, дигән күңелсез уйлар башка килде. Шулай да хәл алай ук өметсез түгел, минемчә. Разиф Гәрәев, Радик Рәкыйпов сыман егетләр бу вазифага алынса, авылдашыбыз, «Чаллы икмәге» җәмгыяте башлыгы Рафаил Юнысов ярдәм итәм дип торса, безнекеләр Илнур Габидуллиннан һич калышмаячак, иншалла! Менә шундыйрак тәэсирләр белән кайттым мин язучылар оештырган сәфәрдән.
Рәшит МИНҺАҖ,
Казан шәһәре
Комментарии