Телебездә җавапсызлык булмасын

Телебездә җавапсызлык булмасын

Кереш сүз

 «Безнең гәҗит»нең 14нче сентябрь (2022 е.) санында бу газетаны актив укучы һәм аңа язгалап торучы Фәрит Абзал «Аны эзлисе юк, ул – билгеле» дигән кечкенә генә бер мәкаләсендә «Исән кешедән, исәнмесез, дип сорау – ахмаклык», һәм бу хакта филолог Рүзәл Юсупов ни өчен бер сүз дә язмый икән, дигән сорау куя.

Җавап бирәм, Фәрит әфәнде.

Туган тел мәсьәләләре белән кызыксынуыгыз – әйбәт күренеш. Бу гамәлегезне хупларга кирәк. Әмма «Исәнмесез, дип сорау – ахмаклык» дигән сүзләрегез артык кырыс, хәтта тупасрак та әйтелгән. Сүзләрне бик уйлап, үлчәп сөйләргә кирәк. Шушы ук газетада берәү хәтта бөтен дөнья пролетариатының юлбашчысы В.И.Ленинны да ахмак дип язган иде. В.И.Ленинны шундый тупас сүз белән бәяләү һич кенә дә ярый торган эш түгел, бу бөек шәхесне хаксыз мыскыл итү.

Исәнмесез сүзенә килгәндә, ул сорау түгел, бәлки очрашканда сәламләүне, исәнлек саулык сорашуны белдерә торган нәфис сүз. Безнең татар халкы элек-электән, ни хәлең (хәлегез) бар, нихәл, сәлам, әссәламегаләйкем сүзләре белән беррәттән, исәнмесез сүзен актив кулланган һәм куллана. Тик аларның төрле мәгънә төсмерләре һәм кулланылыш үзенчәлекләре бар. Нихәл – гади, берникадәр тупасрак стиль сүзе, әссәламегаләйкем, гадәттә, олы яшьтәге, дини кешеләр теленә хас, исәнмесез исә – нейтраль стильле, гомум кулланылышлы сүз. Әмма ул, кайбер бик гади, беркатлырак фикер йөртүче кешеләр уйлаганча, сез исәнме (янәсе, тереме, үле түгелме) дигән мәгънәдә кулланылмый. Сүзләр күп мәгънәле, һәм бу сүз, исәнләшкәндә дә, саумы сез дигән мәгънәсендә дә кулланыла. Димәк, кайберәүләрнең аны, ялгыш аңлап, кулланылыштан чыгарырга кирәк дип йөрүләре урынсыз, кирәксез гамәл.

Бу уңайдан мин Фәрит Абзалның да, газетаны укучы башкаларның да игътибарын җитдирәк нәрсәләргә юнәлтер идем. Соңгы вакытларда татарча мәгълүмат чараларында, ягъни татарча газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында, телебезне күп хаталар белән куллану күренеше хөкем сөрә. Кыйммәтле ана телебезне бозуга юл куярга ярамый. Саф, дөрес татар телендә сөйләргә һәм язарга кирәк.

Исеме югарыда язылган мәкалә менә шул мәсьәләгә багышланган. Укучыларның бу язмада һәм әлеге темага караган башка мәкаләләрдә бәян ителгән мәгълүматка карата фикерләре, хуплау сүзләре яки тәнкыйть фикерләре һәм тәкъдимнәре булса, рәхим итеп газетага язып җибәрсеннәр. Без, хак әйтелгән сүзгә үпкәләмичә, файдалы киңәш-тәкъдимнәрне рәхмәт хисләре белән кабул итәрбез һәм аларны исебездә тотып эш итәрбез.

***

Туган тел – һәркем өчен иң кадерле, ата-анаң, әби-бабаң, кардәшләрең, туган җирең кебек газиз нәрсә. Ул, күп буын кешеләре барлыкка китереп, эшкәртеп, шомартып, чарлап килгән гаять катлаулы, камил төзелешле корылма. Чын, табигый телдә артык, очраклы бернәрсә дә юк: андагы һәр сүз, тәгъбир, һәр аваз урынлы, зарур, һәркайсының мәгънәсе, әһәмияте бар. Ул катлаулы төзелешле механизм кебек: сөйләмдә бер генә сүз, бер генә аваз ялгыш, урынсыз кулланылса да, телнең бөтенлегенә, табигыйлыгына зыян килә. Язма телдә сүзләрнең гомум кабул ителгән, сүз осталары, галимнәр төзегән язу кагыйдәләре, сүзләрнең дөрес язылышы, тыныш билгеләрен кую тәртибе бозылса да, аңлаешлы, матур язма сөйләмгә хилафлык килә. Шунлыктан тел ияләреннән, бигрәк тә телдән һөнәри эшләрендә даими файдаланган кешеләрдән аңа бик сак карау, аны яхшы белеп, дөрес итеп куллану таләп ителә.

Төп эш коралы туган тел булган кешеләр, аны камил белмәсәләр, бу эшкә алынырга тиеш түгел. Әгәр дә инде кемгәдер, объектив сәбәпләр аркасында, андый эшкә телне бик үк яхшы белмәгән килеш тотынырга туры килә икән, ул якын арада, бөтен көчен салып, аны җиренә җиткереп өйрәнергә бурычлы. Әмма ни гаҗәп: бездә хәзер телне чиле-пешле генә белгән журналистлар да, башка төрле һөнәр ияләре дә шактый күп, хәтта үрнәк телле булырга тиешле язучыларның да туган телне бозып кулланучылары аз түгел.

Телне начар белә торган каләм һәм сүз ияләре көннән-көн арта. Моның сәбәпләре билгеле: телне мәктәптә, урта һәм югары махсус уку йортларында укытуның сыйфаты түбәнәя, редакторларның һәм тиешле органнардагы җаваплы кешеләрнең журналистлардан телне тиешле дәрәҗәдә белүләрен таләп итүе тәртибе дә бетеп килә булса кирәк.

Тел белән эш итүдә шактый дәрәҗәдә җиңел караш, җавапсызлык хөкем сөрә. Матбугатта, радио-телевидение тапшыруларында телебезне бозып куллану очраклары гадәти күренешкә әверелә бара. Татарча газеталарда тупас тел ялгышларын күреп, телевидение тапшыруларында катнашучы татар кешеләрнең күбесенең телне бозып, кирәксезгә рус сүзләрен кулланып, фикерләрен ачык, аңлаешлы итеп белдерә алмыйча, ык-мык килеп сөйләүләрен, телнең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә алмауларын күреп, кәеф китә, нәфрәтләнәсең. Кайбер каләм һәм сүз ияләре (андыйлар аз түгел) дөрес әдәби телдә сөйләргә һәм язарга тиеш икәнлекләре турында әллә онытып җибәрәләр, әллә белмиләр: ничек телиләр, шулай сөйлиләр һәм язалар, телнең дөреслеге өчен җаваплылык сизмичә, сүзләрне, җөмләләрне татарча дөрес кулланалармы-юкмы икәнлеге, сүзләрнең дөрес әйтелеше һәм язылышы, җөмләләрдәге тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре сакланырга тиешлеге турында уйлап тормыйча эш итәләр.

Хәзер кайбер каләм һәм сүз әһелләренең төп эш коралын куллануга җаваплылык, саклык белән карарга кирәк дип санамаулары яки аны дөрес куллана белмәүләре һәм белергә кирәк дип тә уйламаулары аркасында, туган телебезнең бозыла бару күренешен мисаллар белән раслап китәрбез (мисаллар, нигездә, республика газета-журналларыннан алынды; мәкалә авторына һәркайсының төгәл чыганагы билгеле).

«Телефонга икенче шалтырату килеп керде». Татарча уртача гына белгән кеше дә болай дип әйтмәс, «Телефоннан икенче тапкыр шалтыраттылар» дияр иде.

«Шул күзлектән чыгып, безнең максат...». Күзлектән чыгып булмыйдыр, аннан карыйлар бит!

«...элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында шул максатлар яңгырады». Безнең матбугатта мондый «яңгырау»лар һәм «яңгырату»лар тулып ята, үзләренчә әйтсәк, «яңгырап» тора. Менә аларның кайберләре: саннарны яңгыратты, чынбарлыкны яңгыратты, яңгыраган сораулар, яңгыраган гаепләүләр, яңгыраган җан ачысы, мәзәк яңгырады, тәкъдимнәр яңгыраган, темалар яңгыравы, теләкләр яңгырады, шелтәләр яңгырады, фикерләр яңгырады, мәгълүматлар яңгырады, чагыштыруны яңгыратабыз, мәсьәләләр яңгыраячак, яңгыраган җаваплар һ.б. Боларның берсе дә саф татарча түгел: алардагы яңгырау һәм яңгырату урынында белдерү, әйтү, тәгъбир итү, бәян итү, куелу, китерү, ясау, бирелү һәм башка сүзләр кулланылырга тиеш.

«Бу айгырның балалары бүген 12 илдә яшиләр». Айгыр кеше дә түгел, бия дә түгел, бала таба алмый бит. Җөмләне «Бу айгырдан үрчегән атлар яки бу айгырдан булган колыннар 12 илдә бар» кебегрәк итеп төзергә кирәк иде ләбаса!

«РИАНовости» агентлыгы Россиядә сәламәт яшәү рәвеше алып барган халык яшәгән төбәкләрне ачыклаган». Безнең телебездә мондый алып барулар белән төзелгән калька-сүзтезмә һәм җөмләләр бик күп очрый, һәм аларның берсе дә чын татарча түгел. Әлеге җөмләдә сүз, дөрес тукланып, физик хезмәт, күнегүләр белән шөгыльләнеп һәм башка чаралар кулланып, акыл белән яшәүче кешеләр турында бара, шунлыктан аны «...дөрес көн күрүче халык яшәгән төбәкләрне ачыклаган» рәвешендә әйтергә кирәк иде.

Безнең тел әһелләренең күбесе, рус синтаксисы (что-то делать над чем-то) өлгесенә ияреп, бик ямьсез, гайре табигый тәгъбирләр кулланалар. Мисаллар: «.. дәреслекләрне яңарту өстендә җәй буе эшләячәкләр» (саф татарча: «...дәреслекләрне яңарту белән ... шөгыльләнәчәкләр»), «бу хезмәте өстендә шактый эшли» (төзелеше дә ясалма, шуның өстенә, мәгънәви тавтология бар: хезмәт өстендә эшләү?! «бу хезмәте яки эше белән даими шөгыльләнә» кирәк); «хәзерге вакытта анда шундый закон өстендә эшлиләр» (чын татарча: «... закон (проекты) әзерлиләр яки язалар»); «Ел студенты» премиясендә Алия тәүге тапкыр катнаша икән». Премиядә катнашмыйлар, премия алу өчен конкурста (ярышта, бәйгедә) катнашалар бит!

«Тубыл шәһәренә самолет оча башлый». Татар теленең дөрес сөйләм кагыйдәләре (нормалары) буенча, транспорт чараларының хәрәкәтләнүе йөрү, бару, килү, китү сүзләре белән белдерелә: автомобиль, поезд, самолет, теплоход һәм башка төрле транспорт техникасының барысына да карата шундый сүзләр кулланыла: поезд килә, теплоход (йөзә түгел) бара, самолетка карата да, оча дип әйтүгә караганда, бара, килә, китә дип әйтү татарча табигыйрак. Кешеләрнең (пассажирларның) транспорт чараларына утырып хәрәкәт итүләре (нәрсәгәдер утырып яки нәрсә беләндер) бару, кайту, килү, китү, йөрү сүзләре белән белдерелә. Күп газеталарда язылганча, «Президент Мәскәүгә очты» рәвешендә әйтү саф татарча түгел: «Президент (самолет белән) Мәскәүгә китте» дип әйтү һәм язу дөрес була.

Рус теленең крупный сүзен дөрес тәрҗемә итә белмәүләре аркасында, сөйләмдә күп нәрсәләр белән бәйләнештә килгән зур сүзе урынына ялгыш эре сүзен кулланалар, һәм нәтиҗәдә туган телнең табигый төзелеше бозыла. Эре шәһәр, эре предприятие, эре җитәкче, эре оешма, эре дәүләт, эре ил һәм башка күп сүзтезмәләрдә эре дип язу һәм сөйләү татарча дөрес түгел, аларның барысында да зур сүзе кулланылырга тиеш.

Мондый хаталы мисалларны күпләп санарга мөмкин (алар һәм башка күп төрле тел ялгышлары турында бу язма авторының «Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм» дигән китабында тулы итеп язылган). Һәм алга таба да «Безнең гәҗит»тә телебездәге әнә шул чатаклыклар турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Еш очрый торган хаталарны аңлатырбыз, гади генә мисаллар ярдәмендә матур итеп, саф татар телендә сөйләшергә өйрәнербез. Әлбәттә, сөйләшүгә укучыларыбыз да кушылыр, дип өметләнәбез. Телебезнең сафлыгы, аны куллану өчен барыбыз да җаваплы.

Рүзәл ЮСУПОВ, КФУның атказанган профессоры,

ТР Фәннәр академиясе академигы

Комментарии