- 18.02.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №06 (15 февраль)
- Рубрика: Милләт язмышы
Берәр илдә йә өлкәдә фаҗига була икән, хакимият гадәттән тыш хәл игълан итә, аларга булышалар, кайгыларын уртаклашалар. Төркиягә 45 илнең ярдәм иткәнлеге билгеле булды. Русия президенты да читтә калмады, Төркиягә коткаручыларны, кирәк-яраклар төялгән берничә очкычын җибәрде, рәсми рәвештә кайгыларын уртаклашты.
Шул ук вакытта берничә көн элегрәк, соңгы җанисәптән соң татарларның 500-600 меңгә азайганы мәгълүм булды. Җир дә тетрәмәде, йортларыбыз да ишелмәде, түшәмдәге люстрабыз да селкенмәде, үсеш стратегиябез дә исән-имин.
Ни булды соң безгә? Фаҗига ич. Берничә дистә кешесен югалтканда да ил, әйткәнемчә, гадәттән тыш хәл игълан итә. Ә безнең хакимиятебез түшәмдәге люстра сыман тыныч. Үзебезнең дә хакимиятебездән артык җиребез юк ахры. Битараф икәнбез, калган илләр дә битараф, кайгырмаган халыкның кайгысын кем уртаклашсын инде.
Искитмәле икән үсеш стратегиябез.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии