Сабый чактагы тәрбия – югалмас хәзинә

Сабый чактагы тәрбия – югалмас хәзинә

Субаш авыл җирлеге Мари республикасы белән чиктәш. Җирлек биш авылны берләштерә. Төп халкы татарлар һәм керәшеннәр, бер-берсе белән тел-лөгать, гадәт вә әхлак алмашып, кыз биреп, егет өйләндереп, дус-тату гомер итә.
Субаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күркәм үзенчәлеге – төп йортта өч-дүрт буын бергә яшәгән гаиләләр шактый. Ягъни, әби-бабасы белән чөкердәшеп, аралашып яшәгән бәхетле оныклар күп.
Районның катнаш төрдәге балалар бакчалары тәрбиячеләре, җитәкчеләре район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү бүлеге методисты Гөлнара Нотфуллина һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең РМО җитәкчесе Фәридә Хафизова белән бергәләп шул бәхетле оныкларны күреп кайтырга булдык. Семинар «Балаларны милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр белән таныштыру-өйрәтү» дип атала.
Ә безне оныкларның «әбисе» – җирлекнең «Ак калфак» бүлеге җитәкчесе Рәйфә Газизова зурлап кунакка дәште. Көне дә нинди бит аның! Җилсез, җылы, тымызык! Кыш җитүне хәбәр итеп, күктән ипләп кенә ак йолдызлар ява, җиргә муллык иңә. Мин гел бер үзгәрешне искәртәм: «Ак калфак»лар ниятләп зур эшкә алынса, табигатьтә гаҗәп күркәм үзгәрешләр була, Раббыбыз ниятләребезне хуплый.
Татар һәм керәшеннәрнең милли киемнәрен кигән нәниләр безне сәламләп, ипи-тоз, чәкчәк тәкъдим итә.
Мәктәп һәм балалар бакчасы бер бинада. Бакча ягына үтәбез. Зал борынгы татар авылын хәтерләтә – ап-ак мич, өстәлдә самавыр, идәндә лакан һәм комган. Орчыкка җеп чорналган каба, чигүле тәрәзә пәрдәләре. Шүрлектә төрле милләт киемнәре кигән курчаклар тезелгән. Һәм, әлбәттә, гаилә ядкәре – гөслә.
Чара мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларның җыр-биюләре, матур шигырьләре белән башланды. Киемнәренә игътибар итәм. Татар милли киемнәре якты төсләрдә, бала итәкле күлмәкләр (бала итәк никадәр күп булса, күлмәк шул кадәр бай саналган, бала итәк күлмәкне җилдә күтәрелеп китеп, эчке киемнәр күренүдән саклаган). Билләрен кысып буган алъяпкыч. Дөрес, эш вакытында караңгы төсләрдәге кием кигәннәр, әмма аны матур чигү белән бизәгәннәр.
Керәшеннәрнең киемнәре куе кызыл-чия төсендә, бизәкләре геометрик орнамент, итәге тасма белән каймаланган. Һәр икесендә баш киеме һәм изү. Татар кызларының калфак, күкрәкчәләре чигүле, керәшеннәрдә тәңкәләр. Күрәсең, кызлар яланбаш, ачык күкрәк белән йөрмәгән; тәннәрен, башларын күз тиюдән, тәнгә начар энергия үтеп керүдән саклаган. Һәммәсе затлы, зәвыклы.
Борын заманнарда авылның үзенә хас шөгыле тегүчелек булган. Субаш тегүчеләре авылдан-авылга йөреп тә, заказ буенча да өс киемнәре – тун, толып, бүрек, камзул һ.б. теккәннәр. Субашта бик затлы итеп чүпләмле бизәк белән сөлге, тастымал чигүчеләр булган. Алга китеп әйтим әле, биредәге күргәзмәдә борынгы һөнәрләрнең бүген дә югалмавын күрдек. Зәкиева Гөлҗиһан, Гатиятуллина Зөлфинур әби-апалар әзерләгән күргәзмәдә күз явын алырлык сөлге-тастымаллар, намазлык, чиккән пәрдә, карават япмалары, мендәрләр... Алар үз осталыкларының серләрен нәниләргә дә өйрәтәләр. Арада тегә белүче балаларның булуы милли традицияләрнең киләчәк буыннарда югалмасына ышаныч уята.
– Алтын куллы бу апалар үтә тыйнак, мин аларның затлы эшләнмәләреннән күргәзмәләр оештырып дөньяга чыгарырга, ил-көнгә танытырга тырышам. Алар аша халкыбыз һөнәрләрен киләчәк буынга өйрәтеп калдырасы иде, – ди Рәифә ханым Газизова.
Тәрбияче Венера Николаева балаларны зур, якты залга дәшә. Кинәт нәни кыңгырау зеңгелди. Кая чакыра икән ул аларны? Әһә, менә балалар серле төенчек эзләп таптылар. Төенчектәге тартмада татарның милли бизәк үрнәкләре – лалә, кыңгырау, дәлия, яфраклар. Бизәкләрне экраннан карап, нинди бизәк икәнен әйтеп бирделәр. Кабат җырлый кыңгырау, эзли торгач хат табалар. Хаттагы билгеләр белән икенче, өченчеләрен эзләп ала-ала, алтын сандыкка юлыгалар. Әмма ул ачылмый, матур сүзләр әйтүләрен көтә. Менә Рәйфә әбиләре сандыкны ачып җибәрә. Ә анда – милли киемнәр, өстәл, карават читләре, ашъяулык. Балалар һәркайсының исемен әйтә, малайлар кыю – читек, камзул, түбәтәйләрне киеп тә карыйлар.
Максатлары менә шундый матур читек бизәү икән! Кара-каршы утырып, читекнең берсен – малай, икенчесен кыз бизи. Бизәкне шаблон белән сызып, җилем сылап, шунда төсле ярмалар сибеп катыралар. Бер-берсенә ярдәм итеп, эшне башкарып та чыктылар. Эш беткәч, уйнарга ярый. Түбәтәй турында җырлы-биюле уен уйнап алгач, кабат кыңгырау чыңлый. Тагын сандык! Бу юлы аны ачу өчен шигырь сөйләргә кирәк! Сандыкны ачсалар – курчаклар! Гатиатуллина Эльвира апалары курчаклар турында сөйли. Аларның битләре юк. Беришләре уйнар өчен чүпрәктән ясалган, икенчеләре саламнан. Алары бәйрәм-йолалар өчен. Баудан, җептән ясалганнары йортны явыз көчләрдән саклаган. Курчакларны ташларга ярамаган, буыннан-буынга тапшырганнар.
Бурыч: кызларга чүпрәк кисәкләреннән – курчак, ә малайларга курчакларга җиһазлар ясау. Мавыгып, яратып эшлиләр. Уен аша һөнәргә өйрәнәләр. Афәрин! Эш беткәч – түгәрәк уен «Син уртада...»
Нәниләр яңа һөнәрләр күрсәтергә әзерләнгәндә без мәктәп музеена юл алабыз. Музей белән безне тарих мөгаллиме Илнур әфәнде таныштыра. Кызыксынып карарлык экспонатлар шактый. Керәшен киеменнән укучы кыз биш гасырдан артык тарихы булган милли уен коралы гөслә турында сөйли. Субашлылар җыр-моңга, музыкага борынгыдан үтә хирыс булган, тальян, гармун, гөсләдә уйнаганнар. Гөсләне авылның үзендә ясаганнар. Семен Дмитриев, аның улы Ананий авылның иң оста гөслә ясаучылары булган. Ананий сугыштан дөм чукрак булып кайтса да, гөсләнең кылларын көйли торган булган. 
Гомумән, Субаш халкы һәрьяктан сәләтле. Борынгы гореф-гадәтләрне бүгенгәчә саклап кына калмыйча, яшь буынга тапшырып калырга тырышалар. Рәйфә ханым бу эшләрнең башында, һәр авылда аның ярдәмчеләре бар. Олысы-кечесе мәдәни, тәрбияви чараларда актив катнаша. Тукта, сүзем музей турында иде, биредә тарих, география, әдәбият дәресләре, тәрбия сәгатьләре үтә. (Йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрүең яхшы бит). Менә без дә 2 яшьлек малай өчен тегелгән читекне тотып-тотып карадык. Мөгаллимнәр династиясен башлап җибәргән Фрал абзыйның моннан 120 ел элек ясаган көзгесе ни тора!
Горурланырлык шәхесләре җитәрлек җирлекнең. Фагыйль Гайнетдинов гаиләсендәге дүрт ирнең бүген өчесе хәрби операциядә булып, уллары Рафил батырларча һәлак булды.
Бу төбәк өчен тагын бер күркәм күренеш: мәктәптә төп фәннәрне дүрт ир-егет укыта. Ленур Әхмәт улы Фаязов 2021-22нче уку елында «Ел укытучысы» бәйгесендә районда Гран-Прига лаек булып, республикада район данын яклаган.
Аның укучылары агачка бизәкләр төшереп, ниләр генә ясамаган. Ә иң үзенчәлеклесе – Ленур абыйлары белән музейларга куелган, инде эшләми торган туку станокларын өйрәнеп, үзләре ясаган ике туку станогы. «Иң кыены буй җепне сузу, – ди Ленур. – Аны өстән аска сузылган чыбыкларның күзлесенә киертеп барырга кирәк». Бу бик вак эш икән. Ике станокның берсендә күз явын алырлык паласлар, икенчесендә Сабантуй сөлгеләре, шарфлар тукыйлар. Шулай һәр бала борынгы һөнәрне киләчәк буынга тапшырачак.
Бүген гаиләләр таркалу илкүләм проблемага әйләнеп бара. Әтисез малайлар әти тәрбиясен нәкъ менә мәктәптән ала. Мәктәпләрдә хатын-кыз укытучыларның күплеге (әле алары да җитми) шулай ук зур проблема. Ә биредә һәрьяктан үрнәк булырлык ир-егетләр эшли.
Ленур хаҗи үткән ел мәдрәсә тәмамлаган, олуг хаҗ кылган, быел гомрә хаҗында булган. Гаиләсендә Газизә белән Нәфисәгә үрнәк әти, мәктәптә технология, география, рәсем серләренә укучыларны өйрәтә.
Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның кабере дә шушы җирлектә. Ул Сасна Пүчинкәсе зиратына күмелгән, нәни Габдулла әнисе янында бер ел яшәп калган.
Менә шундый тәэсирләр белән кабат нәниләр янына, каз каурые сыдыру кичәсенә кайтабыз. Венера, Эльвира һәм Рәйфә апалары нәниләрне каз каурые сыдырырга өйрәттеләр, бу борынгы йоланың үзенчәлеген аңлаттылар, мендәргә мамык тутырдылар, хезмәт күнекмәләре бирделәр, борынгы уеннарны уйнадылар.
«Таба-табагач» уены үзенчәлекле. Җырлап әйләнгәндә «таба» дигәч – табаны, «табагач» дигәч табагачны гына аласы (хәзер табагачлар юк та инде). 
Үзе баянчы, үзе гөсләче Фәизов Хәлил бабай малайларга «Ат эчерү» уенын өйрәтә. Ир-ат сүзендә «ат» тамыры бар. Малайлар ат җигә, ат эчерә белергә тиеш. Чиләккә башын тыгарга өлгермәгәне җәза ала. Аю да биеттеләр, әтәч тә кычкырттылар, «Капкалы» да уйнадылар, «чабата» да биеделәр, безне дә биеттеләр. Бакча коллективы белән үткәрелгән бу чаралар һәр ике як өчен файдалы иде.
«Чудо дерево» дип аталган авторлык кулланмасының презентациясе белән таныштык. «Түгәрәк өстәл»дә фикер алышуларда катнаштык. «Ак калфак»ның район җитәкчесе Зөлфирә ханым –данлыклы «Ак каен» балалар бакчасын 33 ел җитәкләгән мөдир. Гомумән, «Ак калфак»лылар һәр чараны мәктәпләр, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән киңәшеп, ярдәмләшеп бергә эшлиләр.
Телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләрне саклап, киләчәк буынга җиткерүдә, тарих чылбырын өзмичә гасырларга тапшыруда бергәләп хезмәт куялар.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
«Ак калфак» оешмасының
Балтач бүлеге советы әгъзасы

Комментарии