- 17.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №36 (13 сентябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
60 ел бергә гомер иткән хатынымны җирләдем. Бик ямансу, авыр булып калды ансыз. Мондый язмышка дучар булган ирләргә Аллаһ үзе сабырлык бирә күрсен.
Ветераннар Советы рәисе 9 май көнне бәйрәмгә чакырды. Кеше арасында җиңелрәк. Аннан соң Олы Чакмак һәм Шуганка авылларындагы музейларны карап кайттык. Үзебезнең районда да истәлекле матур урыннар бик күп икән. Азнакайдагы туганнарга Коръән ашына баргач, балаларым, оныкларым белән Чатыр-тауга да барып кайттык. Аны күптән күрәсем килеп йөри иде. Аллаһка шөкер, ул хыялым да чынга ашты. Чатыр-тауга 134 баскыч аша мендек. Бик матур экскурсия булды ул. Биеклектән тирә-юнебезнең матурлыгын күреп сокландык. Мондый матур урыннарны киләсе елларда да күрергә язсын.
Түбән Камада яшәүче оныгым, әйдәгез, безнең шәһәрне дә күреп китегез дип, үзләренә чакырды. 24нче июнь яшьләр көне иде. Бик матур концерт карадык. Көне дә бик матур иде. Күңелебез булып кайттык.
Тагын бер бәйрәмдә булдым. Анысы – үзебезнең авылда узган Сабан туе. Бик күңелле була ул, халык та күп була. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да кайта. Азан әйтеп, аны үзем ачып җибәрәм. Алдагы елларда да шундый матур бәйрәмнәребезне барыбызга да күрергә язсын.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
Комментарии