- 17.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №36 (13 сентябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
«Татар никахы», «Үз илемдә – үз көем», «Әниләр марафоны»... «Тәртип» радиосы башлаган проектларның әле бер өлеше генә бу. Тиздән бу исемлеккә «Кабатланмас моңнар» дип исемләнгәне дә өстәләчәк. Монысы дәвамлы булырмы, аннан нинди яңалыклар көтәргә – бу хакта 7нче сентябрь көнне фикер алыштык.
«Тәртип» радиосы башлап җибәргән проектлар бихисап. Алар турында газета битләрендә һәрдаим язып торабыз. Сер түгел: берсенең язмышы кыска, икенчесенеке – дәвамлы. Моңа, әлбәттә, радионың үсеше, радиотыңлаучыларның кызыксынучанлыгы да тәэсир итми калмыйдыр. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтмешли, «башланган һәм ташланган эшләр дә байтак, әмма һәр яңасын дәвамлы булсын дип, Аллаһка тапшырып башлыйбыз».
Үткән белән көткән арасына күпер сала. «Тәртип» радиосының шигаре әнә шундый. «Кабатланмас моңнар» да шуңа нигезләнгән концерт программасы. Исеме җисеменә туры килеп, әлеге концерт тамашачыны бүгеннән үткәнгә сәяхәткә чакыра.
– Без үзебезне үткән белән көткән арасында күпер салучылар дип юкка гына атамыйбыз. «Кабатланмас моңнар» концерты моңа тагын бер дәлил булыр. Үткән белән көткән арасындагы күпер башында өлкән, легендар шәхесләребез торса, тоташтыручы буын булып урта яшьтәге күренекле җырчылар торачак. Киләчәгебезне өметле итүчеләр булып яшь башкаручылар чыгыш ясаячак, яңа тавышлар яңгыраячак, – диде Ризәлә ханым.
Татарның моңы бар, дибез. Аны кем күргән дә, кем тотып караган икән, диярсез. Ә «Тәртип»леләр әлеге концертка килгәннәр моңны ишетә дә, күрә дә алачак дип ышандыра. Өстәвенә, берничә ай һәм хәтта еллар дәвамында моңны күңелендә саклап йөртә дә алачак икән.
– «Кабатланмас моңнар» моң төшенчәсенең чын мисалын, кабатланмас дәрәҗәдәге моң үрнәкләрен ишеттерәчәк. Татар халкын татар иткән нигезләрдән саналган тел, моң, җыр сәнгате бүген үз дәрәҗәсен югалтып бара. Бу – иң аяныч күренешләрнең берсе. «Кабатланмас моңнар» халкыбызның шушы кыйммәтен, мирасын калкытыр, дип ышанам, – дигән фикердә Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.
Әлеге концертны башлыча 3 кеше оештыра. Хәер, тамашачы өчен монысы мөһим түгел, алар әзер продуктны – концертны гына карарга килә. Сүз уңаеннан, концерт 22нче сентябрь 19.00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Яшь чикләве – 6+.
Концерт яңалыкларга да бай. Бер концерт карыйм дип килгән кеше, 4 өлештән торган матур һәм бай программа күзәтә алачак. Беренче өлеш 80-90нчы елларга багышланса, икенче өлеш – 1990-2000нче елларга. Алдагы бүлекләр 2000нче еллардан бүгенгегә кадәр тарихны чагылдырачак. «Безнең күбебез җитмешенче, сиксәненче елгы концертларны үз күзләре белән күргән кешеләр түгел. Без ул концертларга видеорәт ярдәмендә алып кайтачакбыз», – дип вәгъдә итте концертның режиссеры Илфак Хафизов.
Сер түгел: ретро концертларның беренче тапкыр гына тәкъдим ителүе түгел бу. Русиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның концертлары да нәкъ шундый рухта үтә. «Тәртип»леләр моны яшерми дә: «Ретро концертлар бар, алар күп. Шул ук Салават абый Фәтхетдиновның концертында да бу идея чагылыш тапты. Безнең максат – шушы концертлардан аерылып тору. Һәрбер җыр – ул башкаручының күңел халәте, тарихы, яңалыгы, хатирәсе. Һәрбер җыр үз чорының чагылышы булып тарихка керә», – дип саный алар.
«Тәртип» радиосы үз алдына мөһим максат куйган. Берничә буын җырчыларын бер сәхнәгә җыеп, тамашачыларны кызыксындырып тоту – зур хезмәт таләп итә. Моңа ирешә алырмы? Бу сорау бүген күпләрне борчый. «Тәртип» радиосы хезмәткәрләре үзләре дә яшьләрне мондый чараларга күбрәк җәлеп итәргә кирәк, дигән фикердә. Татарның моң дәрьясы өлкән буын вәкилләренә генә хас дигән уйдырмаларны юкка чыгарган очракта, бәлки, моңа ирешеп тә булыр.
– Сезон барышында төрле кыскартылулар һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә радиода өч кенә кеше калдык. Шуның берсе – тавыш режиссеры. Моңа да карамастан, яшибез, алга таба атларга тырышабыз. Планнарыбыз зурдан, һәркайсына ирешергә насыйп булсын, – дигән теләктә Ризәлә Исмәгыйлева.
Концертта җырчылардан Айдар Фәйзрахманов, Шамил Әхмәтҗанов, Фоат Галимуллин, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Алмаз Хәмзин, Зөһрә Шәрифуллина, Лена Бичарина, Зөфәр Хәйретдинов, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, музыкантлардан Кирам Сатиев, Ринат Мөхетдинов, Ринат Вәлиев, Айнур Моратов, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов, Динә Закирова чыгыш ясаячак. Ләкин бу радиопластинкаларның сәхнәгә менүе генә дигән сүз түгел, татар моңына сусаган җаннар җыр тыңлап, күңелләрен дә ял иттерә алырлар дип ышанып калыйк.
ИКЕ ФИКЕР
Фикер алышу барышында сәхнә йолдызларының фонограммага җырлавы һәм элеккеге җырларны яңача башкаручылар хакында кызыклы фикерләр дә ишетелде. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева:
– Композитор, шагыйрь белән бергә күпме көч түгеп иҗат иткән, еллар буе башкарып популяр иткән җырчыдан җырын сорап, җырлап йөри яшьрәк артистлар. Берәр мәҗлестә, авылда куйган концертында җырласын, тик радиога бу җыр белән чыгу дөрес түгел. Радио фондында җыр үзенең «хуҗасы» белән калырга тиеш. Хәния Фәрхи вафат булганнан соң, артистлар аның җырларын кабатлап яздыруга кереште. Хәния Фәрхинең бөтен җырларын алып бетерделәр дә, радиога күтәреп килделәр. Искитмәле башкаралар, бер сүз дә юк. Искә алу концертларында җырлагыз, үз концертларыгызда башкарыгыз, тик аның җыры белән радиога чыкмагыз!
Хәния апаның хатирәсен яңартабыз, иҗатын мәңгеләштерәбез бит без, диләр. Юк, мәңгеләштермисез, киресенчә, аның иҗатын үтерәсез! Радио фондына синең исемең белән кереп кала да, җыр киләчәккә ничек җиткерелә аннары? Ул бит җырчының баласы кебек тудырган кадерле җыры. Ул аны заманында авырлык белән иҗат иткән.
Өлкәнрәк буын җырчылары «юк» дип әйтә белми. Җырын сорап килгән яшьләргә дә «ярар, башкарсыннар, җырлансын, дип рөхсәт бирә». Шәхеснең мирасы киләчәк буынга барып ирешүгә киртә булмагыз, гадел итеп, матур итеп эшләгез.
Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов:
– Бүген яшьрәк җырчы тавышын яздыра да, ике айдан соң концертында шуңа авыз ачып тора. Әмма монда ихласлык югала. Әйе, ул бик матур җырлыйдыр, тик синең күңел халәтең ике ай элек җырлаганча түгел инде. Халык моны бик тиз аерып ала. Кичә яздырган җырны бүген мин дә кичәге кебек җырлый алмаячакмын, чөнки ул үткәндә калган. Менә бу хакыйкатьне онытмасак иде.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии