- 17.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №36 (13 сентябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас...
Ризаэтдин Фәхретдин
Мәктәп укытучысы ул – укучыларына рөхсәт ителгән дәреслекләр нигезендә белем өйрәтүче һәм җиткерүче генә түгел, ә үзебезнең гасырлар дәвамында буыннан-буынга сакланып килгән халык педагогикасы нигезендә тәрбияләүче дә. Һәм аңа ата-аналарның балалары алдындагы бала хакы бурычы нигезендә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү буенча бергәләп эшләү дә йөкләнә.
Чын укытучы да, бөек мәхәббәт нигезендә корылган төзек гаилә дә көн саен үз белемен үстереп яшәргә тиеш дип саныйм, чөнки яшь чакта элеккеге буыннан тәрбия алып җиткермәү бар бит, «башка ат типкәнче», дип әйтүем. Махсус алар өчен билгеләнгәндәй, җөмһүриятебездә йөзләгән басма матбугат чыганаклары арасында «Безнең гәҗит»тәге кебек бүгенге тормыш хәлебез чагылган актуаль темалар, «Мәдәни җомга» газетасындагы милләт тарихы тупламасы үрнәк итеп алырлык.
Һәр атна чәршәмбе вә җомга көн кулыбызга килеп керә торган бу газеталарның әзер дәреслекләр икәнен истән чыгармыйча, интернетта бар диеп, үз-үзебезне алдап, манкортлашып утырмыйк. Яшәү өчен акча тотабыз. Ә нигә үзебезнең рухи аңыбызны күтәрүгә акча кызганабыз әле? Үз аңыбыз белән фикер йөртеп һәм киләчәгебезне уйлап, яшәешебезне булдырсак иде. Айның унбишенче көненә чаклы элемтә бүлегенә кереп яисә интернет аркылы абунәче булсак (гәҗитләргә язылсак), киләсе айдан өйләребезгә, фатирларыбызга китереп бирелгән, почта тартмаларына (үз вакытында алырга исегездән чыкмасын) салынган өстәмә белем чишмәсе сезнең кулларыгызда булачак.
Мәктәпнең балаларга аң-белем бирүе дә һәм бигрәк тә милләтебезнең гыйлем дәрәҗәсен күтәрүе дә, шулай ук ата-аналар белән бәйләнеше дә көндәлек тәрбиядән тора.
Кешелек экологиясе бозылып барган чорда киләчәгебезне күздә тотып, күбрәк белемле булып, иманлы, инсафлы гаиләләр булдырсак иде, дигән теләктә калучы
Илгизәр АКЪЕГЕТ,
Яшел Үзән районы, Усаклы бистәсе
Комментарии