- 16.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Бу дөньяда фаҗигале хәлләр булып тора. Кинәт кенә атаклы милли җырчыбыз Зөфәр әфәнде Сафинның китеп баруы турындагы хәбәрне ишетү тетрәндергеч гамәл булды. Бу турыда интернетта мәгълүмат юкмы икән дип карасам, анда бик хәтәр сүзләр язылган. Янәсе, ул үзенең йорты тирәсендә кызы белән һава сулап йөргәндә, битенә кара маскалар кигән өч кеше аннан М. Прохоровның культура фондына тапшыру өчен 150 мең акча сорап, урындык аягы, таяклар белән кыйный башлаганнар, дигән сүзләрне телефоныма төшереп алган идем. Бу сүзләр интернетта озак тормыйча, юкка чыгарылды. Дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматның кем тарафыннан, нинди ният белән язылганы аңлашылмый.
Зөфәр Сафин – милли һәм дини җанлы, зур белемле шәхес буларак, миллилегебезгә багышлап оештырылган чараларда аның белән еш очрашырга туры килә иде. Күренекле шәхесләребезнең һәйкәлләрен ачканда, алар яшәгән йортларга истәлек такталары куйганда һәм аларны зиярәт иткәндә Зөфәрне күреп, аның акыллы фикерләрен ишетеп тора идек.
Бөтентатар конгрессының Казан бүлеге тарафыннан оештырылган «Туфан Миңнулин эзләреннән» дигән сәяхәттә, Тәтеш районына һәм Болгар җирлегенә барганда да Зөфәр дә була иде. Бу сәяхәтләр вакытында юл буе аның җырларын тыңлап, үзеңне концерт залында утырган кебек хис итә башлыйсың. Минем: «Зөфәр әфәнде, сез җырламаган җыр калмагандыр, сезнең талантлы җырчы булуыгыз күренеп торуга карамастан, нишләп без сезне концерт залларында яки телевизорларда күрмибез?» – дигән соравыма ул: «Хәзер андый урыннарда җырлау өчен түләргә кирәк, мондый хезмәт үзен аклый алмый», – дигән иде.
Аның турында мәкалә язасым килеп, дәрәҗәле исемнәре турында сорагач, андый исемнәрем юк, әти-әни биргән Зөфәр дигән исемем бар, дигән иде ул. Шулай да Зөфәр Сафинга багышлап «Исемсез халык җырчысы» дип аталган мәкаләм 2021нче елның февралендә «Мәдәни җомга»һәм «Безнең гәҗит»тә бастырылган иде.
Зөфәр дустым белән соңгы очрашу Мәрҗәни урамындагы инвалидлар оешмасында, ифтар ашына багышланган мәҗлестә булды. Аның белән сөйләшеп утыруыбызның монысы соңгысы булган икән. Ул анда җыелган халык алдында үзенең фикерләрен һәм мөнәҗәтләрен дә әйтеп торган иде.
Аннан кайтканнан соң, икенче мәртәбә Зөфәргә багышлап язылган «Шәфкатьле талант иясе» дип аталган мәкаләм «Безнең гәҗит» һәм «Мәдәни җомга» газеталарында басылды. Аны укыгач, Зөфәр үзе дә миңа рәхмәт әйтеп шалтыраткан иде.
Зөфәрне искә алу мәҗлесләре – Мәрҗәни мәчете ярдәме белән үткәрелә дип аңладым. Аллаһыбызның рәхмәте булсын аларга. Шул ук инвалидлар оешмасында мәетнең өчесенә багышлап уздырылган аш мәҗлесендә катнашу миңа да насыйп булган иде. Зур зал бүлмәсе халык белән тулы булды. Монда филармония вәкиле Хәйдәр Сафин, музей директоры Алсу Хәкимова һәм артистлар Кирам Сатиев, Искәндәр Биктаһиров, Илсур Сафин бар иде. Исемсез халык җырчысы Зөфәр Сафинның иҗатына бәя бирелеп, үзе киткәннән соң булса да аңа дәрәҗәле исем бирү мөмкинчелеге тудырылсын иде дигән фикеремне әйткәч, аның белән килешүчеләр булды булуын.
Зөфәр Сафин филармониядә эстрада бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарганда аңа «атказанган» исеме бирү турында документлар җыя башлаган булганнар. 2003нче елда эстрада бүлекләре таркатылып, күп артистлар эшсез калдырылган заман килде.
Шул вакыйгалардан соң, Зөфәр үзенең хатыны Наилә ханым белән мәктәпкә эшкә урнашып, балаларга җыр сәнгате буенча белем бирә башлыйлар. Зөфәр әфәнде үзенә Хак Тәгаләдән бирелгән җырлау сәләтен югалтасы килмичә, 2009нчы елда рәсми рәвештә теркәлеп, инвалидлар, картлар йортларында оештырылган иганәчелек чараларында катнашып, иҗатын дәвам итә.
Акча эшләү нияте белән генә йөрүче зәвыксыз җырчылар арасында да исемсезләр калмады диярлек. Консерваториядә, мәдәният институтында җыр сәнгате буенча белем алган, зәвыклылыгы белән аерылып торган Зөфәр Сафинның иҗаты соңга калып булса да үз бәһасен алсын иде.
«Тәртип» радиосында 29нчы майдан башлап Зөфәр Сафин атналыгын игълан иткән радио җитәкчесе Ризәлә ханымга һәм коллективка ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Андый шәхесләр онытылмыйча, аларга багышланган тапшырулар ешрак булсын иде ул.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии