Кабер ташлары сыкрый, елый...

Кабер ташлары сыкрый, елый...

Идел буе төбәгендәге «Ирбис» АЗС челтәре тарафыннан урнаштырылган юл буендагы мөселман гыйбадәтханәләрен сүтәләр. Активистлар хәбәр иткәнчә, нәкъ менә гыйбадәтханәләр янгын сүндерүчеләрдән алып җир кадастрына кадәр төрле хезмәтләр тарафыннан АЗС челтәрен тикшерүләр сериясенә сәбәп булган. Компания үзе һәм рәсми руханилар дәшми.

Руханилар хәтта Казанның Совет районында барлык мәчетләрдә азан яңгыравын тыйган хатларга карата да бер сүз әйтә алмадылар. Кемгәдер комачаулый. Прокуратурага шикаятьләр килә. Дөрес, прокуратура килгән хатларга тәэсир итми калмый, шулай итеп рәсми хөкүмәт мәктәпләрендә татар телендә алып барылган дәресләр дә тыелды.

Егерменче гасырның егерменче-утызынчы елларындагы хәлләр генә була күрмәсен. Әдәби телне бетерү дә бик күпкә китте. Өй-гаилә шартларында дәрес алу, фәнгә өйрәнү – сөйләм теле генә булып кала.

Шушы көннәрдә вакытлы матбугатта Себер төрки-татар ханлыгы башкаласы булган Искердә, нәкъ шәехләр һәм ханнар җирләнгән каберләр янында, билгесез кешеләрнең тәре кадап киткәне турында хәбәр таралды. Моннан тыш әлеге биләмәләрне саклаган ике этне дә бер-бер артлы агулап үтергәннәр. Бу Искергә ясалган беренче генә һөҗүм түгел. Белгечләр моның артында Себерне урыс җире дип күрергә теләүче радикаллар тора дип белдерә, әмма карагруһларның Искергә каршы вандаллыклары күптән башланганы да мәгълүм. Искер өчен шәһит киткән татарларга куелган истәлек ташының аен каерып алып, обелискны Иртыш буена төшереп атканнар иде. Имеш, монда кем хуҗа икәнне күрсәтәләр!

Узган вакыйгаларны барласаң бик кызык хәлләргә очрыйсың. Актаныш районында татар зиратына тәре куеп күмелгән каберлекнең икенче мәртәбә тәресен кискәннәр, бу юлы каберлекне җимереп мыскыллап та киткәннәр. Моның өчен район башлыгы Татарстан президенты тарафыннан кисәтү алды һәм мәетнең туганнарыннан гафу үтенеп, эшеннән китте. Полиция органнары җинаятьчеләрне эзләүне дәвам итә.

Бу вәхшилек гамәле, әлбәттә, каберлекләрне бозу иң соңгы эш. Билгеле, моны начар күңелле кешеләр генә эшли ала. Ләкин бу вакыйгада мәет каберенең туганнарына да сораулар бар. Мөселман зиратында тәре утыртып күмү үлгән үз туганыңа һәм башка зират әһелләре туганнарына хөрмәтсезлек күрсәтү дип тоелмадымы икән? Христиан дине бит ислам дине шикелле үк кешеләрне хөрмәт итәргә һәм аларның фикерләрен исәпкә алырга өйрәтә. Нигә соң вәхшиләргә яки провокаторларга мөмкинлек тудырырга иде?

Әйтеп үтәргә кирәк, күптән түгел Русия тикшерү комитеты, Федераль Хәвефсезлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы Волгоград шәһәре мәчете каршында Коръән яндыруда шикләнелүче Никита Журавельне кулга алган иде. Аны «дини хисләрне мыскыллау» максаты белән «җәмгыятьне ихтирам итмәү»дә гаеплиләр. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 19нчы майда Журавель Коръәнне башка мәмләкәтнең иминлек хезмәте күрсәтмәсе белән яндырган, чөнки аңа 10 мең сум вәгъдә ителгән.
Нинди осталык һәм һөнәри белем.

Ә 2016нчы елның 8нче сентябрендә, җомгага каршы төндә Яңа Татар бистәсе зиратында вәхшилек – зират ташларын җимерделәр. Зиратта йөзләгән кабер ташын, шул исәптән композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташларын җимерүне «дистә, йөз ел эчендә дә башка сыярлык хәл түгел» дип бәяләде халык.

9нчы сентябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүчеләрне табу ниятеннән тикшерүне үз контроленә алды. Ул хокук саклау органнарына әлеге җинаятьтә гаеплеләрне табуга бөтен көчне салып, кыска вакытта тикшерү эшен тәмамларга йөкләде. Рәис ассызыклаганча, әлеге вәхшилекне башкарган җинаятьчеләрнең иманы да, милләте дә, вөҗданнары да юк. Хәтта зираттагы кабер ташларын җимерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 5 млн сум вәгъдә ителде. Әлбәттә, республика җитәкчесе бу җинаятьчеләрне табарга омтылган икән, иртәме-соңмы алар табылыр, әмма Татарстан Диния нәзарәте ни өчен бу чараларда үзен даладагы «тәвә кошы» сыйфатында башын комга тыгып кала икән? Җәмигъ мәчетен бер урыннан икенче урынга күчерү, хәтта өченче урынга урнаштыру турында сүз бара һәм биредә дә Диния нәзарәте үзен «кунакка килгән малай» сыйфатында тыйнаклык саклап дәшми, көрәшми кала.

Җәмәгать, кая барабыз? Дини татулык дини өстенлеккә әверелмиме икән?

Айрат АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии