- 16.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Милләт язмышы
1883нче елда Карлы авылы зиратында мәетләрне җирләргә урын бетә. Авыл җитәкчелеге Буа өязенә мөрәҗәгать итеп, ул Сембер губернасында карала. Яңа җирне игеннәр чәчелми торган, сазлыклы, яз-көз көннәрендә су белән тулучы бакалы урыннан бүлеп бирәләр. Авыл халкы ризасызлык белдерсә дә, патша хөкүмәте үз карарын үзгәртми – мәетләрне бүлеп бирелгән урынның кулайрак булган өлешләрендә җирли башлыйлар. 1885нче елның кышында бер кабер казыгач, анда су чыга. Җәмәгать мәетне су өстенә салмый. Авылда халык шау-шу күтәрә. Авыл старшинасы тиз арада Буа өязендәге җитәкчеләргә хәбәр җиткерә. Комиссия килеп тикшергәч, су барына инанып, зиратка яңа җир бүлеп бирәләр. Әмма элек бирелгән урында җирләнгән мәетләр урыны бүгенге көннәргә кадәр сакланган. Анда, чәчелгән кыр уртасында, каберлекләр өстенә утыртылган агачлар калган. Куаклык тирәли агач колгалардан мал-туар кермәслек итеп койма корылган.
Минем Бабамның 1883нче елның 13нче ноябрендә никахлашкан хатыны Бибихафизә 1884нче елда шул утрау хәлендә сакланып калган урында җирләнгән. 19 яшьлек чибәр хатын авырып китеп, яшьли вафат була. Бабай сөекле хатыны вафатыннан соң 8 ел өйләнми яши. Аның кабере өстендә каен агачы үсеп утыра.
Искәрмә: Әле 1883нче елларда да Карлы авылы Байбулат исеме белән, Ульян шәһәре – Сембер исеме белән яшәгән.
Расих ҖӘЛӘЛОВ,
Буа районы, Карлы авылы
Комментарии