- 15.02.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №01 (гыйнвар)
- Рубрика: Милләт язмышы
Һич икеләнмичә әйтергә була – Түбән Новгород өлкәсендә төбәк тарихын өйрәнүгә нигезне Галимҗан Орлов салды. Дөрес, аңа кадәр дә Казан галимнәре тарафыннан Нижгар татар-мишәрләренең тел үзенчәлекләрен, халык авыз иҗатын, этнографиясен өйрәнүчеләр булды, әмма төбәк тарихы һаман бер читтәрәк кала килде. Бу бушлыкны өлешчә Түбән Новгородның рус тарихчылары тутырды, әмма алар да монда яшәүче мишәр-татарларның борынгы тарихына алынмады, узгандагы фаҗигале якларны әйләнебрәк уздылар. Ә ул тарихны шушы җирлектә туып-үскән, милләтенең зурлыгын да, хурлыгын да җаны-тәне белән тойган, татарның бөеклеген һәм фаҗигасен архив документларына таянып раслый алырлык галим тудырырга тиеш иде. Һәм заман бу урынга Галимҗан Мостафа улы Орловны сайлап алды, тарих аны иң алгы рәткә чыгарды, милләт күгендә яңа йолдыз кабынды... Һәм ул бу бөек миссияне ахырга кадәр намус белән үтәде, Нижгар татарлары тарихы турында хак һәм туры хезмәтләр калдырды. Ул башлаган изге эшне дәвам итүчеләр дә табылды, аның хезмәтләренә таянып, төбәк тарихы турында дистәләгән китап язылды, күпләр аны үзләренең остазлары, дип атадылар, шулай итеп, милләт тормышында Галимҗан Орлов йолдызлыгы барлыкка килде...
Галимҗан Орловның туган авылы Камка милләт тарихында билгеле урын алып тора. Авылга рәсми рәвештә нигез 1603нче елда, йомышлы татарлар тарафыннан салынган, дип язсалар да, галим бу татарларның Камкага әйләнеп кенә кайтуларын, ә авылның болгар чорларыннан ук булуын әйтә.
“В противовес некоторым другим публикациям, в книге доказывается, что Камкино существовала задолго до 1603 г., когда камкинцам было разрешено вернуться на свои прежние земли, и что оно было основано выходцами из булгарских мест. Это значит, что Камкино является одним из древних селений края.” (А.М.Орлов, А.А.Каримов. Камкино: история и современность. – Нижний Новгород. 2003, стр. 6.)
Аның туган авылы турындагы китабыннан күренгәнчә, Камка – затлы морзалар һәм бай сәүдәгәрләр авылы, анда Мәмәдәли, Аганин, Мостафин, Җангалди морзаларның нәселе яшәгәнлеге билгеле. Камкада шулай ук дүрт гасыр буе Ямаш морза Мангушевның нәсел дәвамчылары яши һәм алар тарихта тирән эз калдыра. Шул ук китаптан күренгәнчә, кайбер версияләр буенча, 1552нче елда, Явыз Иванның Казанга явы вакытында, Камка авылы халкы да көчләп чукындырыла, мәчетләре чиркәүгә әйләндерелә.
“В середине XVI века камкинцы испытали ужас выселения из родной деревни и переселения в дальние края. Как свидетельствуют документы, во времена похода Ивана Грозного на Казань, в ходе колонизации края жители деревни были выселены со своих обжитых земель. Деревня была передана русским служилым людям и местной вячканской мордве.” (А.М.Орлов, А.М.Файзуллин. Навеки вместе. Книга 2. – Москва, 2012, стр. 115; ГАНО, ф. 157, оп. 1, д. 154, л. 75.)
Мондый аянычлы язмыш бер Камка өстенә генә төшмәгән, төбәктәге күп татар-мишәр авыллары шушы хәлгә калган – аларны көчләп чукындырганнар, чукынмаганнарны юк иткәннәр яки туган җирләреннән куып җибәргәннәр. Шуңа күрә бу җирләр «Дикое поле», дип аталган, 17 гасыр башында йомышлы (служилый) татарлар килеп урнашканчы, алар буш яткан. Булачак галим туган авылында болар турында ишетеп үскән һәм соңыннан татар-мишәрләрнең моңа кадәр беркем язмаган бу фаҗигале тарихын китап итеп чыгарган. Галимҗан Орлов туган төбәгенең Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы составларында булуын архив документларына таянып исбатлаган беренче тарихчы булды. Ул шулай ук йомышлы татарларның, морзаларның ата-бабалары туган бу җирләргә 17 гасырда махсус әйләнеп кайтуларын, Татар Даласын үз кулларына алуларын да әйтте.
Инде кабат Камка тарихына кайтыйк. Казан алынганнан соң, төбәктә татарларны кысу, чукындырулар, куылу-сөрелүләр никадәр көчле булса да, күп авыллар, шул исәптән Камка да барыбер татарлыкка һәм мөселманлыкка әйләнеп кайта, бәлки моңа ислам динендә булган йомышлы татарларның бирегә килеп урнашуы да ярдәм иткәндер. Шул ук вакытта, чукынмаган өчен Камкадан куылган татарларның да бер өлеше кире туган авылына кайта, бу хәл 1603нче елда була һәм рәсми документларда теркәлә. 1766 һәм 1797нче елларда биредә инде мәчетләр салына, 1915нче елда Камкада дүрт мәчет һәм мәктәп була, авылда 3670 кеше яши.
1929нчы елда туган Галимҗан Мостафа улының балачагы авылда мәчетләр ябылган чорга туры килә, ә үсмер чагын ачлы-туклы сугыш еллары урлый. Уналты яшенә кадәр ул колхозда эшли, гыйлемгә мәхәббәт аны янәшәдәге Кочко-Пожар педучилищесына китерә, дипломлы белгеч мәгариф өлкәсендә, партия-совет органнарында эшләп ала, Горький Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул инде үзен тулысынча фәнгә багышлый. 30 ел (1967-1996) Горький (Түбән Новгород) авыл хуҗалыгы институтында эшли, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты (1977). Бер караганда, фәлсәфә фәне тарихтан шактый ерак кебек, әмма Галимҗан Орловның фәлсәфәсе дә, сәясәте дә, идеологиясе дә – милләт тарихы, үз халкының катлаулы язмышы белән бәйле. Шушы елларда Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ленинград архивларында утырып, ул үзен гомер буе борчыган сорауларга җавап эзли. «Без, мишәрләр – кем, килмешәкме, әллә борынгы гасырлардан бирле биредә яшәгән төп хуҗалармы? Без, мишәрләр, Иван Грозныйга ияреп, Казанга, яу белән барганмы, әллә урыс явын татарлар өстенә җибәрмәс өчен, соңгы тамчы канына кадәр сугышканмы? Без, мишәрләр, бозлы суларга куып кертеп чукындырылган, авылы-авылы белән тереләй утларда яндырылган, гасырлар буе лашман камытын тарткан, малсыз, дансыз калган, әмма иманны бирмәгән, татар булып калган бит! Әмма көчләп чукындырганнан соң, милләтнең бер өлеше алар арасында калып, урыслашкан, үзенең телен, динен, кемлеген оныткан, нәтиҗәдә, төбәктәге 200 татар авылыннан нибары 34е генә утырып калган, болар турында кем әйтер, кем язар?! Ул ташландык татар зиратларына барып, кем дога кылыр, аларны кем искә алыр?» Һәм галим шушы гаять катлаулы, каршылыклы, фаҗигале тарихны, хаклыкны халыкка җиткерүне үз өстенә ала…
Үзенең 2 фәнни-популяр китабында («Мещера, мещеряки, мишари» (Казань, 1992) һәм «Нижегородские татары: этнические корни и исторические судьбы (Очерки)» (Нижний Новгород, 2001) галим бу гаять катлаулы сорауларга җавап тапкан. Әйе, мишәрләр бу җирләрдә төп халык, аларның борынгы бабалары кыпчаклар, бортаслар биредә Болгар заманнарыннан яшәгән, төрле чорда төрле дәүләтләрнең составында булганнар, тарихта мишәрләрнең аерым бәйлекләре-княжестволары булганлыгы да билгеле. Әйе, төрле милләтләр арасында яшәсәләр дә, мишәрләр үзләренең телен дә, динен дә бирмәгән, милли холык, белемгә хирыслык, гаять тырышлык аларны кайда да мөселман-татар итеп саклап калган. Әйе, Нижгар мишәрләре Казан белән Мәскәү арасында яшен үткәргеч ролен башкарган, ак патшага да, яшел патшага да хезмәт иткән чаклары булган, әмма һәр заманда үзләре булып калганнар, аларны тиз генә иярдән бәреп төшерә алмаганнар... Шул ук вакытта Орлов, мишәрләрнең зур татар халкының бер өлеше икәнлеген дә кат-кат ассызыклый, бер милләт икәнлеген яза.
Галимҗан Орлов үзенең хезмәтләрендә Явыз Иванның Казанга соңгы явына да шактый урын биргән, урыс гаскәренең татарлар белән бәрелешләре Арзамас янында ук башланып киткәнлеген язган, анда татарлар аяусыз каршылык күрсәткән.
“С татарами арзамасских мест царские воеводы столкнулись во время похода войска Ивана Грозного на Казань (1552). Судя по сообщениям, татары, , обитавшие по нагорной и левой стороне р. Теши, оказали упорное сопротивление отрядам войска царя. При этом уточняется, что здесь были татарские городища и селища. […] Тем не менее, в этих материалах о походе на Казань содержатся определенные сведения и о татарских селениях края, поскольку военная кампания против Казанского ханства фактически началась с арзамасских мест, где имелось татарское население, имевшее отношение к Казанскому ханству.» (А.М.Орлов. Нижегородские татары: этнические корни и исторические судьбы (Очерки). – Нижний Новгород, 2001, стр.100, 103.)
Шулай итеп, Галимҗан Орлов, беренчеләрдән булып, Казан ханлыгының көнбатыш чикләре Сура елгасында түгел, Арзамастан башланганлыгын исбат итә, ә аларның аралары, кимендә, 200 чакрым. Һәм шушы уңдырышлы туфракта, фәндә Татар Даласы, дип аталган җирләрдә, йөзләгән татар авылы таралып яткан. 1552нче елның җәендә Явыз Иван Казан өстенә шушы авылларны канга батырып үткән, Галимҗан Орловта болар бик ачык язылган. Ул шулай ук рус елъязмаларындагы кайбер ялгышларны һәм күрәләтә ялганнарны да ачыклый, мондагы сугышларны Тау ягы итеп күрсәтәләр, шулай итеп, тарихтагы татар эзләрен махсус яшерәләр, ди. Рәсми тарихчылардан аермалы буларак, Орлов урыс гаскәренең тукталган урыннарын (стан) башкача билгели, аның берсе Чүмбәли һәм Мәдәнә авыллары арасында булганлыгын әйтә.
Галимҗан Орлов шулай ук, революциягә кадәр язылган хезмәтләргә таянып, җирле татарларның Степан Разин яуларында актив катнашуларын беренчеләрдән булып исбатлый. Эш шунда, соңгы вакытта кайбер рус тарихчылары йомышлы татарларның Степан Разин яуларында катнашмавын әйтә башлады, әмма бу алай түгел. Русиядә башланып киткән көчләп чукындыруларга, талауларга һәм алдауларга түзә алмыйча, моңа кадәр патша хөкүмәтенә карата яхшы мөнәсәбәттә булган морзалар һәм йомышлы татарлар да аңа каршы баш күтәрә, чөнки аларның башка чаралары калмый. Орловның язуынча, 1670нче елның ноябрь-декабрь айларында барган канкойгыч сугышларда Рыбушкино, Ключище, Маклаково (Ожгибовка) авыллары татарлары катнаша, әмма алар рәхимсез рәвештә бастырылалар һәм тереләй яндырып үтереләләр. Әмма бу хакта мәгълүматны тарихта әйләнеп үтәләр.
«Участие алатырских и других групп татар в восстание завершилось трагически. Речь идет о крупном сражении, происходившем под Ключищем и в Маклаково (Ожгибовка), о котором в народе сохраняется предание как о сражении между татарами и русскими. Жертвы этого сражения исчисляются многими сотнями. Об этом в нашей литературе, даже в документальных сборниках не принято писать. Лишь П.П.Семенов в своей небольшой заметке решил поднять завесу над этим страшным побоищем XVII в. […] Бой этот кончился тем, что большая часть повстанцев была истреблена, остальные бежали в Маклаково (Ожгибовку) и засели там во дворах и гумнах, но были сожжены со всем селом. […] Подавление сопровождалось кровавой расправой, кампанией по насильственному крещению нижегородских татар.» (А.М.Орлов. Нижегородские татары… стр. 140-141.)
Рәсми тарихчылардан аермалы буларак, Галимҗан Орлов үзенең хезмәтләрендә Нижгар төбәгендә булып узган көчләп чукындырулар турында да күп һәм яңа мәгълүмат бирә. Авторның фикеренчә, Нижгар мишәрләрен 17-18 гасырдагы чукындырулар христиан диненә күчкән татар морзалары, алпавытлар һәм воеводалар ярдәмендә тормышка ашырылган. Үзенең «Мещера, мещеряки, мишаре» китабында ул 1700нче елда гына да төбәктә 3687 татарның чукындырылуын яза, ягъни җирле халык, помещик-алпавыты артыннан, авылы-авылы белән христиан диненә күчә (87 бит). Алга таба бу татар авылларының күпчелеге урыслаша, үзенең телен дә, динен дә гомерлеккә югалта, галим үзенең хезмәтләрендә ул авылларның якынча исемлеген дә биргән.
Әмма татарларны чукындыру турында төп әмер барыбер Мәскәүдән – патшадан килә, Галимҗан Орлов ул документларны да архивлардан эзләп табып, китабына керткән:
“В 1682 году был издан особый царский указ по Курмышскому уезду о поголовном и срочным крещении курмышских татар. Курмышский воевода получает именной приказ ехать в татарские деревни уезда для понуждения мурз, татар, их вдов, жен, детей и людей. В месячный срок они должны были принять крещение. Естественно, это вызвало переполох, массовое бегство татар в окрестные села Подгорного стана уезда. В 1683 г. в Москву направляется именные списки татар, принявших православную веру. Неслучайно, в Татарском Маклакове еще и в начале XIX в. было самое большое число крещенных татар (437 чел.)» (А.М.Орлов. Нижегородские татары…, стр. 117.)
Нәтиҗәдә, кайчандыр татарның үзәге булган, татар ханы Олуг Мөхәммәт урыс патшасы Василий Темныйны әсир итеп тоткан Курмышта бүген татарлар юк инде, аның тирә-юнендә татар авыллары да юк, алар барысы да урыслашып беткәннәр, кайберләрендә бары тик зиратлары гына утырып калган…
Галимнең галимлеген аның нинди архивлар белән эшләве, нинди чыганакларга таянуы, фәндә нинди ачышлар ясавы һәм нинди нәтиҗәгә килүе дә күрсәтә. Галимҗан Орловның, бу китапларын язганда, ул чакларда ук нинди бай чыганаклардан файдалануы таң калдыра! Ул Мещера, Нижгар төбәгенә, төрки халыкларга, фин-угырларга кагылышлы бик күп архив материалларына, патша заманында ук язылган тарихи хезмәтләргә таянган, бу бит әле интернетсыз заманда башкарылган эшләр! Аның бигрәк тә Мәскәүдәге Борынгы актлар дәүләт архивы белән ныклап эшләгәнлеге күренә, ә анда татарның фаҗигале тарихы һәм язмышы яшерелгән! Көчләп чукындырулар, чукынмаган өчен тереләй утларда яндырулар, патша фәрманы белән мәчетләрне җимертүләр, чылбырларга бәйләп, сөргеннәргә сөрелүләр турында кайбер документларны бары тик монда гына табарга мөмкин һәм Галимҗан Орлов аларны шул вакытта ук тапкан. Нижгар татарларының хак тарихын өйрәнүгә юлны ул салып калдырды, без Галимҗан абый салган сукмактан барабыз...
Галимнең чын галимлеген күрсәтә торган тагы бер билге бар – аның артыннан баручылар, хезмәтләрен нигез итеп алучылар, татар тарихы буенча ул башлаган эшне дәвам итүчеләр. Галимҗан Орлов ул яктан да бәхетле, аның хезмәтләренә бик күп тарихчылар һәм төбәкне өйрәнүчеләр мөрәҗәгать итә. Тарих фәннәре кандидатлары Дамир Хәйретдинов, Мәкъсүм Акчурин, Фәүзия Бәйрәмова-Аймал, тарихчы-краеведлар Хөсәен Аймалетдинов, Алексей Малышев һәм бик күпләр Галимҗан Орлов хезмәтләрен даими өйрәнеп, үз хезмәтләрендә аннан өземтәләр китерә, шуларга таянып, нәтиҗә чыгаралар. Хәзер безнең алдыбызда Галимҗан Орловның бай архивын өйрәнеп, аны тиешле урынга урнаштыру, бу зур мирасны халыкка җиткерү тора, моны «Туган як тарихы клубы» башкарып чыгара алыр, дип уйлыйбыз. Төбәк тарихчылары өчен Галимҗан Орлов исемендәге медаль булдыру да бу олуг галимнең хезмәтенә лаеклы ядкәр булып тора, ул, милләтенә карамастан, Нижгар татар-мишәрләренең хак тарихын яктырткан шәхескә биреләчәк.
Шунысын да онытмыйк, Галимҗан Орлов Түбән Новгород өлкәсендә иҗтимагый-милли тормышны кузгатып-кабызып җибәрүче дә бит! Әле 1989нчы елда ук «Туган як» өлкә татар мәдәният үзәген оештырып җибәрүче һәм аның җитәкчесе, 1990нчы елда «Туган як» газетасына нигез салучыларның берсе, беренче сабантуйлар, беренче милли ансамбльләр, беренче татар сыйныфлары, олимпиадалар, милли көрәш турнирлары – болар барысы да Галимҗан Орловның тырышлыгы белән барлыкка килгән гамәлләр! Милләт күгендә кабынган якты йолдызлар! Ул кабызып калдырган йолдызлар – Галимҗан Орлов йолдызлыгы! Мишәр халкы хуҗа булган Татар Даласы өстендә, милләт тормышында бу йолдызлык мәңге балкысын иде!
Хөсәен АЙМАЛЕТДИНОВ,
Тарихчы-краевед,
«Туган як тарихы клубы» җитәкчесе
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии