Эш күрсәткән ирне ил онытмас

Эш күрсәткән ирне ил онытмас

Әгерҗе районы, Барҗы Омга авылында туып үскән Галиәхмәт Гәрәй улы Галимовның исеме Спас районы Иске Рәҗәп авылы тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Болгар төбәгенең иң зур авылы саналган бу авылда аны һәрдаим искә алып яшиләр, өлкәннәр догадан калдырмый.

Үзем дә шушы авылда туып-үскән кеше буларак, ул вакытларны яхшы хәтерлим. 1962нче елда аны Әлки районы «Актай» хуҗалыгының баш зоотехнигы булып эшләгән җиреннән безнең авылга колхоз рәисе итеп куйдылар. Күршедәге Нәлет авылы да кергән Тельман исемендәге хуҗалыкның көймәсе комга терәлгән чагы иде. Колхозчыларның «таякка» эшләп йөргән чаклары. Еллар буе хезмәт хакы күрмәгән авыл кешесеннән нәрсә көтәсе? Югыйсә, Иске Рәҗәп элек-электән үзенең балта осталары, төзүчеләре белән тирә-якта дан алган авыл. «Актай» хуҗалыгында эшләгәндә әлеге авыл осталарының юктан бар ясап, ферма төзегәннәрен үзе дә яхшы хәтерли. Татарстан районнарында гына түгел, күрше төбәкләрдә зур эшләр башкарганнарын белә. Тик, колхоз акчалата түли алмагач, иң булдыклы ир-атлар кайсы-кая күрше Ульян өлкәсендәге рус авылларында «озын берлек» артыннан читкә чыгып эшләргә мәҗбүр. Аларны колхоз эшенә ничек тартасы? Ни игенчелектән, ни терлекчелектән бернинди керем булмагач, әллә ни ерак китеп булмый шул. Кыскасы, авылның иң зарлы чагы.

Гадәттә, читтән килгәннәрне авыл халкы сагаеп каршылый. Моңарчы төрлесен күргәннәр. Күбрәк үз мәнфәгатен кайгыртып, берничә ел дәвамында колхозның барлы-юклы малын уңлы-суллы тараталар да, тагын да өскәрәк китеп баручылары да булган.

Ни хикмәттер, күзләреннән очкын чәчеп торучы утыз яше яңа тулып узган җитәкчене моңарчы ипигә дә туймаган авылның нинди өметләр белән каршылавын күз алдына китерү кыен түгел.

Күршедә генә яшәүче якын туганыбыз, сугыштан нык яраланып кайткан Хәсәнҗан аганың әтигә сөйләгәннәре хәтергә уелып калган. «Кышлыкка бераз печән әзерләп булмасмы дип, юл читендәге үләнне чабып азапланам. Җигүле ат белән берәү яныма килеп туктады. Карасам... председатель. Котым калмады. Чалгыма таянып басып торам шулай. Сөйләшеп киттек. Җүнле кешегә охшаган. Хәлемне аңлады.

– Абзый, болай азапланма. Сугышта яраланып кайтканнарга печәнне ишек алдына китереп бирәчәкбез, ди.

Моны сөйләгәндә, Хәсәнҗан аганың күзләрендә яшь иде. Сер түгел, Бөек Ватан сугышы мәхшәрендә авыр яраланып, аяксыз, кулсыз кайтканнарга игътибар бик соңлап кына булды бит. Иске Рәҗәп авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән 444 кешенең ике йөздән артыгы яу кырында ятып калса, дошманны җиңеп кайтканнарының да күбесе төрле яралардан азапланып яшәде. Аяк-кулсыз кайтканнар арасында колхозда эшләп йөрүчеләре бар иде. Ни кызганыч, үзләренә тиешле кадер-хөрмәтне күрми китеп бардылар.

Кырыс һәм таләпчән җитәкченең беренче адымнарын «энә күзеннән» үткәрүчеләр колхоз рәисенең «озын берлек» эзләп, читтә йөрүче шабашникларны ничек итеп колхоз эшенә тартуын авылда хәзер дә легенда итеп искә алалар. Председатель иң беренче эш итеп, һәркайсының өендә була. Гаиләләре, тормыш хәлләре белән кызыксына. Баксаң-күрсәң, ел буена шабашкада йөрүчеләрнең хатыннары да мондый хәлдән туйган икән. Өйдә ир-ат булмагач, кышлыкка утын, печән әзерләү, барлык тормыш мәшәкатьләре алар җилкәсенә төшә. Ни хәл итәсең? Бала-чаганы мәктәпкә әзерлисе бар. Кибеттән дә акчасыз берни бирмиләр...

Колхоз акча түли алсын өчен, кереме булырга тиеш. Ярым җимерек фермаларда йөз баш мөгезле эре терлек һәм утыз баш дуңгыз калган. Колхоз кассасында акча булмавына да байтак вакыт узган. Югыйсә, хуҗалыкның 6600 гектар уңдырышлы сөрү җире бар. Эшне тиешенчә оештырганда, терлекчелектә дә мөмкинлекләр юк түгел.

Күрше хуҗалыктан йөз баш мал алып кайтуны бөтен авыл бәйрәм сыман шатланып каршылавын хәтерлим. Фермаларны төзекләндерә башлагач, киләчәккә күптән югалган өметләр кабат яңарды. Гомере буе хуҗалыкта баш хисапчы булып эшләгән Әсгать ага Нугаевның «дистәләгән мең кирпеч җитештерүгә исәпләнгән завод, эшли башлавының беренче елында ук колхоз кассасына 18 мең сум керем бирде» – дигәне дә хәтеремә уелган. 30 гектар урман сатып алып, төзелеш өчен кирәкле материалларны хуҗалыкта әзерли башлагач, эшләр тагын да җайлана төште.

Озак та үтми, бер төркем шабашниклар җыелышып колхоз рәисе янына килә. Бу турыда бер очрашуда Галиәхмәт аганың менә ниләр сөйләгәнен хәтерлим:

– Кичкырын, бүлмәмдә эш кәгазьләре караштырып утырам. Җиде-сигез ир-ат килеп керде. Арада бераз салмышлары да бар. Җайлап кына колхозның киләчәге, нинди төзелеш эшләре башкарылачагын, эшләгән өчен акчалата түләргә җыенуыбыз турында сөйлим. Сизәм, шикләнүчеләре дә бар. Моңарчы да ышандырганнар иде, түләмәделәр, – диләр. Ә иртәгесен, әзмәвердәй җиде ир-ат балта-пычкыларын күтәреп, таңнан ук контор янына килеп басканнар. Нинди эшкә алынасы, диләр.

Галиәхмәт Галимов җитәкчелек иткән чорда Тельман исемендәге күмәк хуҗалыкта төзелгән фермаларны, төрле хуҗалык биналарын санап чыгар өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Авылның берничә шабашнигы белән башланган төзелеш эшләрендә алты бригада эшләде ул заманнарда. Дистәләгән ферма, урта мәктәп бинасы, авыл уртасында зур кибет, Мәдәният йорты, машина-трактор паркы, тагын әллә нинди биналар калкып чыкты. Хуҗалык өчен генә түгел, ә тирә-як авылларны да тәэмин итә алырлык кирпеч заводы, ак он тегермәне, ит продуктлары җитештерү цехы, йон эрләү участогы кебек элек авылның уена да кермәгән мәшәкатьләр барлыкка килде. Ә бит боларның барысы да авыл кешеләрен эшле һәм ашлы итү өчен башкарылган. Җәйләрен яшелчә, җиләк-җимеш үстерү дә колхозга шактый керем бирде. Дистәләгән гектарга җәелеп киткән алма бакчасы да озак еллар дәвамында табышлы эшләп килде.

Үземә дә җәй көне колхоз төзүчеләре белән Казанның тимер-бетон заводында эшләргә туры килде. Авыл – эшче куллар, ә завод колхозга бетон плитәләр белән ярдәм итте. Ике ай эшләп, заводтан уч тутырып акчасын алдык. Өстәвенә, колхоз бушлай ашлык та бирде. Менә шулай һәр эшне төрле яклап уйлап, хуҗалыкка да, эшләүченең үзенә дә файдалы итеп оештыра белде ул.

Әйтергә кирәк, Галиәхмәт Гәрәй улы шактый кырыс, таләпчән җитәкче булса да, кешеләргә карата үтә игътибарлы, миһербанлы иде. Тормыш булгач, төрлесе була бит. Моңарчы кем кайда эшләсә, шуннан файдаланып яшәгән колхозда терлекләргә дигән фуражны, силосын-печәнен урлашуны туктатуның үз юлын таба алды ул. Фермада эшләүчеләр тракторчы-механизаторлар белән беррәттән күпме теләсә шулкадәр ашлыгын, башка кирәк яракларын алды. Ул җитәкчелек иткән 1962-77нче еллар эчендә авылда беркемнең дә колхоз малын урлау яки башкача хилафлык өчен җинаять җаваплылыгына тартылмавы да шуны раслый.

Ул елларда да эшләгән кешене күрә белделәр. 1977нче елда Галиәхмәт Гәрәй улы Куйбышев районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Аны авылның яше-карты – барысы бер булып, елап озатты. Сигез ел буе авыл хуҗалыгы идарәсе йөген тартканнан соң, районның башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.

Кайда гына эшләсә дә, Галиәхмәт Гәрәй улы иң беренче чиратта гади кешеләрнең мәнфәгатен кайгыртып яшәде. Аның һәр нәрсәгә үз карашы бар иде. Өстәгеләр әйтүенә карап кына, үз фикерен үзгәртмәве аркасында, аңа үз тормышында шактый кыенлыклар белән дә очрашырга туры килүен беләм. Андый чакларда Галиәхмәт Гәрәй улы үзенең гомер юлдашы Энҗе апаның теләктәшлеген тоеп, намусына хыянәт итмичә, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыга белде.

Галиәхмәт аганың бар якларын да яхшы беләм дип йөрсәм, ялгышам булып чыкты. Сиксән яшьлек юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә мин аның эш бүлмәсендәге картиналарын күреп, хәйран калдым. Бирсә бирә бит Хак Тәгалә талантны! Һич арттырусыз, әлеге картиналардан менә дигән күргәзмә оештырып булыр иде. Монысы инде безгә – аның игелекле гамәлләрен барлаучыларга кагыла. Шуны да ассызыклап үтим: Галиәхмәт аганың хәләле Энҗе апа башлангычы белән әлеге изге күңелле кеше турында хатирәләр тупланган китап чыгару турында хыялланабыз. Тормышта якты эз калдырган, Иске Рәҗәп авылы, Спас районы халкы өчен җан атып яшәгән изге күңелле Галиәхмәт аганы онытырга ярамый.

Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии