Без нинди сөт эчәбез?

Без нинди сөт эчәбез?

Гадел Кутуй урамындагы «Красное-Белое» дип аталган кибеткә Мордовиядә җитештерелгән сөт китерәләр. «Ультрапастеризованное» дигәненең саклану вакыты 9 ай диелгән. Химикатлар кушылмаган чиста сөт суыткычта берничә генә көн саклана ала, әчи. Бу гадәти хәл, шулай булырга тиеш тә.

Кызыксынып, бу кибеттә тагын кайлардан китерелгән сөтләр бар икән, дип карадым. Белорусия, Самара, Түбән Новгород, Белгород һәм Урал төбәкләреннән үк китерәләр икән бит сөтне. Ә менә үзебезнең Татарстанда җитештерелгән сөтнең булмавы ачыкланды. Читтән китерелгән сөтләрнең саклау срогы 1 ел дип күрсәтелгән. «Нәрсә китерсәләр, шуны сатабыз», – диде сатучы минем, ник үзебезнең сөт юк, дигән соравыма җавап итеп.

Үзебез яши торган йортта урнашкан кибеткә дә кереп карадым. Монысында Казахстан белән Оренбургта җитештерелгән сөтләр белән беррәттән Алабуга, Яшел Үзән, Чистай һәм Казанның Арбузов урамындагы сөт комбинатыннан китерелгән сөтләрнең булуы да ачыкланды. Үзебездә җитештерелгәннәренең саклану срогы 7-10 көн генә. Аерма бик зур бит. Ниндидер химикатлар белән бер ел буена саклана торган сөтнең сөт диярлеге кала микәнни? Мондый ризыктан кеше организмына файдага караганда зыяны күбрәк түгелме икән?

Русия төбәкләреннән генә түгел, Казахстан, Белорусия кебек чит илләрдән дә китерелгән сөт белән кибетләребезне тутырмыйча, үз җитештерүчеләребезгә күбрәк урын бирәсе иде бит. Монысы да югарыдан тыелган әйбер түгелдер, шәт. Сөт җитештерү буенча илдә беренче урында торабыз дип, язып та, сөйләп тә торалар югыйсә.

Читтән китерелгән сөтнең бәясе арзанрак буламы икән, дип караганда, меңәр чакрымнан кайтартылганы кыйммәтрәк тә бугай әле. Ничек карасаң да, безнең файдага түгел инде бу.

Элегрәк сөтне бер литрлап саталар иде. Хәзергеләре 0,9-0,8 литр гына. Бәясен төшерү өчен күләмен киметәләр.

Тагын бер нәрсә борчый: читтән китерелгән сөтнең сыйфатын кемнәр тикшерә? Бу турыда җавап бирүче булмас микән?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии