Тәнкыйть кирәкле шәйдер

Тәнкыйть һәм үз-үзеңне тәнкыйть итү кешене төзәтә диләр иде. Хәзер тәнкыйтьләү бетте ул. Элек хәтта түрәләрне дә тәнкыйтьлиләр иде. Бүген исә аларның эше барса да, бармаса да, бары тик мактыйлар гына. Үткәннәрне барламыйча, яңасын төзеп булмый, диләр. Аны Әби патша да әйткән түгелме? Хәзер инде үткәннәрне барлап тормыйлар. Менә шуңардан гына әйтәм.

Нигә илдә демография программасы эшләмәде? Түрәләр демография турында сүз башлаганчы, Дәүләт Думасы депутатларын, хөкүмәт җитәкчеләрен, Федерация Советы әгъзаларын, губернаторларны, табибларны, укыту оешмалары җитәкчеләрен Владимир Путинга җыеп, демографиянең нәрсә икәнен аңлаткан булсалар, ул программа «базга төшмәс» иде, эшләр иде. Демография бит ул илнең тормыш нигезе. Ә тормыш нигезендә авыллар тора түгелме? Демография югарыда санап киткән җитәкчеләрнең берсенә дә кирәкмәде.

Демографияне «баздан чыгару» өчен халык таралып бетмәгән авылларда кооперативлар оештырырга кирәк. Шуларда эшләүчеләр өчен шәһәрдәгечә бөтен шартларын китереп йортлар салып бирергә, авылларга таш юллар салырга, 30-35 меңнән дә ким булмаган хезмәт хакы түләп кенә демографияне күтәреп буладыр дип саныйм мин. Аны хәзерге хөкүмәт 3-5 елда эшләп чыга ала.

С. ХАҖИЕВ,

Башкортстан республикасы

Комментарии