Мәскәү булдырмаганны без булдырабыз

Мәскәү булдырмаганны без булдырабыз

Миңа гына шулай тоелдымы, әллә чынлап та шулай булдымы – «Халыклар берлеге» көнен ошбу елның 4нче ноябрендә Татарстаныбыз зәңгәр экраны кызарырлык дәрәҗәдә биеп җырлап бәйрәм итте, минемчә. Әлбәттә, матур вә хөр яшәүгә ни җитә?! Җитмәгәне, ягъни мәсәлән, җитеп бетмәгәне, минемчә, бер булуның көне дә, елы да туры килмәгәнлектә, дим инде үземчә.

Безгә, татарларга кагылышлысында халык белән, бигрәк тә Мәскәүдәгеләр белән бер булып яшәвебез, минемчә, күптән – 1552нче елның 15нче октябреннән үк башланды. Дөреслеккә хилафлык китерәсебез килмәсә, быел бердәмлекнең 470 еллыгын бәйрәм иткәнлегебезне биючене биюеннән туктатып әйттерү җайсыз булса да, берәр җырчыдан әйттергән булсалар, бердәмлегебезнең бәйрәм тантанасы һич кенә дә кимемәгән булыр иде, минемчә.

Конституциябезнең 30 еллыгы да булды бит әле. Конституциябез, дип әйттем әйтүен дә, хәтерләсәк, Русиянең Татарстандагы генерал прокуроры – мактап туймаслык татарыбыз тәңгәлләштерттергәннән соң ул үзеннән соң туган Русия Конституциясе клоны булып калмадымы икән, дим инде. Клон булса да ярар иде, дип әйтәсе иде дә, 2017нче елның 29нчы ноябрендә Парламент дип аталырга тиешле Госсоветыбыз татар телен мәктәпләрдә рәсми рәвештә укытмаска дәррәү кулларын күтәргәч, клон дәрәҗәсендәге Конституциябез дә хөрмәтле депутатларыбыз күзлегеннән караганда сансыз кәгазь рәвешендә ахры, дигән уй килә. Бәлки, шайтан вәсвәсәсе генәдер, дим инде үземчә. Мәрхүм Высоцкий да: «Безгә түгел, жирафу виднее», – дигән иде ич. Бердәм булып, бер булып кул күтәрүләре Бишьеллыгына да берничә көн генә калды, зәңгәр экран ул көнне дә, бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, биер, биер дә җырлар, дим инде.

Ялгышмасам, колаклар да бик ишетеп бетерми, дөрес аңлаган булсам, Изге ана иконасын – аларча «Казанская икона Божьей Матери»ны Рим Папаларыннан сорап Казанга алып кайтуларының да бәйрәме икән ләбаса. Аллаһның әнисе дип әйтү безгә бик үк килешеп бетмәсә дә, алып кайтучыларга килеште, Мәскәү булдырмаганны булдырдылар.

Бәйрәм өстенә бәйрәм дими, ни әйтәсең инде.

 Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии