Балтасызлык

 Халкыбыз язмышында коточкыч роль уйнаган фаҗига – 1921нче елгы ачлык афәтенә 100 ел тулуын узган ел искә алдылар. Хәлбуки, шушы датаны мин дә әгъза булып торган, 300дән артык каләмзатны берләштергән, тар даирә өчен «милләтне күтәрә торган» әсәрләр язуга 400-500 меңнәр түләүне җайга салган Язучылар берлеге битарафлыкта уздырды... Хәер, алай ук дип кистереп әйтү ярамастыр, чөнки оешмабызның иң күренекле саналучы әгъзалары үз итмәгән, байтагы матбугат аша социаль челтәрләргә чыгып гаепләгән Гүзәл Яхина да берлегебезгә, күп илләргә таралуга ирешкән, кыйбат хакка сатылып зур тираж җыю җәһәтеннән Форбс китабына кергән «Зөләйха күзләрен ача» исемле романы уңышыннан соң, теш кысып микән, әгъза буларак кабул ителгән иде. Менә шул Гүзәлебез берүзе ачлык дәвере турында «Сәмәркандка сәфәр» («Эшелон на Самарканд») роман бастырып, янә бик күпләрнең төн йокысын качырды. Талантлы авторга кизәнүче сталинчыларның да, шовинистларның да, «русский мир» тарафдарлары да ярсуы мине гаҗәпсендермәде. Ә менә милләтпәрвәр битлеге астында, асылда теләпме, аңышмыйчамы, шуларга хезмәт күрсәтүче үзебезнең лауреат, исемле, титуллы каләмзатларның, аларга дәррәү кушылган, шул даирәне остаз санаучы «шәкерт», «пишкадәмнәр»нең ыгы-зыгысы гаҗиз итте...
Тәнкыйть – кирәкле шәйдер, дигән Тукай. Ләкин ялгыз авторга төркем белән ябырылу, уздырыштан хор белән гаепләү, асылда шәхес буларак бетереп ташларга маташу – ул башка нәрсә... Бу – узган гасырдагы ГУЛАГ чорына «сәяхәт», утызынчы еллардагы «һава торышын»а тартылу.

Гүзәлне, аның романын гаепләүче гуманитар белемле каләмзатларны беренче чиратта әсәрдәге тискәре каенана образы чыгырдан чыгарды. Имеш, татарда андый зат булмый... Болар Тукайның «Исемдә калганнар»ын да укымаган (нәни Габдулланы кышын, бозлы ишек катында яланаяк тотучы Шәрифә карчык), Тукайның 3нче томына кергән (ТКН, 1985ел) прозасы, мәкаләләре, фельетоннары белән дә таныш түгел ахры. Андагы «Яңа кампустан берничә лөгать» атлы язмасында «кайнана – киленне жаркой итеп ашаучы вә киленгә үлмәс борын кабер казып куючы» дигән аңлатма бирелә...

Хуш, Гүзәлне буыла-буыла гаепләүчеләр «бердәнбер дөрес» дип санаган дәлилләрен кабул итеп, аның илкүләм, халыкара уңышларын күрмәмешкә салыштык, ди. Ә ни өчен әдәби даирәләр тарафыннан халкыбыз ихлас яраткан чын талантларга халыкара аренага чыгарга таяныч булу моңарчы бер дә күзәтелмәде. Әйтик, татар әдәбиятының Гулливеры Адлер Тимергалин ни өчен һич югы Тукай бүләгенә тәкъдим ителмәде? Мөхәммәт Мәһдиевкә докторлык диссертациясенә юл ябып, әдәби иҗаты өчен ике тапкыр Тукай премиясе белән бүләкләнүдән мәхрүм калдыргач, өченчесендә, бәгъзе әдипләрнең, каләмдәшләренең аны ГУЛАГ тәмугы кичкән Ибраһим Сәләхов белән «ярыштырырга» маташуы да тетрәндерде. Әтисе Сөнгатулла хәзрәт Арчадагы НКВД подвалында атылган Мөхәммәт агабыз, әлбәттә, мондый алышта ярышып «җиңү»дән баш тартты... Ахыр чиктә, әсәрләре халкыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән хакыйкый талант иясен, хактан да андый олылауга лаек затны Ибраһим Сәләхов өлешенә кертмичә, Тукай бүләге лауреаты итү җөмһүрият хакимияте тарафыннан хәл ителде...

Татар әдәбияты өчен ихлас борчылулы язмалар, миңа калса, нигездә урыс телендә нәшер ителгән «Звезда Поволжья» газетасында ешрак күренде. Мин үз көннәрен үзләре күрү куәтенә ия басмалардагы язмаларны кайта-кайта караштырам. Менә 2019нчы елның 17-23нче октябрендә басылган басманы ачам һәм анда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың фотосын күрәм. Томас Нигъмәтҗанов язган мәкаләдә аның кандидатурасын өч тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим итеп, чиновник ир-атлар тарафыннан (араларында иҗатташ саналучы титуллы, исемлеләр дә булган һәм алар сүзе хәлиткеч роль уйнаган, дип фаразлыйм) өчесендә дә кире кагулары чиктән тыш гаделсезлек дип белдерелә. «Югыйсә, Хәсән Туфан үзе аны татарның Анна Ахматовасы дип атаган иде», – дип өзгәләнә мәкалә авторы. Минем фикеремчә, тиешле, җиткелекле ярдәм, булышу булганда Саҗидә Сөләйманова татарның дөньякүләм таныласы шагыйрәсе иде. Искә төшерик, Салават та татар җыры дөньясына сүзләрен ул язган «Урсал тау» җыры белән ак атта очышта килеп керде шикелле...

Саҗидә ханымны кемнәр файдасына кире кагуны, кире каккач, кемнәр ул бүләккә ирешкәнен, ирештерелүен әйтеп тормыйк, «миннән көнләшәләр» дигән стандарт акланулар яңгыраячак... Саҗидә ханымны Тукай бүләгеннән кат-кат мәхрүм калдыручы ир-атларның типажы, гәүдәләнеше аның бер шигырендә аерым-ачык чагылыш тапкан иде шикелле. Менә бәгъзе шәп саналучы ир-атларыбызның чын йөзен, холкын-фигылен ачкан үтемле, утлы юллары:

Син барында каен яга идем,

Син киттең дә, калдым усакка,

Әзрәк җаным җылынмасмы, диеп,

Балта сабын салдым учакка...

Балта сабы утта янып бетте,

Күмере дә хәтта калмады,

Шулчак Хәйбүш агай килеп керде,

Бирегез, – дип, – кая, балтаны...

...Мич катында торам күшегеп,

Әллә инде җаным өшегән,

Белмәгәнмен, балта кирәк саен,

Син алгансың икән күршедән...

Менә шундый «балтасызлар» бәяли микәнни бездә иҗади казанышларны? Шулар корыштыра микәнни әдәбиятыбыз яшәешен? Иҗади казанышлар дигәннән, кайда алар? Җырда Динә, Эльмира, Сәйдәләребез ил күләмендә йолдыз булып балкый алды. Ә шуларны лаеклы хезмәт хакы билгеләп, ТНВга кызыклы тапшыруларны алып баручы сыйфатында җәлеп итү, Татарстанда Мәскәү көнләшерлек телейолдыз итү хәл ителмәде... Кызыклы тапшырулар проектын булдыру өчен Татарстанның иҗади көчләреннән файдалану омтылышы шәйләнми. Кара-каршы такылдап утыру яки көчәнеп көлдерергә азаплануларны иҗади казанышлар дип кабул итәсеме икәнни? Ә татар әдәбиятын ил, дөньякүләм таныткан уңышлар кайда? Әдәбиятыбызны алгарышка илтердәй шәхесләр кайда? Тукта, Зарипов, кызма, үзең нишләр идең әгәр блач тоттырсалар, дип сорарга мөмкин бәгъзе мөхтәрәм укучылар? Минем кулда булса, иң беренче чиратта әдәби басмаларга җитәкче итеп үз-үзен татарча аңлата алмый торган татар филологиясе белгечләрен һаман һаман билгеләүне туктатып торыр идем. Мисал өчен, талантлы шагыйрә – «Казан утлары» журналы уздырган «Печән базары» бәйгесендә беренче урынга чыгарылучыдан 20 тапкыр күбрәк тавыш җыеп, икенче урынга калдырылган талантлы шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимованы әдәби басмаларның сыйфатын кайгыртучы вазифасына турылар идем... Ул очракта, фаразымча, әдәби басмалар талантлы, яңа, укучы өчен кызыклы, зарур авторларны җәлеп итү аша тора-бара аякка басып, үз көннәрен үзләре күрә башлар иде... Бүген алар асрамада яши, китапханәләр – аларга батмас өчен тотынырга дип ташланган салам өммәтендә, ә укучы өчен рухи азыкка заказны грамматика белгечләре зәвыгы хәл итә... Ул бик шәп булган очракта да, майлы ботка да туйдыра, дигән мәкаль андый иҗатка зарурлыкны сыртына салмый кала алмый...

Рөстәм ЗАРИПОВ,

Язучылар Берлеге әгъзасы,

Шәмәрдән бистәсе

Комментарии