- 11.08.2023
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Милләт язмышы
Бу көннәрдә Төркиядә «Казан татар төрекләреннән Габдрәшит Ибраһимның Русиядән Япониягәчә төрек-ислам көрәше» дип аталган китабы дөнья күрде. Китапның авторы – танылган япон галиме Хисао Комацу Токио университеты профессоры, төрки-татар тарихы буенча зур белгеч. Әле 1983нче елда ук ул Токио журналында «Бохара һәм Казан» дигән мәкаләсен бастыра, анда ул 18-19 гасырларда Идел буе һәм Урта Азия арасындагы дини һәм мәдәни багланышлар турында сөйли, шунда мәдрәсә тәмамлаган татар зыялыларына аерым туктала, Мәрҗанигә зур бәя бирә. 1991нче елда исә хатыны Каурый белән бергә Хисао Комацу Габдрәшит Ибраһимның 412 битлек «Япония сәяхәтнамәсе»н татар теленнән япон теленә тәрҗемә итеп бастырган, ул шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин турында фәнни хезмәтләр язган, Ибн Фадланның мәшһүр сәяхәтнамәсен япон теленә тәрҗемә иткән шәхес.
Безнең өчен тагын да мөһиме – Хисао Комацу 1991нче елның августында, танылган татар галиме Әбрар Кәримуллинның чакыруы буенча, Татарстанга да килә, Казанда Милли китапханәдә эшли, татар язучылары һәм галимнәр белән очраша, Шәһри Болгарга сәяхәт кыла. Әбрар ага шулай ук Хисао Комацуның Төркиядә укуын, төрек, татар, үзбәк телләрен яхшы белүен, аның Япония университетларында төрки-татарларның теле, әдәбияты һәм тарихы буенча дәресләр дә бирүен яза. Япон галименең Шәһре Болгарга сәяхәтен Әбрар Кәримуллин болай тасвирлый: «Татар галимнәре, әдипләр белән очрашты, Болгарга сәяхәткә барып, бабаларыбыз эзләреннән йөрде, борынгы һәйкәлләр белән танышты. Ибн Фадланның Болгар илебезгә сәяхәтен эченә алган «Рисалә»сен япон теленә тәрҗемә итүчеләрнең берсе буларак, Болгарга бару аның өчен иң мөкатдәс бурычы, теләге булган. Хисао Комацу Бөтендөнья татар яшьләренең халыкара икенче фестивалендә дә катнашты, Япония һәм андагы татарлар исеменнән котлау сүзләре белән чыкты. (Әбрар Кәримулин. «Сөенечле күренеш һәм... битарафлык» // Шәһри Казан, 1991 ел, 6 ноябрь.)
Хисао Комацу Габдрәшит Ибраһимның бай мирасын өйрәнүне һәм пропагандалауны алга таба да дәвам итә, шушы тема белән төрле халыкара конференцияләрдә катнаша, җыентыкларда басылып чыга. Әйтик аның «Мусульманские интеллектуалы и Япония. Панисламистский посредник Габдерашит Ибрагим (Ибрагимов)» дип аталган мәкаләсе, инглизчәдән русчага тәрҗемә ителеп, 2011нче елда Казанда, «Габдерәшит Ибраһим» дип аталган фәнни-биографик җыентыкта дөнья күрде.
япон галиме Хисао Комацу
Шунысын да әйтергә кирәк, 2012нче елда миңа да Хисао Комацу әфәнде белән бергә Төркиядә фәнни конференциядә катнашырга туры килде, бу чаралар Габдрәшит Ибраһимга багышланган иде. Без – төрек, татар, япон, алман галимнәре Габдрәшит хәзрәт нигез салган себертатар авылы Бөгередәлектә булдык, аның истәлегенә урман утырттык, район үзәге булган Җиһанбәйледә Габдрәшит Ибраһим исемендәге паркны ачтык. Ә инде 22-23нче май көннәрендә Кония шәһәренең Сәлчүк университетында «Төрек-япон багланышлары үзәгендә Габдрәшит Ибраһим» дип аталган халыкара фәнни конференциядә катнаштык. Хисао Комацу Габдрәшит Ибраһим турында «Японнар карашыннан «Галәм – и – Ислам» дип аталган төрек телендә төпле доклад ясады, башка япон галимнәре дә төрекчә сөйләде. Мин исә татар телендә Габдрәшит хәзрәтнең туган каласы Тарадан төшереп алып килгән фотоальбомның презентациясен уздырдым, Габдрәшит Ибраһимның татар милли сәясәтенең үзәгендә торуы, чыгарган газеталары, төзегән оешмалары, динебез һәм милләтебез өчен кылган гамәлләре турында сөйләдем. Соңыннан безнең чыгышлар Кония шәһәрендә аерым җыентык булып та басылып чыкты. (Abdurresit Ibrahim. Uluslararasi Abdurresit Ibrahim ve Turk-Japon iliskieleri bilgi soleni 22-23 mayis 2012. Konya. BILDIRILER. – Konya,2012.)
Һәм менә шушы фидакарь галимнең Төркиядә Габдрәшит Ибраһим турында яңа китабы дөнья күргән! Бу хәл милләтебез өчен дә зур вакыйга, чөнки Габдрәшит хәзрәт аша дөнья татар халкы, аның тарихы һәм мәдәнияте турында да бай мәгълүмат ала. Габдрәшит Ибраһим – Япониягә ислам динен алып килүче, кояш чыгышы иле турында зур хезмәтләр язып калдыручы, Токио Җәмигъ мәчетенең беренче имамы, Япониянең беренче мөфтие дә бит әле! Һәм аның кабере дә Токио шәһәрендә, Фудзияма тавы итәгендә... Япон халкы милләттәшебез Габдрәшит хәзрәтне онытмый, зурлап искә ала, мөселманнар мәчетләрдә рухына дога кыла, галимнәре аның турында китаплар яза. Габдрәшит Ибраһимның мирасы татарны дөньяга таныта...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Комментарии