- 11.05.2025
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2025, №5 (май)
- Рубрика: Милләт язмышы
Быел Туган тел көнен әрҗән (эрзя) авылында уздырдык. Ни гаҗәп, 26нчы апрель – Габдулла Тукайның туган көне Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче әрҗәннәрнең дә Туган тел көне булып чыкты, һәм алар аны зурлап билгеләп үттеләр. Ике бәйрәмне бер итү өчен, без Болдино районындагы Пикшень авылына Тукайның «Туган тел» шигырен әзерләп бардык, мин аны татарча һәм әрҗән телләрендә, ирем русча сәхнәдән сөйләдек, бөтен залга «Туган тел» җыры яңгырап торды. Бәлки соңгы гасырларда беренче тапкырдыр, тарихи Болдино төбәгендә татар сүзе, татар җыры яңгырады, моны бу чарада катнашкан район хакимияте җитәкчеләре дә, мәдәният хезмәткәрләре дә, күрше Мордовиядән килгән сәнгатькәрләр дә тыңлады. Без шулай ук җыелган халыкка рус телендә Габдулла Тукай турында сөйләдек, туган телнең Аллаһтан аманәт икәнлеген, милләтнең генетик коды туган телдә булуын әйттек, тел белән бергә, милләт үзе дә юкка чыгуын кисәттек. Без ирем белән Туган тел көненә махсус милли киемнәрдән килдек, бу да татарның мәдәниятен пропагандалау булып тора иде. Гомумән, башка милләтләр белән аралашканда, татарның тарихын, телен, мәдәниятен пропагандалауны төп максат итеп куябыз һәм шушы юнәлештә эшлибез.
Без яшәгән Кызыл Октябрь районының күршесендә генә булган Болдинога да инде берничә тапкыр барып, төрле фәнни-мәдәни чараларда катнаштык. Узган ел Пушкин көннәрендә мәйданда аның «Подражание Корану «шигырен укып кайттык, шулай ук Пушкин китапханәсендә узган фәнни конференциядә катнашып, Болдинода татар эзләре турында чыгышлар ясадык. Эш шунда, бу җирләр заманында татар морзалары Солтангазиннар кулында булган, алар аны 1780нче елда Пушкинның бабаларына сатып киткәннәр, бу турыда архив документлары саклана. Бүгенге көнгә кадәр төбәктә төрки-татар җир-су атамалары сакланып калган, Болдино (Ямбалды) үзе дә Азанка елгасы буена урнашкан, шушы тирәдә Җамали елгасы да бар. Александр Пушкинның крепостнойлары яшәгән Кистенёво авылы да башта Тимәш исемен йөрткән. Заманында Болдино төбәгендә дистәләгән татар авылы булган, хәзер исә берәү дә юк, 17-18нче гасырларда чукындырылганнан соң, алар инде урыслашкан.
Әрҗән-эрзялар белән дә шушы ук хәл кабатланган. Без Туган тел бәйрәмендә катнашкан Пикшень авылы – Болдино районында әрҗән булып исән калган ике авылның берсе. Заманында бу якларда эрзялар төп халык булган, алар татарларга һәм урысларга кадәр үк инде монда яшәгәннәр! Ә хәзер алар монда бармак белән генә санарлык, рәсми мәгълүматлар буенча, Түбән Новгород өлкәсендә нибары берничә мең генә. Әрҗәннәрне мордва белән тәңгәлләштерү дә алар файдасына түгел кебек. Эш шунда, мордва дигән милләт, гомумән, юк, бар әрҗән (эрзя), бар мукшы (мокша), шуларның икесен берләштереп, мордва, дип йөртәләр. Әмма алар икесе ике халык, телләре бөтенләй башка. Патша заманында ук аларның икесен бергә мордва, дип атап йөртә башлаганнар, шулай итеп, әрҗән-эрзя үзе дә, сүзе дә тарих мәйданыннан төшеп калды. Ә җирле татарлар аларның икесен дә мукшы, дип йөртә, әрҗәнне белүче дә юк.
Без Пикшеньда мордва мәдәният һәм көнкүреш музеенда да булдык. Әйе, музейның диварына мордва, дип язылган, әмма эчтә әрҗәннәрнең һәм мукшыларның мәдәнияте, көнкүреш әйберләре, киемнәре аерым-аерым күрсәтелгән, аларның янына ике телдә язылышлары да бирелгән. Моны, чын мәгънәсендә, әрҗән халык музее, дип әйтергә була, һәм ул Түбән Новгород өлкәсендә бердәнбер. Музейда тарих белән дә кызыксындык. Музей хезмәткәре безгә урысларның бирегә Иван Грозныйдан соң гына килеп урнашуларын әйтте. Төбәк тарихы буенча китапларда да шулай язылган иде. Ягъни, бу төбәк Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында ук шул татар дәүләтләре составында булган, аларны яклап сугышкан, әрҗәннәр татарлар яклы булганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, узган тарихта татар ни күрсә, әрҗәннәр дә шуны күргән – урыслаштыру һәм христианлаштыру тегермәне аша үткән.
Менә безнең кулыбызда шушы авыл тумасы Василий Любаевның (әрҗәнчә исеме Кирень Минькань Вася) Пикшень турында китабы. Югары техник белемле бу белгеч Татарстанда КАМАЗ төзелешендә, Мордовиядә зур заводларда эшләгән, шул ук вакытта туган авылын да онытмаган, анда музей булдырган, китап язган. Бу китабында автор төбәк тарихына шактый дөрес бәя бирә, әрҗәннәрнең катлаулы язмышы турында яза.
«... Московское правительство всегда стремилось избавиться от мордвы – принимались очень активные действия по обрусению мордвы, сплошь до массового уничтожения... А ранее войсками, отрядами феодально-крепостнического правительства с лица земли были начисто сметено почти 10 % всего мордовского населения уезда» (Любаев В. Н. Пикшень. - Саров, 2009, стр. 26.)
Кайбер тарихи чыганакларда исә патша гаскәрләренә каршылык күрсәткән мордва авылларын, кешеләре белән бергә, яндырып юк ителүе турында да күрсәтелгән.
Тарихта шулай ук татарлашкан, ислам дине кабул иткән әрҗәннәр булганлыгы да билгеле, кайбер чыганакларда алар сарациннар, ягъни, мөселманнар, дип йөртелә. Бу үзе өйрәнүне сорый торган аерым зур тема. Татарлар белән әрҗәннәр арасында катнаш никахлар да шактый булган, хәзер дә мишәр ирләренең мукшы хатыннарына өйләнү очраклары бар. Ягъни, гасырлар буе бергә, янәшә яшәгәч, татарларда – әрҗән каны, әрҗәннәрдә татар каны бар инде, һәм бу йөздә, холыкта, диндә, киемдә, гореф-гадәтләрдә дә чагылыш тапкан...
Музейда әрҗәннәрнең диннәре белән дә кызыксындык. «Без, эрзялар, әле унсигезенче гасыр азагында, Екатерина 2 заманында да үз динебездә булганбыз, – диде музей хезмәткәре. – Христиан динен керткәч тә, өлешчә үз динебездә калганбыз, урыс поплары да моның белән ризалашырга мәҗбүр булганнар. Без бит беркайчан да, руслар кебек, идолларга табынмаганбыз, безнең үз илаһыбыз булган, табигатькә табынганбыз без...»
Христиан динен кабул иткәнче, җирле фин-угыр халыклары, нигездә, мәҗүсиләр булган, ә христиан дине аларга да мәҗбүри кертелгән. Музей хезмәткәренең «үз динебез» дип әйтүе борынгы төрки-татарларга хас тәңречелеккә бик якын. Борынгы заманнарда әрҗәннәр Инешкипаз дип аталган кояш илаһына табынганнар, аны бердәнбер барлыкка китерүче, дип санаганнар. Әйткәнебезчә, христиан дине бу халыкка да көчләп, чыбыркылап кертелгән. Әрҗән-мукшыларны чукындыру 150 елга сузыла, аларны малга кызыктырып та, куркытып та үз диннәреннән яздырырга тырышалар.
«Христианство нашим предком была навязана силой, – дип яза Любаев. – ... а те, которые упорствовали, с помощью вооруженных людей загонялись в реку или пруд, три раза их заставляли окунуться в воду, при выходе каждый должен подойти к присутствующему протопопу для «помазания миром. «(Күрсәтелгән хезмәт, 38-39 битләр.)
Истәлекләрдән күренгәнчә, Пикшень әрҗәннәрен авыл уртасындагы Эчә елгасына куып кертеп чукындыралар... Ләкин, әйткәнебезчә, әрҗәннәр озак еллар үзләренең илаһларын да, исемнәрен дә бирмиләр, ике динне бергә алып барырга тырышалар. Шуңа күрәдер бәлки, Пикшеньда чиркәү дә бары тик 1869нчы елда гына ачыла. Әлбәттә, узган гасырның утызынчы елларында бу чиркәүне совет власте җимертә, инде христиан диненә ияләнеп өлгергән җирле халык моны авыр кабул итә. Һәм дөньялар үзгәрү белән, Пикшеньда яңадан гыйбадәт йортын (молильный дом) торгызалар, авыл башына тәре бастырып куялар...
Әйткәнебезчә, Пикшень әрҗәннәрендә борынгы үз диннәре дә чыгып бетмәгән әле, без моны Туган тел бәйрәмендә дә ачык күрдек. Пасха бәйрәме белән бәйле тамашаны күрсәткәндә, милли киемдәге әрҗән хатын-кызлары, ике кулларын күккә күтәреп, кояшка табыну йоласын башкардылар. Шулай ук әҗәле якынлашканын сизеп, кайберәүләр урманга барып, ия-духлары белән бәхилләшеп кайталар икән. Юлга чыкканда, борынгы әби- бабаларының рухларына мөрәҗәгать итеп, алардан ярдәм сорыйлар...
Пикшень тарихта тагы нәрсәсе белән билгеле соң? Истәлекләрдән күренгәнчә, Болдино белән ике арадагы бу кырларда 1830, 1833-1834 елларда Александр Пушкинның йөргәнлеге билгеле, ул күршесе алпавыт Аникеев белән дус булган, Пикшень мордвалары турында да язып калдырган. Ә инде 1892нче елда Пикшеньда икенче рус язучысы – Владимир Короленко булган. Билгеле булганча, 1891-1892нче елларда бу якларда коточкыч көчле ачлык була, рус, әрҗән, татар авылларында халык ачлыктан кырыла, ә җирле түрәләр бу хәлне хакимияттән яшерә. Үзе дә Түбән Новгородта сөргендә булган язучы Владимир Короленко халыкның бу фаҗигале хәлен ишетеп, чаң суга, авыллар, өязләр буенча чыгып китә, ачларга ярдәм фонды оештыра, алар өчен бушка ашханәләр ачтыра. Ачлар өчен шундый өч ашханә Пикшеньда да ачыла, алар шәхси йортларда була, бу эшләр белән Короленко үзе идарә итә һәм соңыннан үзенең «Голодный год» дигән китабында язып та калдыра. Хәзер исә Пикшеньда Короленко истәлегенә таш куелган, анда «Памятный знак в честь В. Г. Короленко – организатора общественных столовых в 1892 году для спасения голодающих жителей села Пикшени» дип язылган, таш астына чуен казан һәм кашыклар куелган...
Пикшеньда тагы Совет заманыннан калган нык кына мәдәният йорты, китапханә бар, 34 бала укый торган тугыз еллык мәктәп, әмма анда әрҗән теле юк икән. Имеш, совет чорында ата-аналар үзләре түрәләргә хат язганнар, безнең балаларыбызны әрҗән телендә укытмагыз, русча укытыгыз, аларга алга таба яшәр өчен рус теле кирәк булачак, дип сораганнар. Нәтиҗәдә, менә ярты гасырга якын инде Пикшеньда русча гына укыталар, үз ана телен белми торган берничә буын үсеп чыккан. Тукайның «Туган тел» шигырен әрҗән теленә тәрҗемә итәргә мин Пикшеньда кеше таба алмадым, аның берничә юлын бу бәйрәмгә Мордовиядән килгән җирле шагыйрә Римма Жегалина тәрҗемә итеп бирде. Алай да, мәктәп укучылары, ятлап булса да, әрҗән телендә берничә куплет шигырь сөйләделәр, шунысына да сөендек!
Әйе, мондагы татар авыллары, мишәрләр тормышы белән чагыштырганда, мордва-эрзяларның хәле шактый авыр. Заманында бу җирләрнең төп хуҗалары булган әрҗәннәр инде юкка чыгу чигенә килеп җиткән. Югыйсә, алар монда иң борынгы халыкларның берсе бит! Һәм күз алдында юкка чыгып яталар... Бу безгә, татарларга да, бик зур гыйбрәт инде! Телебезне, динебезне сакламасак, тарихыбызны белмәсәк, алар өчен көрәшмәсәк, безне дә әрҗән язмышы көтәргә мөмкин бит, Аллаһ сакласын! Алай да, бу сәфәребездән соң, тарихи әрҗән күршеләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк, дигән фикергә килдек. Без, тарихчылар, алар турында яза алабыз бит, дөньяда ӘРҖӘН дигән борынгы халык булганлыгы турында башкаларга да хәбәр итә алабыз. Аларның үзләрендә милли горурлык уята алабыз, яшәргә этәргеч була алабыз! Һәм шулай эшләрбез дә, ин шәә Аллаһ!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Түбән Новгород өлкәсе
Комментарии