- 10.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Тыгызланган таш, аның өстенә тыгызлап түшәлгән асфальтны күтәреп, йомшак-зәгыйфь дип уйлаган үлән баш калкытып килә. Бу миңа татар халкының үткән гомер мизгелләрен хәтерләтә.
Татарларны ничек кенә изсәләр дә, без бар, без әле дә исән! Татарның башына да басалар, артына да тибәләр, налогын да 85 процент итеп түләттерәләр. Ә ул үзенең шулкадәр дә тырыш үҗәтлеге белән һаман да яшәргә тырыша.
Юлда йөргәндә ачык күренә: төзек, матур, яп-якты авыл икән, ул татар авылы булып чыга.
1960-1965нче еллар. Татнефть җитәкчеләре Англиягә эш тәҗрибәсе өйрәнү өчен бара. Аларның татар икәнлекләрен белеп: «Сез татарлар? Ә кайда соң сезнең мөгезләрегез?» – дип сорыйлар. Бу хакта алар шаккатып, газетага интервью биргәннәр иде.
Күптән түгел якташым Габит Фәрхетдинов та үзләренең Украинага саламга баргач күргәннәре хакында «Безнең гәҗит»кә язып чыкты. Татар икәнлекләрен белеп алгач, андагы халык муеннарына ышкып күрсәтеп, моннан тизрәк китү ягын караган. Безнекеләрне фатирга да кертмәгәннәр. Татарларны карарга дип төркем-төркем халык җыелган.
Ә мин менә үз халкыма сокланам. Аның тырышлыгына таң калам. Киләчәктә дә милләтем яшәр дип ышанам. Телебез дә бетмәс, милли традицияләребез дә сакланыр. Безгә әле мескенләнергә иртәрәк. Без өлкәннәрнең бурычы – оныкларыбызга телне дә, милли йолаларыбызны да өйрәтеп калдыру. Аларга телебезне онытмаслык итеп өйрәтеп калдыра алсак, без киләчәктә дә халык буларак яшәрбез.
Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии