Талантларны биргән татар авыллары

Татар халкына дөньяда тиңе булмаган талант ияләрен биргән ике мишәр авылы янәшә генә яшәп ята. Актук-Яңапарда – Рәшит Ваһапов, күршедәге Чүмбәлидә Хәйдәр Бигичев туып-үскән. Мин Түбән Новгород өлкәсенә сәфәремдә бу авылларның икесендә дә булдым. Мул тормышлы авыллар бу, район үзәге Уразавылга да якын, тимер юл үзәге Сергач та әллә ни ерак түгел. Әмма рухи яктан икесендә дә күзгә күренеп торган югалтулар да бар. Балалар аз булу сәбәпле, Актукта да, Чүмбәлидә дә мәктәпләр ябылган, укучыларны район үзәгенә йөртәләр икән, ә анда татар телен укыту факультатив хәлдә генә. Чүмбәлидә мәдәният йорты да ябык, чөнки ул авария хәлендә. Халыкны әллә ни дини дип тә әйтеп булмый, мәчеттә намаз укучылар санаулы гына. Алай да Актук мәчетендә берничә малайның намаз укуы бик сөендерде, азанны да алар әйтте, камәтне дә алар төшерде, намаз беткәч, Коръәнне дә шушы балалар укыды. Сөенечле күренеш – Актук имамы Мансур хәзрәтнең балалар белән эшләү, аларга дини белем бирү нәтиҗәсе бу, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Актукта Рәшит Ваһаповның нигезе буш, чөнки ул үскән йортның бурасын башка урынга күчереп салганнар. Без аны да барып карадык. Халыкның сөйләве буенча, Рәшит Ваһапов туган авылына кайтып йөргән, бушлай концертлар куйган. Аның атасын, Актук мулласы Хәйретдинов Ваһап хәзрәтне, 1937нче елның 21нче сентябрендә халык дошманы дип атып үтерәләр.
Актук авылы үзенең тагын бер шәхесе белән данлыклы, ул – биредә туган, Финляндиядә яшәп, милләтебез өчен күп хезмәтләр язып калдырган Хәсән Хәмидулла. Ул 1925нче елда Финляндиядә беренче татар газетасын чыгара. 1943нче елда Скандинавия илләрендә беренче булып Коръәнне бастыра һәм әсирлеккә төшкән мөселманнарга бушлай тарата. 1954нче елда Финляндиядә туган авылы Актукка багышлап, «Яңапар тарихы (1667-1919)» дип аталган китап язып бастыра. Шунысы куанычлы, 2008нче елда Казанда Рәшит Ваһаповның 100 еллыгына бу китап татар һәм рус телләрендә яңадан басылып чыга. Китапның авторы һәм проект җитәкчесе – Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, Актук тумасы – Рифат Фәттахов. Шунысын да әйтергә кирәк, фин татарларының күпчелеге заманында Актук-Яңапардан чыккан милләттәшләребез, аларның нәсел дәвамчылары бүген дә авылдашлары белән аралашып яши.
Бөек Ватан сугышы елларында Актукка ятимнәр йортын күчерәләр, ул 1971нче елга кадар эшли. Инде үсеп җитеп, моннан киткәч тә, Актук балалар йортында тәрбияләнгән кешеләр авыл белән араны өзмиләр икән.
Янәшәдәге Чүмбәли авылы исә сәнгать һәм дин әһелләре белән данлыклы. Әйткәнебезчә, Хәйдәр Бигичев, аның җырчы сеңлесе Халидә Бегичева, җырчы һәм педагог Роза Хәбибуллина Чүмбәлидә туып-үскән. Мәскәүдә яшәүче танылган дин әһелләре Шамил һәм Илдар Галәветдиновларның да нәсел башлары шушы авылдан булган. Заманында Чүмбәлидә 8 мәчет эшләп торган, хәзер исә 2 мәчет бар. 2022нче елда Чүмбәли турында «Точка на карте» дип аталган китап та басылып чыккан, аның авторы – күренекле авылдашлары Хәйдәр Мусин.
Милләтеңә, киләчәге булсын өчен,
Хезмәт итү зур чыгымнар таләп итмәс.
Тырышлыгың беркайчан да бушка китмәс,
Гореф-гадәт һәм тел яшәр, халкың бетмәс, – дип яза ул китабының сүз башында. Аның бу өндәмәсенә «Әмин!» дип әйтәсе килә.
1552нче елның җәендә Чүмбәли өстеннән Казанга Мәскәү явы узган. Аннан соң да бу тирәдәге татар-мишәр авыллары күп яуларны күргән, фаҗигаләр кичергән, әмма һаман гөрләтеп яшәп яталар, киләчәктә дә шулай була күрсен!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии