- 09.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Әйе, әйе, нәкъ шулай! Мондый авыл Русиядә тагын бар микән? Русиядә генә түгел, дөньяда да юктыр! Советлар Союзында яшәгән кеше белә – ул вакытларда да лотерея уеннары бар иде. Почта бүлекчәләрендә, эш урыннарында гына түгел, лотерея билетлары күп җирләрдә сатыла, хәтта поездларда проводницалар да аларны тәкъдим итмичә калмыйлар иде. Отышларның исемлеге газеталарда басыла. Билгеле, анда иң зур отыш – автомобиль һәм ул зур хыял иде. Авылыбызның өч кешесе шунда уйнатылган автомобильләрнең өч маркалысын да отты бит!
Безнең авылның исеме Дүртөйле. 17нче гасырда нигез салынган бу авыл Апас районында урнашкан. Урыс язмаларында революциягә кадәр Починок Шимкус исеме белән билгеле. Хәзерге вакытта русча Мазиково дип йөртелә. 1862нче елдан 1911нче елга кадәр 49 ел имам хатыйп булып торган, ишан дәрәҗәсендәге Гыймадетдин Абушаһим улы Абушаев яшәгән авыл бу. Дөрес, ул безнең авыл кешесе түгел. 1862нче елда Казанда мәдрәсәдә укып чыгып Дүртөйлегә билгеләнгән. Бу турыда язуым шуңа, газетаны башка өлкәләрдә дә укыйлар һәм Ульяновск шәһәрендәге Татар автономиясе әгъзалары, ә бәлки Буа районы Яңа Тинчәле авылы кешеләре, бу имам безнең Абушаевлар нәселеннән түгел микән, дип уйлап куяр. Мин бу хәзрәт төзеп калдырган метрикә дәфтәрләренең һәр битен ачкан саен аңа рәхмәт укыйм. Бик белемле кеше булган, аның язмалары ачык аңлаешлы. Безнең авыл кешеләренә генә түгел, тирә-як авыл халкына да никахлар укып торган. Мәсәлән, Танай-Турай авылы егете Болгаер авылыннан кыз алып, безнең авылда никахларын укыткан. Бу аның зур дәрәҗәле имам булуын белдерә. Дүртөйле авылы, галимә Фирдәвес апа Гарипова язып калдырганча, «Шыкма» җыенын оештырып килгән авыл буларак та билгеле. Бу җыен-ярминкәгә тирә-як авыллардан күп халык җыела торган булган. Җыен Бөек Ватан сугышы башланганчы һәр елны үткәрелгән.
Русиянең рекордлар китабына кертелергә тиешле авыл ул Дүртөйле! Әйткәнемчә, авылым кешеләре 25 ел эчендә өч машинага хуҗа була. Беренчесе –Хәтимулла абый Галиев. Ул «Волга» машинасы ота. Икенчесе – «Москвич» автомобиле откан Раһип абый Камалов. Ә инде Шәһит абый Гафиятуллин «Жигули»лы була. 50 йортлы авыл өчен искитмәле хәл бит бу! Шушы бәхеткә ия булган авылны кертәсе иде рекордлар китабына! Тынгысыз җан, үз авылы тарихын энәсеннән җебенә кадәр белеп, китаплар бастырган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Апас районы үзәк музее директоры Ногманов Рәмис Госман улы кебек, шуның артыннан йөрүче кешебез юк шул безнең! Булганының кадерен белдек микән соң? Тик, өметебезне өзмик әле. Бу мәсьәләне күтәрү авылга нинди файда биргәнен аңлый алсак!
Рәис ВАҺАПОВ,
Апас районы
Комментарии