- 09.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Актаныш районының Иске Байсар авылында искиткеч музей бар икән. Бу якларга эшлекле сәфәрләребез берникадәр сирәк төшә. Ләкин барган саен байсарлыларның уңганлыгына һәм булдыклылыгына инанабыз. Менә чираттагы командировка белән Байсар ягына юлландык. Сәбәбе – биредә чын мәгънәсендә, авыл музее гына түгел, шәһәр музейларына тиңләшерлек урын булдырылган.
Музейларны икенче төрле хәтер мәгарәсе дип атау мөмкин. Тагын да аларны кеше күңеленә һәм хәтеренә үтә дә нык тәэсир итә торган тәрбия урыны дип тә исәплибез. Иске Байсар авылының төп урамында урнашкан мәһабәт бинага игътибар итмичә булмый. Агачтан ясалган, ләкин, бик борынгы булса да, яхшы гына сакланган. Ул урындагы музей икән.
Иске Байсар җирлеге – районның иң тарихи төбәкләре исәбендә. Биредә халык аваз иҗаты да чагыштырмача көчле. Халкы да тарих белән ныклап кызыксына. Тарихи чыганаклар белән эш иткәндә биредә борынгы заманнарда Минзәләдән кайткан Андрей бай кибетләренең биналары да сакланып калган. Ул биналарның кыяфәте дә ярыйсы кебек тоелды. Татарларда киң таралыш алган «Әндрәй казнасы юк миндә» дигән канатлы әйтем дә нәкъ моннан «очыш» алган диләр. Әлеге әйтемне өлкәннәр әле дә куллана икән.
Иске Байсарның мәдәният учагы җитәкчесе Фәнзилә Хәйриева белән әңгәмә корып алдым. Ул Иске Байсар музеена да мөдирлек итә.
– Әлеге объект бик тарихи! Бу юкка чыккан Мәчти Наратлы авылыннан, 1974нче елда күчереп салынган дворян йортының бер өлеше. Бина озак еллар балалар бакчасы була. Аннан соң хуҗалыкның ашханәсе булып хезмәт итте. Хәзер биредә авыл тарихы музее.
– Музейда сакланган, иң хикмәтле табылдык хакында да сөйләгезче, Фәнзилә Шәехтимеровна?
– Безнең җирлектә бик матур һәм гүзәл табигатьле Чиялек авылында Алка әби тавы бар. Шушы авылда яшәүче бер кеше менә әлеге сөякне таба. Сораша торгач, белгечләр фикеренчә бу динозавр теше.
Музей экспозицияләре бик бай. Керосин лампаларының нинди генә төрләре юк?! Музей бүлмәләре якты һәм бик иркен, төрле дәверләрне колачлаган почмаклар бар. Музей шушы җирлектә җирле мәдәният һәм сәнгать үсешенә 45 ел гомерен багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, моңлы тавышлы һәм җор телле Әнвәретдин ага Вәлиев башлангычы белән булдырыла. Ул чакта авыл тарихы музее урындагы клубта урнаша. Әмма Әнвәр Әбүзәр улының теләге – музейны нәкъ әлеге бинага күчерү була. Ни кызганыч, ул якты дөньядан иртәрәк китә.
Авылдашлары – аның матур гамәлләренең дәвамчылары булган мәдәният эшчеләре отпуск чорында ике җәй шушы музейны тарихи бинага күчерәләр. Әлбәттә, бу изге эштә ярдәм итүчеләр күп була. Һәм авыл җирлегенең башкарма комитет башлыгы Рәмис Кадыйров, Әнвәретдин аганың якыннары белән зур музей оештырыла. Музей даими баетылып тора, җирлек халкы да актив кушыла икән. Музейның яңадан оешуы 2021нче елның июлендә башланып китә. Әлеге вакытта бу дворян йортының тарихы язылмаган икән. Ләкин киләчәктә елъязманың бу сәхифәләрен дә тулыландырырга җыеналар.
Музей – гадәти авыл һәм район музейлары күләмендә генә түгел. Ә тулаем бер йортны биләү сәбәпле, монда заллар тематик итеп бүленгән. Җирлек һәм хуҗалык тарихы, партия һәм электроника приборлары, авыл йорты күренеше кебек бүлмәләр бар. Бер коридорның як-ягына төрле елларда модалы сәгатьләрдән күргәзмә, алар стенага беркетелгән. Бик борынгы изге Коръән китаплары сакланган шкафлар да бар, радиоалгычлар һәм телевизорлар тупланган почмаклар да безнең хозурдан читтә калмады.
Элеккеге заманнардан калган йорт Баязит байныкы була. Документаль китап информацияләрен карасак, дворян йортының тагы бер өлеше Пучыга, икенчесе Яхшый якларына күчерелә.
– Әлеге көнне музей рәсми рәвештә мәдәни учреждение буларак теркәлмәгән. Киләчәктә кемнәрдән ярдәм көтәсез?
– Халкыбызның үткәненә, аның киләчәгенә битараф булмаганнардан, әлбәттә. Дәүләт программаларында катнашу да насыйп булсын иде, – дип, фикерләре белән уртаклашты ул. –Авыл советы, «Ташкын» хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт абый Салихҗанов та даими ярдәм итәләр. Район үзәгендәге «Туган як» музее дә гозерләребезне кире какмый!
Яшь буынны кече Ватаныбызның илсөярләре итеп тәрбияләүдә әнә шундый үзенчәлекле һәм кирәкле урын булып Иске Байсар ягындагы тарихи-этник музейны билгеләргә була. Борынгы, чал тарихлы авылларыбызның тарихын киләчәк буыннар күңеленә җиткерү максатында оештырылган эшләр һәрчак игътибарга лаеклы! Шуны билгеләп үтү дөрес булыр: Иске Байсар җирлеге ике республика чигендә урнашкан. «М 7» трассасына да якын. Димәк, кем белә, бәлки киләчәктә әле тарихи-этник мирас объекты чын-чынлап бик дәрәҗәле статуска ия булыр, ә юлчылар биредә мавыктыргыч экскурсияләр ясар.
Русия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы
Юлай НИЗАЕВ,
Актаныш районы
Комментарии