- 08.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №35 (6 сентябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Кукмара үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы, якташыбыз, Мәмәшир егете Мәхмүт Исмәгыйлевнең «Күңел бизәкләре» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу чарага Кукмараның «Салават күпере» иҗат әһелләре дә килде. Аларның берсе, Таһир Исмәгыйлев, үзенең кайнар чыгышында рәссамны Ташлы-Елга яшьләренең «Каләм» мәдәни-патриотик клубы исеменнән үз авылының «Туган якны өйрәнү» музеена чакырды. Таһир әфәнде өчен «Каләм» алып бара торган эш бик мөһим икәнен чыгыш вакытында барлык кунаклар да аңлады.
Бу элемтәне ачу өчен, ерак 1967нче елга күз салыйк. Ташлы-Елга авылында дүртенче класс балалары (аларның берсе – Таһир Исмәгыйлев) истәлекле дәфтәр башлап җибәрә. Аның төп максаты – күренекле авылдашлар язмышын һәм гади башлангыч мәктәп укучыларының тормыш юлларын теркәү. Дәфтәрдә байтак кына тарихи истәлекләр тупланган, укучыларның мактау грамоталары, фронттан хатлар, фотолар сакланган.
Шушы дәфтәр язмаларын искә алып, Таһир Габдрахман улы 2020нче елда Русия Президентының Грантлар Фонды хисабына «Ил көзгесе син, авылым Ташлы-Елгам» китабын бастыра. Ниһаять, тагын бер авылның тарихы укучылар карамагына тапшырыла. Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев китап авторын «Озак еллар дәвамында туган як тарихын өйрәнү эшен оештыручы» дигән Мактау грамотасы белән бүләкли.
1967нче елда мәктәп балалары тарафыннан башланган истәлекле дәфтәр бүгенге көндә дә мәгълүмат чыганагы булып тора. Андагы язмалар авылда туган якны өйрәнү музее ачылганда киң кулланыш таба. Бу чара 2022нче елда була һәм Русиянең халык сәнгате, матди булмаган мәдәни мирасы елына туры килә. Шулай итеп, Ташлы-Елганың музей бүлмәсе «Авыл көне» бәйрәмендә кунаклар өчен ишекләрен ача.
2023нче елның 7нче июлендә Мәхмүт Исмәгыйлевнең «Күңел бизәкләре» күргәзмәсе Ташлы-Елгага «кунакка килә». Авыл халкы музейга ашыга. Чарага килгән һәр кеше дә рәссамның иҗат җимешләрен күреп, уй-хисләре белән ихлас күңелдән бүлешә. 40 елга якын авыл мәктәбендә укыткан Резедә Әхмәтҗанова: «Күргәзмәдәге картиналар белән таныштык, аларга карап сокландык. Һәр картинага рәссамның күңел җылысы, туган якны, табигатьне ярату хисләре салынган. Искиткеч зәвыклылык һәм гүзәллек төрле буяулар белән бәйләнеш тапкан. Олыга да, кечегә дә карап сокланырлык иҗат җимешләре, рәхмәт, оештыручыларга», – дигән матур фикерләрен җиткерде. Якташыбыз, танылган рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев белән әлеге матур очрашу балалар, яшүсмерләр күңелендә озак сакланыр. Алга таба яшәргә, иҗат итәргә, авыл тормышында актив катнашырга рухи азык булып торыр дип ышанасы килә. Музей бинасы «гөрли», димәк, авыл яңа биеклекләргә омтыла.
Гомумән, Ташлы-Елганың үз тарихи китабы бастырылу, туган якны өйрәнү музее ачылу, анда күргәзмә үтү, мәктәп, клуб, мәчет һәм җирлек хакимиятенең бердәм эшләве авыл үсешенә ярдәм итә. Ташлы-Елга тарихы алдагы буынга да билгеле булсын өчен, «Каләм» дип аталган мәктәптән тыш мәдәни-патриотик яшьләр үзәге тарафыннан да зур эш алып барыла. Клубның төп вазыйфалары: туган як тарихын өйрәнү (велосәяхәт форматында); якташларының изге гамәлләрен авыл тарихында саклау; авыл чараларының истәлекле мизгелләрен киләчәк буыннар өчен теркәп бару.
Клубның яшь әгъзаларын ерак 1967нче елда истәлекле дәфтәр башлап җибәргәннәрнең варислары дип атап була. Таһир Исмәгыйлев «Логос» патриотик инициативалар үстерү фонды директоры буларак, киләчәк буын турында кайгыртуны бик әһәмиятле дип саный. Аның җитәкчелегендәге «Каләм» үзәгендәге яшьләр Ташлы-Елга халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, тарихи истәлекләрен кадерләп сакларлар дип өметләнәбез! Тарих бит ул – безнең нигезебез, аңа таянып без киләчәгебезне төзибез. Кукмара районының Ташлы-Елга авылының киләчәге якты булсын, авыл гөрләп яшәсен!
Т. СӘЛИМОВА,
Кукмара районы
Комментарии