Ренат Вәлиуллин: Без барыбыз да татар, бер милләт, бер тел!

Ренат Вәлиуллин: Без барыбыз да татар, бер милләт, бер тел!

Татар – электән укымышлы, китаплы халык булган. Ул турыда ачык сөйләүче тарихи ядкәрләр бихисап. «Инде Идел буе Болгар дәүләтендә мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән, әдәбият, фәлсәфә, тарих, дин һәм медицина буенча китаплар язылган... Ислам динен кабул иткәннән соң, көнчыгышның китап байлыгы татарларның мәгърифәткә омтылышын көчәйткән. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында да ул күтәрелеш дәвам иткән. Ләкин 1552нче елдан XVIII гасыр уртасына чаклы, татар җәмәгатьчелегенә, диненә һәм мәгариф системасына каршы алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә, үсеш тукталып торган», дип яза үзенең яңа гына табадан төшкән фәнни хезмәтендә филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин.

Искәрткәнебезчә, татарның электән белемле, зыялы булуы турында тарихи дәлилләр, шул исәптән фәнни хезмәтләр дә бик күп. Ә Ренат Вәлиуллинның яңа хезмәте үзенчәлеге шунда: «китаплы татар»ның аерым чорларда күпме һәм нинди катаплары булган, дигән сорауга җавап эзләнә анда. Китапларның эчтәлеге, мәгънәсе ягыннан анализ да ясала. Сүз дә юк, мәгърифәтле халыкның тарихтагы данлы эзен барлау – милли рухыбызны саклауда зур эш ул.

Татар халкы турында фәнни хезмәтләр язудан тыш, Ренат Вәлиуллин менә җиде ел инде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле дә. Дәүләт эшлеклесе буларак әлеге җаваплы вазифаны башкарганда да ул өлкәдәге ватандашларыбыз мәнфәгатьләрен алгы планга куеп хезмәт итә.

Эш сәфәре белән Казанга кайткан вакытында милләтебезнең затлы улы белән күрешеп, сөйләшеп алуга ирештек. Игътибарыгызга шул әңгәмәне тәкъдим итәбез:

– Ренат әфәнде, иң элек яңа гына дөнья күргән фәнни хезмәтегез хакында ачыклап китик, ни өчен татар китаплары турында өйрәнергә булдыгыз?

– Татар милләте мәгарифе тарихы бик бай, борынгыдан башлана бит. Китап тарихы да бик зур. Курыкмыйча әйтә алам, язылган, бастырылган китаплар буенча без бик күп башка милләтләргә караганда баерак. Әмма аларның тулы исемлеге юк. Ул турыда җитәрлек өйрәнелмәгән әле, дип әйтә торган иде танылган татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, академик Әбрар ага Кәримуллин. Кандидатлык диссертациясен язганда ул минем остазым да булды. Гарәп графикасында 1917нче елга чаклы чыккан татар китапларының тулы исемлеген булдыру турында хыяллана иде Әбрар ага. Аның исәпләве буенча, якынча 15 мең исемдәге татар китаплары булган ул чорда. Мин бу монографиямне нәкъ шул остазым әйтеп калдырган хыялны тормышка ашыру эшенең чираттагысы буларак, татар китапларын барлауны дәвам итү максатыннан яздым да инде. Анда бәян иткәнемчә, XIX йөз ахыры – XX йөз башында гуманитар фәннәр буенча 1100 төрле татар дәреслекләре булуын ачыкладым, барысын да диярлек китапханәләрдә, музей-архивларда күреп, кулга тотып карадым. Кабатлап әйтәм, сүз бит әле шул чордагы гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре турында гына. Алар һәрберсе мәктәп-мәдрәсәләрнең уку программаларына кертелгән. Инде XIX йөз ахырында ук һәр мәдрәсәдә сыйныфлар буенча бүленгән уку программалары, аның махсус дәреслекләре булган бит! Бу татар милләтенең ни дәрәҗәдә мәгърифәткә омтылуы, мәгариф системасының чоры өчен камиллеге һәм халкыбызның укымышлылыгы турында сөйләүче дәлил.

– Яңалыкка, мәгърифәткә омтылышта дин роле нинди булган?

– Мөселманнарны белем алырга өндәү, этәрү Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә язылган бит. Монографияне язганда кызыклы нәтиҗә ясадым: мин санап чыккан барлык дәреслекләрнең яртысын дин китаплары алып тора. Балага әхлак тәрбиясе биргәндә, дөньяга карашын формалаштырганда дингә нигезләнелгән. Чөнки Ислам кешене уйларга өйрәтә, бары яхшылыкка өнди.

– Инде Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге эшчәнлегегезгә килгәндә, татар мохите белән тыгыз элемтәдәме?

– Дәүләт органы буларак, вәкиллек беренче чиратта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе белән икътисади багланышларын күз уңында тотучы оешма. Шул ук вакытта без татар дөньясының үзәгендә кайныйбыз. Ватандашларга төрле яклап ярдәм итү, милли мәнфәгатьләрне тормышка ашыру да – вәкиллек эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Без Ленинград өлкәсендәге һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге генә түгел, Русиянең төньяк-көнбатыш төбәгендә барлык татар даирәсе белән тыгыз элемтәдә. Махсус операциягә чаклы Балтыйк буе дәүләтләрендә яшәүче ватандашларыбыз белән дә үзара аралашу көчле иде.

Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә 12 татар оешмасы эшләп килә. Әле соңгы халык санын алу нәтиҗәләренең төгәл мәгълүматы бездә юк, 2010нчы елгысына караганда, Санкт-Петербург шәһәрендә 32 мең, тагын Ленинград өлкәсендә 8 мең татар яши иде. Димәк, барлыгы 40 мең татар булган, дигән сүз. Соңгы җанисәп нәтиҗәләре дә милләттәшләребезнең кимүен күрсәтер, дип уйламыйм. Ул бит көндәлек тормышта ачык күренә.

– Ленинград өлкәсендә, Санкт-Петербургта татар рухы бар, дигән сүзме инде бу?

– Мин шулай дияр идем. Әйтик, менә сабантуй бәйрәмебез ел саен бик зурлап үткәрелә. Анда һәр елны 100 меңгә якын кеше катнаша. Чит төбәкләрдә сабантуй, гадәттә, шәһәр уртасындагы ниндидер паркта, стадионда оештырыла бит. Ә безнеке нәкъ татар авыл Сабантуе сыман, шәһәрдән 25 чакырым читтәге бик матур бер урманлы, сулы яланда уза. Аны кешеләр үтеп барышлый гына карап китми, махсус шул бәйрәмгә дип киләләр һәм иртәдән кичкә кадәр шунда ял итәләр, күңел ачалар.

– Ә татар теле нинди хәлдә бүген Ленинград өлкәсендә? Милләттәшләр туган телдә аралашамы?

– Телнең бүгенгесен шактый кызганыч халәттә, дип әйтер идем. Нинди генә матур сүзләр сөйләшсәк тә, ул процесс яхшы якка бармый. Беренчедән, катнаш никахлар моңа үзләренең зур йогынтысын ясый. Икенчедән, татар телен куллану мохитенең кими баруы. Хәтта татар оешмаларының җыелышлары да берничә җөмлә татарча сөйләшүдән башланса, соңыннан гел русча дәвам итә. Мин үзем вәкиллектә татарга кагылышлы чараларны туган телебездә алып барырга тырышам. Әгәр кемдер аңламый икән, күршегездән сорагыз, дим. Татар дөньясы, туган телебез мәсьәләләренә кагылышлы чараларда да татарча сөйләшмәсәк, бу инде дөрес түгел. Әмма алай эшләү генә җитенкерәми шул.

Хәзерге вакытта татар теленә өйрәтә торган ике якшәмбе курслары эшләп килә. Берсе Казан Федераль университетының Каюм Насыйри исемендәге үзәгендә оешты. Икенчесе «Мирас» дигән үзәктә. Аларга күбрәк мәктәпләрдән өлкән сыйныф укучылары, югары белем бирү учреждениеләре студентлары – даими рәвештә 10-12шәр кеше йөри.

– Ул курсларның татарча өйрәнү дәреслекләре белән тәэмин ителеше ни дәрәҗәдә?

– Татар теле дәреслекләре бар, җитәрлек. Аларны безгә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгрессы да, башка оешмалар да җибәреп тора. Рәхмәт аларга! Ләкин күпчелеге рус телле 5 миллион кеше яшәгән мегаполиста бүген татар телен саклау, абруен югалтмау өчен башка шактый мөһим шартлар үтәлү кирәк әле...

Бер уңай күренеш турында да ассызыклап китәсем килә. Шәһәрдә «Көнчыгыш гимназиясе» дигән шәхси мәктәп эшләп килә. Анда төрек, гарәп һәм факультатив буларак татар теле укытыла. Әлеге гимназиядә уку түләүле. Шулай булуга да карамастан, сыйныфлар буш түгел, ел саен укучылар белән тула. Дөрес, алар гадәти мәктәпләрдәге сыман 30ар баладан тормый. Түләүле дә булгач, белем бирү сыйфатына, һәр укучы белән аерым шөгыльләнүгә нык игътибар итәләр. Ә анда белем алучыларның күбесе татар балалары булу куандыра.

– Әллә чынлап, әллә ялгыш, дигәндәй, соңгы вакытларда татарны төрле этник төркемнәргә бүлгәләргә омтылу күренешләре еш күзәтелә. Берәүләр җәмәгатьчелек алдында «без мишәрләр!» дип кычкыра, икенчеләре Болгарлар, Типтәрләр һ.б., ди. Өлкәдә яшәүче татарлар бу мәсьәләгә ничек карый, үзләрен кем дип атый, нәрсә сизелә?

– Минемчә, бу уйнауның бер варианты. Безнең күп кенә оешмалар татар-башкорт оешмалары дип атала. Сабантуй да татар-башкорт бәйрәме буларак үтә. Милли көрәш тә шулай ук атала. Кайбер татар оешмасы җитәкчеләре дә башкорт. Милли чаралар уздырылганда, татарлар белән бергә анда бик күп башкорт катнаша. Гомумән, татар белән башкортны аерып карау бөтенләй юк.

Ә инде татарлар эчендә, анда безнең Нижгардан бик күп милләттәшләр. Мордовиядән, Башкортстаннан шактый. Ләкин бернинди этник төркемгә бүлгәләнү юк. Без барыбыз да татар, бер милләт, бер тел, дибез. Берәү дә «мин мишәр», дип кычкырып йөрми.

– Ә татар рухы белән уза торган чараларга милләттәшләребезнең мөнәсәбәте, омтылышы ничек?

– Беләсезме, соңгы елларда килеп чыккан пандемия үз өлешен кертте. Халык бераз пассивланды сыман. Милли чараларга, концерт-театрларга чакыру, халыкны җыю хәзер авыррак, дияр идем. Чөнки барыбыз да ябык режимда, өйдән торып кына эшләргә, аралашырга күнегеп киттек бит.

Шулай да халыкны активлаштыру, милли чараларга омтылышны арттыру юнәлешендә даими эшлибез. Мисал өчен, Татарстан республикасы көне хөрмәтеннән ел саен август аенда Питерда татар мәдәнияте көннәре оештырабыз. Пандемия вакытында ул үзебезнең PITER.TATAR дигән порталыбызда электрон вариантта үтте. Ә быел августта башланып, октябрь азагына чаклы дәвам итте. Рәссамнар күргәзмәләре, яңа татар китапларын тәкъдим итү, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар – барлыгы өч дистәдән артык кичәләр, төрле вакыйгалар оештырылды.

Гатчинада, Тоснода, Кронштадтта бик актив эшләп килүче татар оешмалары да милли чараларны даими үткәреп торалар. Хәзерге вакытта һөнәри югарылыктагы 5 татар ансамбле бар. Алар һәрдаим концертлар куялар, күңелле очрашулар әзерлиләр.

Даими вәкиллек каршында татар интеллигенциясе клубын оештырып җибәрдек. Ул бик җанлы эшли башлады. Бик күп рәссамнар, сынчылар, әдәбият-сәнгать әһелләре теләп йөри анда. Уйлап кына карагыз, Ленинград өлкәсендә, Питерда 40 профессиональ татар рәссамы яшәп иҗат итә икән. Шулай ук, танылган татар сынчылары, олы дәрәҗәләргә ирешкән табибларыбыз, хәрбиләр, фән, әдәбият, мәдәният өлкәсендә зур казанышларга ирешкән зыялыларыбыз байтак. Аларның барысы белән дә элемтәләрне барлап, аралашып, бергәләшеп яшибез.

2019нчы елның декабрендә милләттәшләребез өчен әһәмиятле булган тагын бер оешма – Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Аның бинасын шәһәр хакимияте бирде, ә Татарстан Президенты ярдәме белән бинаны төзекләндереп чыктык. Хәзер ул үзәк тә Ленинград өлкәсендә, Петербургта татар рухын ныгыту юнәлешендә матур гына эшләп килә.

– Беренче татар газетасы «Нур» Петербургта чыкканлыгын беләбез. Хәзерге вакытта татар матбугаты, татар телендә радио-телевизион тапшырулар бармы?

– Кызганыч, юк. Дөрес, «Нур» исемендәге газета берникадәр вакыт чыккан иде. Соңыннан ул иҗтимагый эчтәлеген югалтты һәм хәзер өлкә мөселманнарының диния нәзарәте басмасы буларак кына нәшер ителә. Анда нигездә дин, иман, мәчет темалары яктыртыла.

Ә иҗтимагый тормыш турында PITER.TATAR дигән үзебезнең порталыбызда сөйлибез, күрсәтәбез, язабыз. Анда татар тормышына кагылышлы видеорепортажлар да, мәкаләләр дә урнаштырыла. Порталга язылучылар инде 30 меңгә якынлашты.

– Өлкә һәм Петербург шәһәре хакимияте сезнең тарафтан булган гозер-үтенечләргә колак саламы?

– Әйе, эш барышында төрле сораулар туып тора. Даими вәкиллекнеке генә түгел, безнең белән тыгыз элемтәдә эшләүче шул ук татар-башкорт оешмаларыныкы да. Өлкә һәм шәһәр хакимияте безнең үтенечләргә һәрвакыт игътибарлы, мөмкин булганча уңай чишелеш табарга булышу ягында, дияр идем. Мин Ленинград өлкәсенең губернаторы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе әгъзасы да. Бу хәл үзе безгә карата булган мөнәсәбәтне күрсәтеп тора инде. Матур партнерлык халәтендә, аңлашып эшлибез, дип әйтәсем килә.

Әңгәмәдәш – Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии