Бер тамырдан чыккан тарихи шәхесләр

Борһан Шаһиди
Борһан Шаһиди 1894нче елда Буа районы, Аксу авылында дөньяга килгән. Аның Гобәйдулла бабасы Аксу авылына килеп чыгып нигез салган. Гобәйдулла бабайның Шәһидулла исемле улы, шул ук Буа районы Әлки авылы кызы Хәлимәгә өйләнгән. Аларның гаиләсендә икенче бала булып, 1894нче елның 3нче ноябрендә Аксу авылында Борһан Шаһиди туган. Ул туган авылында башлангыч белемне Гатиятуллау җизнәсеннән алган. Яшьтән зиһенле бала, укырга, язарга гына түгел, Коръән аятьләрен дә яттан өйрәнә. Борһан Шаһиди 1907нче елда Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ике ел укып белем ала. Ә 1909нчы елда, «Мәгариф» басмаханәсенә хезмәтче малай булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта рус телен үзләштерә, рус телендә әдәби әсәрләр укый, басмаханәдә бухгалтерлыкка да өйрәнә. Шул елларда Габдулла Тукай, Гыйльметдин Шәрәф белән бик дуслашып китә. Басмаханәдә 1911нче елның октябрь аена кадәр эшли. Ул елларда басмаханәдә татар милли азатлыгына багышланган материаллар чыгу сәбәпле, андагы эшчәнлек жандармерия күзәтүе астына эләгә. Борһанны берничә мәртәбә ябып та тоталар. Бөтенләй кулга алынып эзәрлекләнүләрдән читләшү өчен, Оренбургтагы якын дуслары ярдәмендә Кытайга барып чыгарга мәҗбүр була ул. 1912нче елның сентябрь аенда чикне үтеп, Өремче шәһәрендәге «Тьян-Шан» фирмасының филиалында эшли башлый. Өремче шәһәрендә эшләгәндә махсус укытучы яллап, кытай телен өйрәнә, кытай гражданлыгы ала. Борһан Шаһиди, шул вакыттан алып Кытайның күренекле дәүләт эшлеклесе, галим һәм язучы, күп телләр белгече, тәрҗемәче, беренче кытай телендә алфавит, татар-рус-кытай сүзлеге авторы булып таныла. Шул ук вакытта Кытайда да булып үткән шәхес культы, репрессияләр газапларын да башыннан кичерә – 15 ел гомерен кытай төрмәләрендә үткәрә.
Менә аның турында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның фикере: «19 гасыр азагында Татарстанның хәзерге Буа районына кергән Аксу авылында дөньяга килгән күренекле шәхесебез Борһан Шаһиди. Кытай Халык Республикасында нәшер ителгән белешмә чыганаклары буенча, берьюлы унбишкә якын вазифа башкарган. Аларның күбесе милләтара һәм Бөтенкытай күләмендә гаҗәеп мөһим сәяси, иҗтимагый, дипломатик, фәнни һәм мәдәни эшчәнлек белән бәйле булган. Бер үк кешенең шул кадәр күп хезмәт башкара алуын күз алдына китерү дә авыр. Моның өчен гаҗәеп зур сәләткә ия булырга кирәк. Борһан Шаһиди Кытайның сәяси, икътисади һәм мәдәни үсешенә, илләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуда. Төрки халыкларның тарихын ачклауга үзенең зур өлешен керткән шәхес.
Моңа кадәр матбугат битләрендә Борһан Шаһиди турында бик аз мәгълүмат тупланган иде. Җир йөзендә тынычлыкны саклау өлкәсендә зур хезмәтләр үтәгән дәүләт эшлеклесе буларак танылган әдипне дөньяга таныту – татар тарихчыларының, җәмәгатьчелекнең зур бурычы иде. Буа якташлык җәмгыяте инициативасы белән башланган хезмәт нәтиҗәсендә аның турында җыелган мәгълүматларны үз эченә алган шактый зур күләмле китап чыгуын чын күңелемнән хуплап каршы алам. Минем фикеремчә, катлаулы тормыш юлын үтеп, гади хезмәткәрдән Кытай хакимияте вәкиле дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән бу шәхеснең тулы тәрҗемәи хәлен халыкка җиткерү – бик мөһим һәм кирәк эш».
Фуат Булатов
Фуат Булатов Зыятдин улы 1913нче елның 23нче февралендә Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Мәләвез авылында туган. Аның әтисе Буа районы Әлки авылы егете, Борһан Шаһидиның әнисенең бертуган энесе. Ә Фуатның әнисе Аксу авылының укымышлы мулласы Шәрәфетдин Хөснетдин улы Камалетдиновның кызы Зифа. Шулай итеп, Кытай Халык Республикасының дәүләт хакимияте вәкиле Борһан Шаһиди – Фуат Булатовның абыйсы. Аның әтисе белән, Борһанның әнисе бертуганнар булып, икесе дә Буа районы Әлки авылының татар кешеләре. Шулай булгач, Башкортстанда туса да, Фуат тулы канлы татар баласы! Зыятдин белән Зифаның, Фуат уллары белән бергә Әминә һәм Наҗия исемле кызлары да булган, димәк, алар да татар кызлары.
Фуат Булатов 1935нче елда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтының шәһәр юллары факультетын тәмамлап диплом ала. Аннары НКВД эзәрлекләүләреннән качып, 1940нчы елның 5нче августында гаиләсе белән Симферополь шәһәренә эшкә китә.
Анда барып җиткән юл төзүче инженерны Кызыл Армиягә алалар. Ә тиздән Икенче Бөтендөнья сугышы СССР территориясенә үтеп керә. Фуат Булатов фронтта яраланып алманнарга әсир төшә. 1939-1945нче еллардагы сугышта әсир төшүчеләрне Сталин идеологиясе нигезендә «сатлыкҗан» дип атаганнар. Шул сәбәптән гаиләләренә «халык дошманы» дигән яманат такканнар. Фуатның хатыны-табибә Сәгадәт һәм кызы Әсфирә дә, сәбәпләрен дә тикшермичә, «халык дошманы» калдыгына әйләнгәннәр. Кайбер гаиләләр шул сәбәпләр аркасында репрессияләргә эләкмәс өчен ирләреннән аерылганнар, исем, фамилияләрен алыштырганнар, яшәү урыннарыннан, туганнарыннан аерылып киткәннәр. Әлбәттә, НКВД эзәрлекләүләреннән андый чаралар белән генә качып котылып булмый. Бу – үзеңне-үзең юату гына. Миллионлаган андый гаиләләр дистә еллар буе төрле эзәрлекләүләргә дучар ителделәр.
Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланып яшерелгән серләр ачыла башлагач Фуатның хатыны Сәгадәт иренең Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Рушад Хисаметдинов һәм башкалар белән Алманиядә фвшистларга каршы яшерен оешмада торып көрәш алып баруы турында хәбәр ишетә. 1955нче елның 4нче февралендә Казан шәһәренең Бауман районы хәрби комиссариатына Фуат Булатов турында белешмә сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин, Ялта шәһәрендәге хәрби комиссариатта документларның сакланмавы ачыклана. Нурмөхәммәт кызы Сәгадәт, очраклы рәвештә Муса Җәлилгә багышланган китаптан, 1944нче елда Берлинның Плетцезее төрмәсендә башлары киселгән 12 кешенең берсе Казан кешесе Фуат Булатов икәнен белеп ала. Ниһаять,14 елга сузылган билгесезлек томанын ертып Сәгадәт иренең «сатлыкҗан» булмавы, үзенең һәм кызы Әсфирәнең дә «халык дошманы» түгеллеген ачыклаган хәбәр ала. Германиядә СССР халыкларыннан, Кызыл Армиягә һәм партизаннарга каршы сугышыр өчен төзелгән легионерларга яшерен типографиядә листовкалар бастыручы кеше Фуат Булатов булуы ачыклана. Бу оешма эшчәнлеге нәтиҗәсендә 4 легион батальоны кораллары белән партизаннар ягына чыга. Әсфирә Булатова 1958нче елда академия театры студиясенә укырга керә. Актерлык һөнәрен үзләштерә. Бер үк вакытта педагогика институтының кичке бүлегендә инглиз телен өйрәнә. Диплом алгач заводта тәрҗемәче булып эшли. Ул 2003нче елның 15нче июлендә төзәлмәслек авырудан вафат булды.
Соңгы сүз. Без мәктәптә укыган вакытларда Муса Җәлил, Абдулла Алиш турында аларның әсир төшкәч тә югалып калмыйча яшерен оешма оештырып немецларга каршы көрәшкәннәрен кыскача гына белә идек. Шулай ук Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» турында да белдек. Баксаң, хәзер генә ачыкланды, ул китаплар берничә булган! Беренче китабын Казанга алып кайтучы офицер Нигъмәт Терегуловны хәттә атып та үтергәннәр.
Сугышны, әсирлекне, лагерлар, төрмәләр үтеп исән кайткан кешене ни өчен атып үтергәннәр, моны аек акыл белән аңлап буламы?
Ә, менә татар халкының улы Кытай җирендә дөньяга танылып, шул бөек дәүләтнең гаҗәеп мөһим эшләрен ышанычлы башкарып зур казанышларга ирешүен халкыбыз яңа гына белде.
Монда язылган шәхесләр турында хәзерге мәктәп балаларыбыз, аяныч ки, белми үсәләр. Чөнки, мәктәп программасыннан милли компонент алып ташланды. Шулай итеп, татар баласы үзенең меңнәрчә милли геройларын, талантлы галимнәрен, шәхесләрен белми үсә... Бу бушлыкны мәктәпләргә авыл, район, төбәк тарихчыларын чакырып, күләгәдә калып баручы күренекле шәхесләр белән таныштырсак иде. Һәр кеше үзенең якташы, милләттәше белән горурлансын...
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре

Комментарии