Татар барда хәтәр юк

Татар барда хәтәр юк

Күптән түгел вафат булган олуг галимебез Мирфатыйх ага Зәкиевның «Бизнес онлайн» интернет газетасында бәян ителгән әңгәмәсе җәмәгатьчелектә кайнар бәхәсләр тудырды. 1200дән артык комментарий булуы шул хакта сөйли. Әлеге әңгәмә нигезендә, татар дигән атама халкыбыз үсешенә комачаулый, дигән фараз ята. Аның фикеренчә, һәр тарафта да безне яратмыйлар икән. Нүжәли бөтенесенә дә ярарга тырышып та шундый «шыксыз» халык булып калганбыз? Монда мәрхүм Гыйльман кодамның «Ямьсезнең прәннеге дә тәмсез» дигән канатлы сүзенә охшаш мәгънә салынган кебек тоела миңа. Беркадәр ышанам да, ышанасым да килми бу хәлгә. Ике сарылы халәтем бәлки соңрак аңлашылыр. 
Әңгәмәнең эчтәлегенә тирән кермичә, мин дә тормышта күргән – ишеткәннәремә, кайбер мәгълүматларга таянып, әлеге карашка үз мөнәсәбәтемне белдермәкче булам. 
Өлкәннәр хәтерлидер, 1973нче елның җәе бик коры килде. Колхоз терлекләрен кышлату өчен җитәрлек азык туплап булмасы июль аена ук билгеле иде. Югарыдан безнең 22 партсъезд исемендәге колхозга да Украинага барып салам хәзерләү бурычы куелды. Ашыгыч рәвештә техникаларны әзерләгәч, ике сменада эшләрлек егерме өч кешедән торган коллектив тупланды. Идарәдә киңәш-табыш иткәннән соң, рәисебез Нургаян ага Мөхәммәтшин бригадир итеп мине җибәрергә булды. Каршы килмәдем, чөнки тормышта була торган үзгәрешләр һәм яңалыклар эчендә кайнашу ошый миңа. Табигатем шундый. 
Юл мәшәкатьләрен язып тормыйм. Кыскасы, Винница өлкәсе Липовец районының Зозов авылына килеп, төзелеп бетмәгән гомуми мунча бинасына урнаштык. 
Бер дәүләттә яшәп тә, андагы кешеләрдә милләтебез турында мәгълүмат булмау гаҗәпләндерде безне. Татарлар килүе турындагы хәбәр авылда бик тиз таралгангадыр, беренче көннәрдән үк безне карарга килүчеләр өзелеп тормады. Шунысы кәмит тоелды: берәмләп түгел, курыккангамы, төркемгә оешып киләләр иде. Аларны табак битле, кысык күзле булмавыбыз, тәнебез аклыгы сәерсендергән икән. Танышып алгач, кибетче әйтте боларны. 
Зозовта салам бетеп, икенче колхозга баргач та татар икәнебезне белгәч, шундыйрак хәлгә тарыдык. Фатирлар табуы аеруча кыен булды. 
Ярый әле тарихтан бераз мәгълүматлы булуым коткарды. Һәркайда Чыңгызхан яулары белән безнең уртаклыгыбыз булмавын, хәзер яши торган җиребездә бер мең ел элек үк Болгар дәүләтебез булганын дәлилләргә тырыштым. Аның да, яуланып алынуы сәбәпле, җәбер-золым күрүе турында сөйләдем. Хәзерге белемем булса, бәлки, клубларында лекция укып, татар булуым белән горурланган да булыр идем әле. Ә ул вакытта миңа гел акланырга туры килде. Казан асып, сарык итеннән аш пешергәндә авыл тилесенең: «Фу, татары баранину жрут», – дип, тирәбездә сикеренеп йөрүе аеруча гарьләндерә иде. 
Тагын бер мисал китермәсәм, әйтергә теләгәнем тулы булмас. Миңа 1985нче елда, район алдынгыларыннан торган 32 кешелек төркемне җитәкләп Чехословакиягә барырга туры килде. Праганың «Злата лив» кунакханәсенә урнашып йөргәндә, андагы берничә хатын-кыз хезмәткәр каян килүебез, кемнәр булуыбыз белән кызыксынды. Без – татарлар, дигәч, күзләрен акайтып, муеннарын кул сырты белән ышкыдылар да, йөгереп диярлек китеп бардылар. 
Менә шуннан соң сөйләшеп кара, без бөек дәүләтле, җиңелүне белмәс халык булганбыз, хәтта Кытайны басып алганбыз, дип. Русия кнәзлекләренең дәүләт булып оешып, дөньяда иң зур империягә әверелүенә оеткы салган халык без, дип. Бәлки, милли аңыбыз артуга файдасы бардыр бу тәкрарлауларның. Әмма Мирфатыйх агай раслаганча, кара сакалга әверелгән элеккеге «даныбызның» комачаулавы факт. Тик белмим, ул әйткәнчә, моңа яһүд милләтеннән булган тарихчы немец галимнәре генә гаепле микән? Олпат галимебезнең нидер әйтеп бетермәве сизелә. Яшереп торасы юк минемчә, артта калуны Русия хакимнәренең кемгәдер сылтау гадәте зыялы кеше өчен күптән мәгълүм. Китаптан китапка күчерелеп килгән, татар-монгол изүе Русиянең үсешен тоткарлаган, дигән моң-зар әле дә үзенең кара эшен эшләп тора. Хәтта балаларыбызда татарлыктан оялу хисе барлыкка килде. Шул уңайдан шигырь дә язган идем әле. «Татар булмыйм» дип атала. 
Тыны-коны бетеп, бала мәктәптән кайтып керде. 
Чишенмәстән, букчасын да почмакка атып бәрде. 
Өйдәгеләр телсез калды, ни булган балакайга?
Килешми пырдымсызлану шәп, тәртипле малайга. 
Ниһаять телгә килде ул: «Белә идем татар икәнем.
Тик белмәдем бабамнарның кеше ашап йөргәнен.
Укытучым да татарча никтер сөйләштерми,
Ваня белән Арсений мине, Вәли дусны өнәми. 
Шаккатмалы: уңда-сулда гөрли рус дөньясы,
Елгалар, хәтта каеннар – барысы да аныкы.
Юк, булмыйм татар, чөнки күңелем ояла.
Быть русским лучше, где они – там победа». 
Икътисады белән мәдәнияте Ауропа илләре дәрәҗәсенә җиткән Татарстаныбыз, Урта Әләзән, Шыгырдан, Сафаҗәй кебек, башкаларга маяк булырлык авылларыбыз күп булса да, тиешле бәясен алмыйча, сан ягыннан кимүенә, теле җуела баруга кимсенеп яшәргә мәҗбүр халкым. 
Алай түгел дияргә ашыкмагыз, яшьләребезнең катнаш никах аша өлкән туган куенына сеңеп танылырга омтылуы моңа мисал. Алданмагыз, хикмәт мәхәббәттә генә түгел, татарлыктан качуда да. Руслашып, Тәфкилев кебек, үз халкын кыерлап Русиягә хезмәт иткән морзаларыбыздан гыйбрәт алыйк! 
Армия тормышын үткәннәр сизәдер; сигез полкташын атып үтергән Рамил Шәмсетдинов фаҗигасе – милли кимсетелүнең вулкан булып шартлавы ул. Бу факт милләтебез исеменә кара тап булып йогылып калса да, аңларга була аны. 90нчы еллардан башлап сепаратчылар тамгасы сугылган хәлдә дә үзебезне акларга тырышып яшәп яткан көнебез. Әнә Иисус Христосны үтерүче ярлыгы тагылган яһүд халкы, күпме золым, холокост хикмәтләре күрүгә карамастан, алдынгылар рәтенә баскан иле белән горурланып яшәргә өйрәнде. Төшенкелеккә бирелмичә, яшәү үрнәген менә кемнән алырга була. Без үчле халык түгел. Мисалга, шигырь юлларына кертеп кимсетүенә карамастан, Алабугада Марина Цветаеваның музее эшләп тора. Бу түгелме мәдәнилек һәм толерантлык үрнәге? Өстә язылганнарны гомумиләштереп, бездә Стокгольм синдромы, ягъни корбанының агрессорга карата симпатиясе (хәерхаһлыгы) дип уйлаучылар булуы да бик мөмкин. Туфан ага Миңнуллин Цветаевага төбәп: 
«Бөек идек, горур идек,
Нинди көнгә калдык без?
Безне, «эт» дигән марҗага
Һәйкәл куйган халык без», – дип, сыкранып язса да, тормыш элеккечә дәвам итә... 
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: төптән уйласаң, хаклыдыр Мирфатыйх ага. Урыны җәннәттә булсын! Әмма шигем юк – язмыш тарафыннан тагылган бу исемне халкым мәңге йөртәчәк. Әгәр ваз кичә калсак, Себер, Әстерхан һәм Кырым татарлары кебек, сатлык тамгасы сугарлар безгә. Бу кирәкме? Азагы ни белән бетәсе билгесез болгавыр заманда исем үзгәртү белән мавыкмабыз, иншалла. Чөнки бу исемнең фәлсәфи асылында дәверләр йогынтысында горурлык һәм кимсетелүләрне берләштергән тарихи хакыйкать ята. Иң мөһиме: үзебезне саклардай гамәлләр кылып, безнең урамда да бәйрәм булыр әле, дип, өметне җуймыйча, Аллаһка таянып яшәргә кирәк. «Татар барда хәтәр бар», «Чакырылмаган кунак татардан яманрак», «Татар бер-берсенең башын ашар» кебек зыянлы әйтемнәрне күңелебездән йолып, чүплек базына ташларга инде вакыт. 
 

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы 

Комментарии