- 05.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Милләт язмышы
Узган ел ахырында Казанда Бөтендөнья татар эшмәкәрләре җыены булган иде. Мин үзем аны телевизордан бик бирелеп карап утырдым. Анда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да чыгыш ясады. Ул туган телебез турында: «Кайчандыр безнең телебез дөнья күләмендә 14нче урында торган», – дип әйтте. Әйе, шулаен шулай да, ләкин... Өлкән кеше буларак, аның сүзләренә төзәтмә кертәсем килә. Элегрәк, СССР чорында «Известия» газетасында: «Дөньяда аралашып яшәр өчен иң әһәмиятле 14 тел бар», – дип язып чыкканнар иде. Анда СССРдагы урыс теле белән татар теле генә бар иде, беренче, икенче һәм башкалар дигәне юк иде. Министрның сүзен куәтләп, туган телебез ул вакытларда менә нинди дәрәҗәле, кирәкле тел булган дип әйтәсем килә. Ә хәзер аны нинди аяныч хәлдә калдырдылар. Оят бит бу! Телевизордан «Шаян ТВ», «Татар сүзе» бәйгеләрен мактап, бер-берләренә бүләкләр биреп, буш сүз сөйләшеп кенә татар телен саклап булмый. Телевизорны карыйсы да килми башлады инде хәзер. Эх, татар теленең киләчәге өчен борчылып яшәүче Марат Мөлеков, Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиевларны сагынып кына искә алырга калды хәзер. Ярый әле Фәүзия Бәйрәмовабыз бар. Аңа исәнлек телим.
Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре
Комментарии