- 04.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Милләт язмышы
Без кабат юлга кузгалдык әле. Без дигәнебез Балтач үзәк мәчетенең «Мәгърифәт музее» һәм «Әпсәләм» мөселман балалар бакчасы мөдире, «Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсә мөгаллимәсе, Айгөл Бикбаева һәм мин фәкыйрегез. Юлыбыз – үзенең атаклы сәнгать әһелләре белән дөньяга танылган, кабатланмас табигате җырларга күчкән гүзәл Мөслим төбәгенә.
«Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән күчмә утырышы шул төбәктә үтәсе. Мөслим –республикада татарлар иң күп яшәгән төбәкләрнең берсе.
Кичтән 36 градус эсселек иде, иртәнге өчтә бөтен күк йөзен болытлар каплаган, җилләп дуламыйча, сеңдереп кенә яңгыр коя. Сөбеханаллаһ! Күрәсең, Аллаһ Раббыбыз да безнең эш-гамәлләребезне, ниятләребезне хуплый!
«Ак калфак»ның күчмә утырышы Русиянең 29 регионыннан, өч чит илдән килгән кунаклар зур «Икарус»ка күчеп утыргач ук башланды. Һәр регион җитәкчесе үз төбәгендә башкарылган үзенчәлекле эшчәнлек турында сөйли, тәҗрибә уртаклаша. «Яшел үзән» – күренекле галим Каюм Насыйри туган төбәк. Алар төбәкнең үзенчәлекле урыннары буйлап туристик маршрутлар төзиләр һәм туристларны шул маршрутлар буйлап йөртәләр. Маршрутның берсе – «Дару үләннәре, Каюм чәе» җыелмасы. Җәлил хәзрәттән өйрәнеп, аның киңәшләре белән инде өченче ел мөселман балалар Сабантуе үткәрәләр. Гореф-гадәт, йолаларны саклап килү буенча «Тел ачкычлары» проекты, «Нечкәбил» конкурсына йөзәрләгән кунак җыела. Кайбыч, Чүпрәле районының «Ак калфак»лылары белән күчмә утырышлар оештыралар. Шундый утырышларның берсенә оешма җитәкчесе Гөлинә Саттарова балтачлыларны да чакырган иде. Үзебез өчен күп яңалык, мәгълүмат алып кайттык.
Чүпрәлеләрнең 11 юнәлешне чагылдырган электрон музейлары үзенчәлекле – теләсә-кайсы темага мәгълүмат алып була. Аларның чуашлар белән кулга-кул тотынып эшләүләре дә өйрәнүгә лаек, нигә әле башка милләтләр белән уртак проектлар булдырмаска?! «Мишәр сылуы» конкурсы, «Майның 15е» бәйрәме үзенчәлекле үтә икән.
Грант оту алымнары белән дә таныштык. Грант оту – хыялдагы проектларның тормышка ашыру баскычы. Саба гимназиясе директоры Ләйсән ханым – «Ак калфак»лыларның әйдаманы. Ачык йөзле, һәркемгә ихтирамлы Ләйсән ханымны тыңлагач, шул тамашаны үз күзләрең белән күрү теләге уяна. Алар һәр елны йөзләрчә сөлге чигеп Сабантуй мәйданына чыгалар, иң-иңнәрен батырларга бүләк итәләр. Быел конкурска килгән 500 сөлгенең 350сен мәйданга алып чыкканнар. Ике ел рәттән батыр калган егет, иңнәренә кабат затлы сөлге салгач: «Иң кадерле, истәлекле үзенчәлекле бүләк», – дип рәхмәт әйткән. Шулай, машинаны хәзер һәр район батырына бирәләр.
Армиягә китүчеләргә кулъяулык бүләк итү дә – традиция. Милли киемнән килгән гаиләләр дә бүләк ала. 150дән артык чишмәне төзекләндерү, югалган, юлын үзгәрткәннәрен эзләп табу үзе генә ни тора! Гомумән, алар башкарган эш-гамәлләр аерым язмага лаек.
Шифалы яңгыр безне Мөслимгә кадәр туктамый озата барды. Шул яңгырда мөслимлеләр безне ипи-тоз, җыр-бию белән каршы алды. Әйдаманнары – Татарстан Республикасы Халыкара ассамблеясының Мөслим вәкиллеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов һәм Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бәдретдинова Марина.
«Бәхет» скверында без район башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗин белән очраштык. Биредә ел да «Каз өмәсе» фестивале уза. Сквер түрендә ата каз белән ана казга һәйкәл куелган. Ул гаилә иминлеге, балалар үстерү бәхетенең символик образы. Каз – татар гаиләсенең яратып үстергән кошы. Әйткәнемчә, ун каз бер ат бәясенә торган. Мөслим күпләп каз үстерүчеләре белән данлыклы.
Иске Вәрәшкә юл тотабыз. Чишмә тирәсенең гүзәллегенә сокланып, самавыр агарту йоласын карап, шифалы үлән чәйләре ясарга, хуш исле үләннәр кушып себерке (бездә аны миллек диләр) бәйләргә өйрәнеп кенә калмыйча, кайсы нинди авырудан сихәтле икәнен дә белдек.
Метрәйдә ярминкә мәйданы, осталарның күргәзмәсе, талантлар чыгышы белән хозурландык. Сәхнә тирәли ап-ак яулыкларын дүртпочмаклап бәйләгән мөлаем татар әбиләре утыра. Яулыкның һәр почмагында фәрештә канат җилпеп, хуҗасын яман күздән, хәвеф-хәтәрдән саклар, ди.
Олы Чакмак – халык язучысы Фоат Садриевның туган авылы. Аның белән очрашып, сугыш чоры авылының фаҗигасен күңелдә яңарттык, авторның китапларын сатып алдык.
Түреш авылында Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашып «балачак дөньясында» йөрдек. Борынгы киемнәр күргәзмәсен карадык. Бу авылда Харрас Әюпов яшәгән. Харрас чишмәсе гаять үзенчәлекле. Гадәттә чишмәләр тау итәгеннән ургып чыга, ә монда янәшә агучы 20 вак чишмәнең унысын кушкач, елга төбендә ургылып агучы чишмә барлыкка килгән. Суының тәмлелеге! Тау битендә юкәләр үсә һәм юкә балы данлыклы икән!
Тойгелде авылында IX гасырда салынган мәчет ЮНЕСКОның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Тойгелде үзенең уңган-булган, тырыш, тәвәккәл эшмәкәрләре белән дан тота. Биредә яшьләр читкә китми, укыганнары кабат туган авылына кайтып, туган төбәген үстерүгә хезмәт итә.
Нәрсә ул милли сәнгать? Ул халкымның үзе кебек тирән тарихлы. Аны үзеңнең бар күзәнәгең белән тоярга, аңларга, күңелеңнән үткәрергә кирәк. Сәнгатьнең матурлыгы кешенең җанында бөреләнеп, рухи тоемлауга ия булса гына, ул гасырлар тузаны күммәслек. Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать остасы Хәния ханым әнә шундый шәхес. Аның мастер-классында без милли чигү серләренә өйрәндек.
Арып-талып кунакханәгә кайтып урынга ауганнар, дип уйласагыз, ялгышасыз. Бүлмәдәшләр бик үзенчәлекле шәхесләр булып чыкты.
Сәитбатталова Зөһрә ханым Әстерханнан, педагог, кыен үсмерләр белән, инвалид балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Прививкадан гарипләнгән сабыен күз карасыдай карап-тәрбияләгән. Әмма сәләтле, тормышка гашыйк егет 22 яшендә мәңгегә күзләрен йомган. Зөһрә ханым һәр балада талант чаткыларын күреп, аны үстерергә тырыша.
Лилия Сәмигуллина Австралиянең Сидней шәһәреннән. Максаты – Австралия татарларын берләштереп, туган телләрен онытмыйча, ата-бабалары мирасын саклап киләчәк буыннарга тапшыру һәм нәсел тамырларын затлы шәхесләрен барлау.
Әдилә Равил кызы Пенза татары. Ул үзенең эш тәҗрибәсе, тормыш сабаклары белән уртаклашты. Бу ханымнарның язмышы, чит җирләргә нинди җилләр ташлавы турында, Аллаһ теләсә, тәфсилләп язармын әле.
Иртәнге сәгать җидедә без кунакханә ишек алдына зарядкага тезелгән идек. Яхшы кәеф, көч-куәт, матур планнар белән яңа көнне башладык.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең диварлары гел Г.Тукай шигырьләре белән бизәлгән. Гарәп шрифты белән язылганнары да бар. Бу мәктәпнең үзенчәлеге шунда – малайлар, кызлар аерым сыйныфларда укый (гәрчә тәнәфесләрдә бергә булсалар да). Болай укуның үз өстенлекләре: чөнки малайлар һәм кызларның психологиясе дә, биргән гыйлемне кабул итү дәрәҗәсе һәм дәресләргә әзерлек тә үзгә. Менә шуларны исәпкә алып, бер үк темалар төрлечә аңлатыла, төрле алымнар кулланыла. Кызыклы тәҗрибә. Элек кызлар, малайлар гимназияләре булган. Мәдрәсәләрдә дә кызлар һәм малайлар аерым укыган.
Тукай скверында без Мөслимнең Тукай премиясе лауреатлары белән таныштык. Милли бизәкләр, чигүле сөлгеләр турында да сөйләштек. Заманында татар читекләре бөтен дөньяда атаклы булган, татар чабата кимәгән, татар читек-кәвеш кигән. Татар киеме кешенең сынын турайта, чөнки түбәтәй, калфак кисәң, башны иеп, бөкре чыгарып йөреп булмый.
«Миләшкәй» балалар бакчасына баруыбыз – киләчәк буын белән танышу. Нәниләр кыю, мөстәкыйль. Мөслимнең барлык истәлекле урыннарын экраннан күрсәтеп, һич бутамый сөйләп бирделәр. Пазллардан нәсел шәҗәрәләрен җыйдылар.
Ике көн буе безнең янәшәдә булган затлы, чибәр, иманлы ханым Марина Ранас кызы Бәдретдинова – татар хатын-кызының эталоны. Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Әнисе немка, әтисе татар. Чип-чиста итеп татарча сөйләшә. Беренче сыйныфка укырга кергәндә бер авыз сүз татарча белмәгән. Әмма зиһенле кыз бер ай эчендә укырга-язарга өйрәнеп, иптәшләрен куып җитеп узып та киткән. Биш вакыт намазын калдырмый, Хаҗ сәфәрен кылып, Аллаһ хозурында кунак булган.
Нинди генә язмышлар белән очрашмыйсың сәяхәттә. Бер өстәл артында утырган кытайлы танышымның да нәсел тамырлары татарга барып тоташа.
«Кояшлы Ык» ял паркы – мөслимлеләрнең иң яраткан ял итү урыны. Биредә 2021нче елда Бөтенрусия сабан туе үткәрелгән.
Лилия, Роза, Гөлфия – зыялы мөгаллимә ханымнар. Алар үзләренең эш-гамәлләре, иҗатлары белән таныштырды. Гөлфия Мөхәммәтгәрәева «Татарстан яшьләре»нең актив хәбәрчесе, «Тәртип» радиосында тапшырулар алып бара, «Дөнья сүзе – бер бүләк» китабы авторы. Гәрәева Эльвира – Мөслим районы «Ак калфак» җитәкчесе. Район хатын-кызларының күркәм эш-гамәлләре, киләчәк планнары белән таныштырды.
Бу язмамда Мөслим районы «Ак калфак» оешмасы эшчәнлегенең яртысын да чагылдыра алмадым. Мине гафу итсеннәр инде. Барлык кунаклар исеменнән олуг рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Без биредән зур планнар белән таралыштык: чишмәләр тарихын язарга, югалганнарын эзләп табып юлын ачарга, һәр төбәкнең чишмәләр шәҗәрәсен булдырырга. Күмелгән коеларны тергезергә. Йортта кое күмелсә, гаиләгә зур кайгы киләчәк, дигән борынгылар. Су – олуг нигъмәт. Бүген миллионнарча кеше сусызлыктан интегә. Чиста су запасы елдан-ел кими. Чишмәсез төбәккә борынгы бабаларыбыз нигез кормаган.
Шәҗәрә төзегәндә кушаматлар тарихын белү мөһим. Ник дисәң, авылда бер исемдәге кеше берничә була. Бу эшне дә өстебезгә алдык. Менә шундый бурычлар белән таралыштык Мөслимнән.
Татарларның агачы – тал, кашы – сандугач. Талның тамырлары тирән, ул киссәң дә, таптасаң да кабат үсеп чыга. Тарих шуны раслый: телебез тамырларына балта чапсалар да ул яши, халкым үз телендә моңлы да, дәртле дә җырларын көйли. Телебез, милләтебез бетәргә, югалырга тиеш түгел, аны киләчәк буыннарга тапшыру – безнең бурыч.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы «Ак калфак» оешмасы советы әгъзасы
Комментарии